РАДОМИР БЕЛӘН ДӨНЬЯ ТИРӘЛИ СӘЯХӘТ: 2 ЯШЬЛЕК МАЛАЙ РОССИЯ РЕКОРДЛАР КИТАБЫНА КЕРГӘН!
Үзенә бары тик 2 яшь. Шуңа да карамастан, ул инде 11нче сыйныфта булачак БДИга өстәмә баллар җыеп та өлгергән. Ә моның өчен дөнья тирәли узган сәяхәткә рәхмәт әйтәчәк әле ул киләчәктә. Сүзем Казан малае Радомир Казанбаев турында. Әти-әнисе белән сәяхәтләрдә утны-суны кичкән ул: экваторны кисеп чыккан, әллә ничә илдә булган, искиткеч шарлавыклар күргән, Кытай дивары аша тәпиләгән... Нәтиҗәдә, илебезнең иң яшь сәяхәтчесе, дип табылган: Радомир Россия рекордлар китабына кергән. Шул уңайдан, без кечкенә малайның әтисе Рөстәм Казанбаев белән әңгәмә кордык.
Сүзлек:
Дөнья тирәли әйләнү – ул экваторны – ике тапкыр, даталарның бөтен линияләрен кисеп чыгу һәм сәяхәтне старт ноктасында тәмамлау таләп ителгән сәяхәт.
– Рөстәм әфәнде, улыгыз Радомирны беренче тапкыр сәяхәткә кайчан алып бардыгыз?
– Бер яшьтән аз гына зуррак булганда, Вьетнамга алып бардык. Тәүге тапкыр океанны күргәндә, ул эчкерсез шатланды. Хәер, мөгаен, моны күргәндә, үзебез аннан да күбрәк куанганбыздыр хәтта. Радомир таң калуыннан кычкырып җибәрде, диңгез суы дулкыннарын куып уйнады. Шунда мондый хисләрне күптән кичермәгәнемне аңладым. Шул вакытта кешеләргә сәяхәт итүне кечкенә бала күзлегеннән күрсәтү кызык булыр кебек тоелды. Шул мизгелдә, мөгаен, “Радомир белән дөнья тирәли” проекты тугандыр.
– Бу сәяхәт кайсы ил-шәһәрләр аша узды, кайчан башланды һәм тәмамланды?
– Маршрутны бала белән бару уңайлы һәм ул җирлектә уникаль, күңелгә кереп калырлык әйберләр булуын исәпкә алып төзедек. Шулай итеп, Каппадокиядә оча торган һава шарлары белән бергә кояш чыгышын күзәттек, Бразилиядә дөньяда иң матур шарлавык дип саналган Игуасуны карадык, дөньядагы иң матур шәһәр – Рио-де-Жанейрода хозурланып йөрдек. Радомир экваторда да булды, Эквадорда җирдән 4000 метр биеклектәге Кито вулкынында (хәзерге вакытта ул тын халәттә) урнашкан таганда атынды. Улыбыз кып-кызу кояш астында Теотихуаканда бер зарланмыйча йөрде. Мексиканың Гуанахуата шәһәрендә лабиринтларны узды. Радомир Токионы һәм Пекиндагы тыелган шәһәрне карап, Бөек Кытай диварыннан үтте. Җәй булуга карамастан, Казахстанда кар яуган Шимбулак районындагы тауларда йөрде. Сәяхәтне августта башласак, сентябрьдә тәмамладык. Бер шәһәрдә 2-3 көннән артык булмадык.
– Радомирның үзенең туклану рационы бардыр. Төрле илләрдә аңа нинди ят ризыклар ашарга туры килде?
– Улыбызның рационы бик гадәти. Без аңа күбрәк яшелчә һәм җиләк-җимеш бирергә тырышабыз. Россиядә бу кишер, кәбесстә, алма, банан һәм мандарин булса, чит илләрдә папайя, мангоның төрле сортлары, авокадо күп булды. Россиядә аларны сатып алу кыйбатка төшә, ә ул илләрдә бу ризыклар бик арзан тора. Радомир ашаган иң экзотик ризык – Мексикада әзерләнгән кактуслар. Башта ул аларны ашарга курыкты, чөнки моңа кадәр кактуска кадалганы бар иде. Әмма бер татып карагач, аңа ошап китте. Тәме буенча ул ташкабактан ясалган беленнәргә охшый.
– Улыгызны Россиянең рекордлар китабына кертү идеясе ничек туды?
– Гиннесның һәм Россиянең рекордлар китаплары да 5 яшьтән кечерәк балаларны дөнья тирәли сәяхәт юнәлешендә теркәми. Анда сабыйны сәяхәттәге багажга гына саныйлар (99 процент очракта бу, чыннан да, шулай). Башта безнең рекорд кую максаты тормады, шуңа без нинди дә булса хәйләргә бармадык. Радомир – мөстәкыйль малай. Сәяхәттә дә ул үзен менә дигән итеп күрсәткәч, “Рекордка гариза тапшырырга микән әллә?”, дип уйладым. Документны Россиянең рекордлар китабы махсус комиссиясе карады һәм теркәде. Әлбәттә, анда бик күп дәлилләр китерергә кирәк булды: билетлар, фото-видеолардан башлап, хәтта шаһитләрнең күрсәтмәләренә кадәр.
– Радомирның Инстаграмында “Кайда туры килә, шунда йокларга туры килә, хәтта хостелда да”, дип язасыз. Гомумән, шундый шартларда сәяхәт итүне бәләкәч үзе ничек кичерә?
– Кечкенә балага бар нәрсә кызык. Олылар җирле тараканнарны санаган вакытта, бала караватта сикерә, ниндидер савытка берәр әйбер тыгарга тырышкан җирдән, аны аудара. Гомумән алганда, һәрчак үзенә шөгыль таба. Бу сәяхәттә аңа бер тамчы да күңелсез булмады.
– Бала белән сәяхәт итүнең кайсы ягы авыр?
– Иң авыры – бала югалмасын өчен, аны даими күзәтеп тору. Ул һәрчак күз уңында булырга тиеш.
– Сезнең нәни улыгыз кайсы илләрдә яшәүчеләрнең күңеленә аеруча хуш килде?
– Мөстәкыйль кечкенә бала бар кешедә соклану тудыра. Ләкин кытайлылар – бу очракта иң таң калдырган халык. Бер фото ясаганда, Радомирның көлүе кирәк иде, шуңа хатыным аны көлдертергә маташты, ә мин фотоаппаратым белән кирәкле кадрны көтеп тордым. Безнең янда булган кытай хатыны, Радомир белән селфи төшәр өчен, аны көтеп торды. Көтеп арыгач, килде дә улыбыз белән, рөхсәт сорамыйча, фотога төшә башлады. Без мондый оятсызлыкны көтмәгән идек.
Ә Көньяк Америкада балалы гаилә ташламалы категориягә керә. Аэропортта булсынмы, әллә музейдамы, чиратсыз керә аласыз. Чынлыкта, бу гаиләгә бик булыша: яшь балаларның чират торырга түземлеге җитми бит. Ә Россиягә кайтып төшкәч, чиратсыз керергә сорагач та, кешеләр мыгырдана башлый.
– Радомирның сәяхәт яратуын ничек һәм нинди хис-кичерешләре аша аңлыйсыз?
– Мин авыз тутырып, “Ул сәяхәт итәргә ярата”, дип әйтә алмыйм. Хәзер ул – гадәти бала, аңа бар нәрсә дә кызыклы. Ә безнең сабыебызга дөньяны киңрәк итеп, үз күзләре аша күрсәттерәсебез килә. Шуңа сәяхәтләргә алып барабыз.
– Улыгыз юлны ничек кичерә? Аны, транспортта барганда, ничек күңел ачтырасыз?
– Самолетта булсынмы ул, поезд яки автобустамы – Радомирга каядыр бару бик ошый. Бер урында тик утырып тора алмый ул. Юлда барганда без аңа мультфильмнар күрсәтмибез. Чөнки алар аркасында баланың, наркотикларга булган сыман, бәйлелеге барлыкка килә. Җитмәсә, бер утыруда 5 минуттан артык күрсәтергә ярамый. Шуңа да без улыбыз белән йә уйныйбыз, йә сөйләшеп барабыз. Уеннар өчен рәсемле карточкаларны кулланабыз. Ә сөйләшүгә килгәндә, һәр нәрсә сөйләшә ала бит: йомшак уенчык та, бармак та, кашык та! Балаң яныңда булганда, телефонга текәлеп утыру – бу аны хөрмәт итмәү дигән сүз. Сабыйга үзен сәяхәтнең тулы хокуклы катнашучысы икәнлеген тою кирәк.
– Төрле илләрдәге һава торышы, климат Радомирга ничек тәэсир итте?
– Әгәр сез бала белән Европа һәм Төньяк Америкага түгел, ә башка җиргә сәяхәт итәсез икән, ул илләрдә черкиләр тараткан инфекцияләр котырган чорны алдан чамалап барырга кирәк. Көньяк ярымшарда ул декабрьдән февральгә кадәр дәвам итә. Шуңа бу илләргә май-октябрьдә барырга кирәк. Әгәр черкиләр булган вакытка эләксәгез, репеллентларның алдан хәстәрен күрергә кирәк. Сугышларда һәлак булган кешеләр белән чагыштырганда да, черкиләр күбрәк кешене харап иткән.
– Бала белән кайбер куркыныч илләрдә (Бразилия) сәяхәт итәргә ничек курыкмадыгыз? Радомирга бандитларны үз күзләре белән күрергә туры килгән икән. Мондый куркыныч илләрдә үзеңне ничек тотарга кирәк?
– Латин Америкасында иң мөһиме – барырга кирәк булмаган җиргә аягыңна атламау. Шуңа да гаиләмне үзем яхшы беләгән маршрут буенча гына йөрттем. Мисал өчен, бер урам шәһәрне районнарга бүлә. Аларның берсендә турист исән-имин йөри алса, ә урамның теге ягына чыгу белән син инде куркыныч “маҗара”ларга тап була аласың. Рио-де-Жанейрога килгәндә, ул иң матур шәһәр булса да, куркыныч. Андага халыкның смартфоннарында ике кушымта бар: аларда шәһәрдә бу минутта кайсы җирдә атышлар булганы күрсәтелә. Бразилиядә хәтта уенчык кораллар җитештерү һәм сату да тыелган. Ягъни хәзер ситуация 2016 елгы Олимпиададан соң да хәтәррәк. Барырга кирәк булмаган җиргә барма – Риода бу иң мөһим кагыйдә. Кыйммәтле әйберләреңне дә күрсәтеп йөрергә кирәкми. Пляжга барганда да, затлы әйберләрне алмаска, ә кунакханә ачкычын купальник кесәсендә сакларга кирәк. Радомир үзе белән запас шортиклар һәм сөлге генә алды. Пакетта 5 минутка калдыруыбыз булды, алардан җилләр исте! Хәер, аннары пакетны кайтардылар. Җирле караклар акча һәм сатып була торган әйберләрне генә урлый.
– Гомумән, Сез үзегез дә буханкада дөнья тирәли сәяхәт иткән кеше бит. Сезнең өчен сәяхәт итү нәрсә ул?
– Ул сәяхәт минем өчен эш иде. Бу проект миңа акча һәм дан-шөһрәт алып килергә тиеш иде. Үзем Россия, Урал, Кавказга, Алтайга походларга йөрергә итәргә яратам. Чөнки кыргый табигать гармониядә булырга ярдәм итә. Ә ул тормышта иң мөһиме, чөнки ул гел югалырга сәләтле.
– Улыгызның ни өчен сәяхәт итүен телисез?
– Һәр әти-әни кебек, улымның бәхетле булуын телим. Моның өчен дөньяга киңрәк караш белән карарга кирәк. Кемдер, Россиядән бер тапкыр да читкә чыгып карамыйча, шунда бәхетле булыр, дип уйлый. Башка илләргә чыккач, бәхет син торган урыннан түгел, ә тормышка булган карашыңнан тора икәнлеген аңлыйсың. Әгәр син монда бәхет таба алмыйсың икән, аны дөньяны башка почмагыннан таба алуың икеле.
– Елга бер булса да сәяхәт итү өчен нинди адымнар ясарга, нишләргә кирәк?
– Бары тик зур теләк һәм ихтыяр көче булу зарур. Соңгысы теләкне тормышка ашыру өчен ягулык сыман хезмәт итә. Әгәр син, чыннан да, сәяхәт итәргә телисең һәм ихтыяр көче өстендә эшлисең икән, бу, һичшиксез, тормышка ашачак.
– Күп кенә әти-әниләр яшь бала белән (1-2 яшьлек) сәяхәт итәргә курка. Сез аларга нинди киңәш бирер идегез?
– Әгәр кешеләр бала белән сәяхәт итәргә теләми икән, бу – аларның карары, һәм мин аларны аңлыйм. Бала белән авылга әби-бабай янына кайтып була, бу да – сабыйның күзаллавын киңәйтү өчен альтернатива.
– Россия рекордлар китабына керү Радомирга нинди өстенлек (преимущество) бирә?
– Әлегә моның БДИга өстәмә балл бирүен һәм хезмәт кенәгәсендә язып булганлыгын беләм. Дагыстан һәм Чечняда мондый рекордлар өчен машина, фатир һәм башка әйберләр бирәләр. Ләкин бу – төбәкнең үзенчәлеге. Бездә беренче ике әйбер белән генә чикләнәләр, дип уйлыйм.
– Эшләгән акчаңның ничә процентын ай саен сәяхәткә калдырып бару кирәк?
– Монда барысы да хезмәт хакының күләменнән тору. Ләкин син сәяхәттән нәрсә эзләвеңне дә аңларга кирәк. Мисал өчен, син Бразилия карнавалын күрергә яки Тын океанда коенырга теләдең, ди. Хәзер моны эшләп, өегезгә кайтуыгызны күз алдына китерегез. Шушы сәяхәт белән тормышыгызда нәрсәне үзгәртергә теләвегезне аңлагыз. Шуңа карап, эшләгән акчагызның никадәрен җыеп барырга теләвегезне хәл итегез. Әгәр бары тик сәяхәт итәргә теләсәгез, Антон Кротовның «Как путешествовать без денег» китабын укыгыз. Без хатыным белән аны укып, автостоп белән ярты Россияне, Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстан, Абхазияне урадык. Күңелдә шуның кадәр күп хатирәләр калды.
– Якын киләчәктә Радомир тагын кайсы илләргә барырга планлаштыра?
– Планнар турында сөйләү, минемчә, ул аларны булдырмый калу. Әлегә бу сер булып калсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев