«АПУШ. НӘНИЛӘР»ДӘН ЯҢА СПЕКТАКЛЬ – «ТЫЗ-БЫЗ»
«Апуш» балалар театр студиясе Г.Камал театрының яңа бинасында тәүге номерларын куйды. Явызлык һәм дуслык турындагы «Тыз-быз» спектаклен студиянең нәниләре тәкъдим итте.
Кичәне сәламләү сүзе белән режиссёр, актерлык осталыгы остазы – Гүзәл Сибгатуллина башлап җибәрде. Әсәрне сәхнәләштерүче ханым тамашаны әзерләү тарихын кыскача сөйләп китте. «Узган елны «Гәүһәр» фестивалендә алар матур итеп чыгыш ясагач, «Апуш» нәниләрнең җитәкчесе Гүзәл Хамматовна: «Безгә спектакль кирәк», – диде. Менә хәзер алар белән Камал театрының яңа бинасында чыгыш ясарга батырчылык иттек», – диде Гүзәл Сибгатуллина.
Әсәрнең үзе белән дә танышып китик. Спектакльнең башыннан ахырына кадәр тамашачыны бер сорау борчыды: Тыз-Бызны кире гаиләгә алырлармы? Җавапны без дә эзләргә керештек. Шөпшә, Боҗан, керпе һәм тычкан бал кортларының йортларын тузгыталар. Нәни бал корты Тыз-Быз, тузгытылдан йортларда гаиләсен таба алмыйча, сагышка бирешә. Бал кортлары явызлык кылучы Шөпшә, Боҗан, керпе һәм тычканны «баттл»га чакыра. Ә ни булып беткәнен спектакльгә барып карарга киңәш итәм.
Ә мораль мондый: яхшылык яманлыкны җиңә, бердәмлектә – көч. Кечкенә йолдызларның камил татар телендә сөйләшүләре барлык аудиторияне таң калдырды. Килгән кунаклар җырлы-биюле форматны яратып кабул итте. Геройларның үзара диалогларында юморга да урын бирелгән. Шуңа да залда утыручылар арасында елмаймый калган кеше булмады. Бу балаларның отышлы иҗади күрсәткече.
Яшь артистларны карарга студиянең олырак шәкертләре дә килгән иде. Катнашучыларны овациягә күмеп, бәләкәйләр өчен бергә дулкынландылар һәм сөенделәр. Залда шулай ук актёр, «Созвездие-Йолдызлык» фестивале директоры Дмитрий Туманов утырды. Ул да нәниләр тырышлыгыннан канәгать булып чыгып китте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев