Логотип Идель
Белми калма

«АК БАРС» ПЛЕЙ-ОФФТА ЯРЫМФИНАЛ ӨЧЕН КӨРӘШӘ

«Ак Барс» плей-оффның икенче раундына чыкты. Чирекфинал уеннарында ул Мәскәү «Динамо»сы белән уйнаячак. Беренче матч 12 апрель көнне башкалабыз Мәскәүдә, ВТБ Аренада узды.

 

Бу уенны Казанда җанатарлар берләшеп, «Мега» сәүдә үзәгендә зур экраннардан карый алды. Яңа ачылган «Түбәтәй» рестораны һәм «Ак Барс»тан бүләкләр уйнатылды. Икенче матчны карарга 14 нче апрель көнне шулай ук «Мега» сәүдә үзәгендә җыелырга мөмкин.

Беренче матчка кыскача күзәтү ясап алыйк.

Уен яхшы гына башланып китте. Беренче периодның алтынчы минутында «Ак Барс» һөҗүмчесе – Дмитрий Яшкин беренче алканы кертеп исәпне ачып җибәрде.  Икенче алка да озак көттермәде, аның авторы шулай ук
«Ак Барс» уенчысы – Эрик О'Делл булды. Беренче период 2:0 исәбе белән тәмамланды.

Икенче период голларга бай булмады диярлек. «Ак Барс» әлеге өлештә азакка кадәр шул исәпне саклар дип уйласак та, соңгы минутларда штраф алып, бер уенчысы боздан чыгу  сәбәпле, «Динамо» командасы исәпне 2:1 итеп куйды.

Өченче периодның беренче яртысынды исәп үзгәрми торды. Уен тәмамланырга тугыз минут калып барганда Митчелл Миллер гол кертте. Исәп «Ак Барс» файдасына 3:1 булды. Көндәш команда да озак көттермәде, алар шул арада тагын бер алка керттеләр. Өч минут эчендә «Динамо» исәпне 3:3 ясап тигезләде. Күпләр овертайм булыр дип уйлагандыр, ләкин уен тәмамланырга бер минут кала Илья Сафонов «Ак Барс» файдасына тагын бер алка кертте. «Динамо» командасы капкачы урынына алтынчы уенчыны чыгаруына крамастан, исәпне тигезли алмадылар. Соңгы секундларда Дмитрий Яшкин буш капкага тагын бер алка кертеп, уенга матур нокта куйды. Шулай итеп, «Ак Барс» командасы 5:3 исәбе белән җиңү яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев