Логотип Идель
Белми калма

ТДИ: 9НЧЫ СЫЙНЫФТА ЯҢА ИМТИХАННАР ӨСТӘЛӘЧӘКМЕ?

9нчы сыйныф укучыларын инде ничә ел дәвамында яңа мәҗбүри ТДИлар (Төп дәүләт имтиханы – ОГЭ) барлыкка килә, дип куркыталар. Инглиз теле яки тарих фәненнән мәҗбүри рәвештә тапшырылырга тиешле ТДИлар кертелү мөмкинлеге турында күптән сөйлиләр. Тик быел 9нчы сыйныфны тәмамлаучылар бераз җиңел сулап куя ала икән әле!

Моның турында Россиянең мәгариф министры Ольга Васильева хәбәр иткән. “9нчы сыйныфта мәҗбүри рәвештә тапшырыла торган имтиханнар кертү – чит телләрдән булсынмы ул, тарихтан яки башка предметтанмы – планлаштырылмый. Укучылар элеккегечә рус теле һәм математиканы –мәҗбүри рәвештә, калган ике имтиханны үзләре сайлап тапшырачак”, – ди министр.

Яңалыкларга килгәндә, киләсе елда Россиянең 19 төбәгендә чит телләрдән БДИның апробация узачак икән. “Бүген тел – эш инструменты, аның белән һәркем идарә итә белергә тиеш. Без, беренче нәтиҗәләрне карагач, ахыргы карарны кабул итәчәкбез. Чит телдән БДИны ике дәрәҗәгә бүлү варианты тәкъдиме дә бар”, – ди Ольга Васильева. База дәрәҗәсе күп укучыларның көченнән килергә, ә профиль дәрәҗәсе вузларның телләр юнәлешенә керүчеләр өчен булырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев