Логотип Идель
Бу – тема!

«ЕЛ СТУДЕНТЫ-2019»: СТУДЕНТЛАР «ОСКАР»ЫНА ОЗАК КАЛМАДЫ

«Оскар» кинопремиясен әле 9 февральдә генә тапшырсалар, студентларның үз «Оскары»н инде 25 гыйнварда ук игълан итәчәкләр. Татарстандагы әлеге премия быел 15нче тапкыр уздырыла. Ул – республиканың вуз студентлары арасында иң көтеп алынган бәйгеләрнең берсе. 2020 ел да искәрмә түгел.

Ел саен уздырыла торган әлеге бәйге вузларда укучы сәләтле яшьләрне барлау, табу, аларга ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән. 2019-2020 уку елында премия дүрт этапта уза:

– Гариза тапшыру кампаниясе (29 октябрь – 19 ноябрь). Бу вакытта studgrant.ru сайтында барлыгы 300 гариза тапшырылган.

– Читтән торып катнашу этабы (4 декабрьгә кадәр). Бу вакытта экспертлар советы конкурсантларның портфолиолары белән танышып, аларга бәя биргән.

– Килеп катнашу этабы (5 декабрь 2019 ел – 17 гыйнвар 2020 ел). Катнашучылар үз эшләренең презентациясен күрсәтә, иҗади сынау уза.

– Бүләкләү тантанасы (25 гыйнвар).

2005 елдан башланып киткән премиядә ел саен 300 якын студент катнаша. Аларны 5000 тамашачы күзәтә, конкурсантлар өчен җан ата. Әлеге чарада 16-25 яшьтәге вуз укучылары аерым-аерым яки коллективлары, берләшмәләре, оешмалары белән берлектә катнаша.

Быел әлеге конкурсның төп яңалыгы кәгазь портфолиолардан баш тарту булган. Хәзер дизайнерларча итеп ясалган, студентның казанышларын дәлилләгән электрон портфолиолар “Татарстан студенты” PDF форматындагы автоматлашкан платформага йөкләнелә.

Бәйгедә студентларны 18 номинациядә бүләклиләр. Иң төп бүләк – Гран-При. 2011 елдан башлап, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан, Гран-Прига ия булучы дөньяның теләсә кайсы вузында уку мөмкинлеген ала. Моннан тыш, җиңүче 50 мең сумга ия була.

25 гыйнварда бүләкләү тантанасын “Камызяк крае җыелмасы” КВН командасы әгъзасы, Россия артисты, юморист Денис Дорохов алып барачак. Җиңүче студентларны галим, спортчы, сәясәтче, эшмәкәр, җәмәгать һәм мәдәният эшлеклеләре бүләкләячәк.

фото авторы – Илназ МӨХӘРЛӘМОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев