Логотип Идель
Белми калма

«МИЛЛИ ХӘЗИНӘ» – МИЛЛӘТЛӘРНЕ БЕРЛӘШТЕРӘ ТОРГАН ФЕСТИВАЛЬ

17-18 апрель көнне «Милли хәзинә» фестиваленең йомгаклау туры узачак. Бу хакта «Татмедиа»да узган матбугат конференциясендә сөйләделәр.

Беренче тапкыр «Милли хәзинә» 2010 елда Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты тарафыннан үткәрелә.

«Беренче тур читтән торып оештырылды һәм аннан 2 нче этапка 400дән артык катнашучы чыкты. Алар Рәсәйнең 8 төбәгеннән: Башкортстан, Чуашстан, Мордовия Республикалары, Пермь, Саратов, Оренбург, Свердловск өлкәләре. Шулай ук Татарстанның үзеннән дә гариза бирүчеләр шактый», – дип белдерде КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының директоры, профессор Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов.

Атказанган сәнгать эшлеклесе, рәссам-монументалист, Татарстан һәм Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, ЮНЕСКО халыкара рәсем сәнгате ассоциациясе әгъзасы Вәлиуллин Фәрит Рәшит улы катнашнашучыларның саны елдан ел артуы хакында искәртте һәм әлеге чара яшьләргә компетенцияләрен үстерергә мөмкинлек бирә дигән фикерне җиткерде.

«Милли хәзинә» ул – төрле милләтне берләштерүче фестиваль. Башка халыкларның мәдәниятен белү һәм үз мәдәниятеңне саклау, өйрәнү кирәк», – дип ассызыклады КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының «Бәйрәм» фольклор вокаль-инструменталь ансамбле җитәкчесе, доцент, Н.Г. Җиһанов исемендәге Казан консерваториясенең  Опера студиясе хормейстеры Акбарова Гөлназ Наил кызы.

Бүләкләү мәсьәләсенә килгәндә 3 урын һәм шулай ук махсус бүләк ияләре  билгеле булачак.

Килгән кунаклар жюри әгъзаларына һәм конкурсантларга уңышлар теләп, очрашуны тәмамлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев