Логотип Идель
Бу – тема!

СНЮСЛАР: ГЕРОЙ ИТМИ, Ә ҮТЕРӘ!

Сәламәтлеккә куркыныч янаган бер афәтнең шаукымы тәмамланырга өлгерми, икенче “хайп” барлыкка килә. Соңгы арада яшьләр арасында снюс таралу очраклары күп. Кызганыч, саулыкка зыян килгәнен белсәләр дә, бу матдәләрнең никадәр куркыныч икәнен күз алдына да китерми кайберәүләр.

Россиядә составында никотин булган катнашма – снюстан бер кеше үлгән. Моның турында Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш наркологы Евгений Брюн хәбәр иткән. «Бу илдә күп кенә проблемалар пәйда булуына китерде, психозлар барлыкка килде, инде беренче үлем очрагы да теркәлде», – ди табиб.

Сер түгел, соңгы арада составында никотин булган кәнфит, сагыз һәм башка продукцияне кулланучылар, аеруча яшүсмерләр арасында, арта. Хәзерге вакытта Россиядә снюс һәм насвай сату өчен 4000 сумга кадәр штраф салына. Урындагы затларга штраф күләме – 12 мең сумга кадәр, юридик затларга 60 мең сумга кадәр җитә. Снюсларның зыянлы икәне билгеле, тик, ни кызганыч, әлегә Россия территориясендә снюслар һәм тәмәке сыман тартып булмый торган катнашмаларны сатуны тыйган федераль закон әлегә юк.

Министр да белә!

Әлеге афәтнең яшүсмерләр арасында яшен тизлегедәй таралуын Татарстанның Мәгариф һәм Фән министрлыгында да беләләр. Моның турында Казанда милли мәгариф мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә дә фикерләшү булды.

Рафис Борһанов, Татарстанның мәгариф министры:

– Һәр балага составында никотин булган продукциянең зыяны турында аңлатырга, профилактик чараларны кулланырга кирәк. Балалар ахырга кадәр снюсларның зыяны турында аңлап бетерми. Кайвакыт алар дуслары арасында герой булып күренергә тели, әмма аларга мондый геройлык нәрсә белән тәмамланырга мөмкин икәнлеге турында аңлатырга кирәк. Әгәр без моны үзебез эшли алмыйбыз икән, медиклар һәм психологлар ярдәменә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Моның белән авырып, көчкә дәваланып, көч-хәл белән исән калган кешеләр бар.

Закон ни ди?

Татарстанда узган елның ахырында 18 яшьтән кечерәкләргә составында никотин булган продукцияне (леденец, сагыз, мендәр конфет (подушечка), тартып булмый торган никотинлы пакетлар һәм башкалар) һәм вейпларны сатуны тыю турында закон кабул ителде. Боларга өстәп, әлеге исемлеккә составында никотин булып та, дару яки медицина эшләнмәсе булмаган продукция дә керә. Бу законны бозучыларга 150 мең сумга кадәр штраф каралган.

Светлана Захарова, Татарстан Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе:

– Әлеге закон проекты яшүсмерләр арасында никотинлы продукция һәм вейпларны еш куллану очраклары белән бәйле рәвештә төзелде. Бу мәсьәлә буенча федераль дәрәҗәдә махсус закон юк. Шуңа да аны республика дәрәҗәсендә көйләү зарурлыгы бар.

Татарстанның шушы законы буенча гражданнарга – 3000-5000 сум, урындагы затларга – 30 000 – 50 000 сум, юридик затларга 100 000 – 150 000 сумга кадәр штраф каралган.

Роспотребнадзорга хәбәр ит!

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе мондый продукцияне ачыклау буенча дилбегәне үз кулларына алды. Шулай итеп, Роспотребнадзор карары буенча сәүдә нокталарына кисәтүләрсез тикшерүләр килә. Снюсларны саткан кибетләрне катгый чаралар көтә. Бу уңайдан Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе кайнар линия да ачты: республикалылар анда шалтыратып, снюслар сатыла торган сәүдә ноктасы турында (8843) 272 80 33 (эш көннәрендә), (8843) 238 98 54 (ял көннәрендә) номерлары буенча хәбәр итә ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев