Логотип Идель
Бу – тема!

НАРКОТИКЛАРГА КАРШЫ КӨРӘШ: БЛОКИРОВКАЛАНГАН САЙТЛАР, СНЮСЛАР ҺӘМ ӘТИ-ӘНИЛӘРНЕҢ УЯУЛЫГЫ

Баласының исән-имин, сау-сәламәт булуы, тормышның туры юлдан гына баруы – һәр әти-әнинең теләге. Тик, ни кызганыч, урамга чыгу белән генә түгел, интернет челтәренә тоташу белән дә афәтләр сагалап торырга мөмкин. Шуларның берсе – тыелган матдәләр – наркотиклар.

Бүген таралган наркотиклар арасында синтетик матдәләр һаман да иң еш очрый торганы булып кала бирә. Хәзерге вакытта алар күп очракта кешедән-кешегә түгел, интернет челтәре аша тарала. Тик Татарстанның хокук саклау органнары да йоклап ятмый: мондый каналларны яба. Әнә, быел гына да Роскомнадзор тарафыннан наркотик матдәләрне тарата торган 173 сайт блокировкага куелган.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсенең төп максаты – наркотикларга каршы эшне интернет челтәрендә алып бару. Наркотиклар тарата торган контентлар чит илләрдә урнашкан. Хәзерге вакытта, беренче чиратта, интернетта наркотикларны таратуны тыюда заманча ысуллар куллануны булдыралар.

Кызганыч, яшүсмерләр, үзләре дә абайламыйча (кайвакыт, киресенчә, яхшы аңлап), наркотиклар таратуга кереп китә. Араларында интернет-кибетләргә урнашып, закладчик сыйфатында эшләүчеләр дә бар. Бу эш интернет аша башкарылып, “беркем берни сизми, күрми”, дип уйласалар да, без капчыкта ятмаган кебек, кыңгыр эшләре, 40 елдан соң түгел, тиз беленә. Мисал өчен, былтыр җаваплылыкка тартылган яшүсмерләрнең саны 28 булса, быел – 20.

Яңа афәт – снюслар

Соңгы вакытларда яшүсмерләр арасында снюс, дип аталган матдәләр киң таралыш тапты.

Вадим Костюнин, Татарстан республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе башлыгы:

– Без әйләнештә тыелган матдәләр белән көрәшәбез. Төрле шәһәрләрдә, аерым алганда, Казан, Яр Чаллыда, снюсларны алып, аларны тикшерүгә тапшырдык. Бу проблемадан читтә калырга җыенмыйбыз. Чынлыкта, снюслар, яшүсмерләргә мондый тәмәке продукциясен сату тыелган. Административ закончалыкка килсәк, бу юнәлештә административ беркетмәләрне Роспотребнадзор төзи. Бүген шушы товар категориясендә бераз аңлашылмаучанлыклар бар. Ул тәмәке продукциясенә керә. Әгәр шушы снюслар тартмасына карасак, анда аларның “снюс” икәнлеге дә, составында тәмәке булуы да күрсәтелмәгән. Бары тик “төрле кушылмалар, никотин һәм башкалар”, дип языла. Шулай итеп, монда бераз коллизия килеп чыга.

Бүген әлеге наркотикларны таратучыларны җаваплылыкка тартып булмый. Әлбәттә, хокук саклау органнары вәкилләре мәктәпләрдә бу матдәләрнең таралуына борчыла. Якын киләчәктә бу мәсьәләнең дилбегәсен үз кулларына ныклап алырга җыеналар.

Ноябрь ахырында составында никотин булган продукцияләрне яшүсмерләргә сатуны тыю турында республика киңәшмәсе узган. Аның нәтиҗәсендә, Татарстан Дәүләт Советына республика закон проектына мондый кушылмаларны тыю турында өстәмәләр кертү бурычы куелган. Шулай ук декабрьдә Россия Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев Дәүләт Думасына закон проектын тәкъдим итте. Аның инициативасы буенча “Гражданнарның сәламәтлеген саклау” законына үзгәрешләр кертергә телиләр, ягъни составында никотин булып, чәйни, суыра торган кушылмаларны тыю турында да өстәмәләр кертергә тәкъдим итәләр.

Әти-әниләргә колакларын торгызырга!

Вадим Костюнин, балалар һәм яшүсмерләр кыек юлга кереп китмәсен өчен, беренче чиратта, әти-әниләрнең уяу булуы кирәк, дип саный

– Мондый вакытта алар үз-үзләренә бикләнәләр, башка кызыксынулары пәйда була. Балаларның интернетта нәрсә караганы белән кызыксынырга кирәк. Шуңа да, беренче чиратта, бу мәсьәләдә әти-әниләр белән эшләргә телибез. Алар хокук саклау органнарына, укытучыларга мөрәҗәгать итәргә курыкмасыннар иде. Шул очракта гына баланы наркотиклар әйләнешеннән саклап калу мөмкин. Әгәр баланың өендә электрон үлчәүләр, төрле төстәге изоленталар, аңлашылмый торган порошоклар  пәйда булса, монда чаң сугарга, тиешле хезмәткәрләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк, – ди җитәкче.

Кызганыч, еш кына наркотикларның законсыз әйләнешендә – аларны сату, таратуда – имин булмаган гаиләләрдәге балалар шөгыльләнә. Моңа да игътибар итәргә кирәк, дип саный Вадим Костюнин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев