КАМОЛИДДИН БОБОХОНОВ: «РӨСТӘМ МИҢНЕХАНОВНЫҢ «ХӘЕРЛЕ ИРТӘ!»СЕ – ИРТӘРӘК ТОРЫРГА ЭТӘРГЕЧ»
Чит илдән кил дә, Татарстанның «Ел студенты» бул! Республикабызга моннан 5 ел элек килгән Үзбәкстан егете мондый дәрәҗәгә ирешермен, дип күз алдына да китермәгән. Әмма бу төш түгел, ә чынбарлык! КФУ студенты Камолиддин Бобохонов – «Ел студенты» республика премиясендә Гран-Прига лаек булды. Хәзер ул дөньяның теләсә кайсы вузында бушлай укый алачак. Бу һәм башка кызыклы мәгълүмат – «Ялкын» интервьюсында.
Тумышы белән Үзбәкстан республикасы, Ташкент шәһәреннән булган 23 яшьлек Камолиддин КФУда Социаль-фәлсәфә фәннәре һәм гаммәви коммуникацияләр институтының “политология” юнәлешендә магистратурада 1нче курста укый. Җәмәгать эшендә дә уңышлары шактый аның:
2017 ел – “Иң яхшы профорг” номинациясе лауреаты (“КФУның ел студенты”);
2018 – “Студент лидеры” Идел буе федераль округында – 1нче, Бөтенроссия этабында 6нчы урын;
2018 ел – “Елның җәмәгать эшлеклесе” (“КФУның ел студенты”), “Елның иң яхшы студентлар советы” номинациясендә җиңүче (“Ел студенты” республика конкурсы);
2019 ел – “КФУның ел студенты”ның Гран-При иясе.
Моңа өстәп, ул фортепианода уйный, КФУның КВН лигасы вице-чемпионы, футбол ярата, фән белән шөгыльләнә. Җитмәсә, “Студентлар лигасы”ның вице-президенты, Социаль-фәлсәфә фәннәре һәм гаммәви коммуникацияләр институтының студентлар советы рәисе дә әле ул. «Булганнан бар да була» әйтеме нәкъ Камолиддинга туры килеп тора да инде!
– Камолиддин, ни өчен Россиядә уку идеясе белән яндың?
– Миңа электән үк Казан бик ошый иде. КФУны Үзбәкстанда бик яхшы беләләр. Казанга килеп укучылар да, андагы вузларны тәмамлап, кире әйләнеп кайтучылар да шактый. Бездә Бөтенроссия фән һәм мәдәният үзәге бар. Ул белем бирү юнәлешендә чит ил гражданнарын җәлеп итүдә эшли. Мин анда әзерллек курсларына йөрдем, КФУга укырга керү теләгем бик көчле иде. 6 вузны сайлап алу мөмкинлегем булды. Аннары вузлар үзләре хәл итәргә тиеш иде. Мин беренче булып, КФУны, аннары гына Мәскәү һәм Санкт-Петербург дәүләт университетларын сайладым. Россия Хөкүмәтенең квотасына эләгеп, КФУ студенты булдым.
– Казан сине нәрсәсе белән җәлеп итте?
– Биредә студентлар тормышы югары үсештә, алар өчен яхшы шартлар тудырылган. Татар һәм үзбәк мәдәниятләре охшаш. Татарстанда барысы да тату, тыныч һәм дус яши. Казан – яшәү өчен иң уңайлы, Мәскәү һәм Питер белән чагыштырганда, артык кыйммәт булмаган шәһәр. Шуңа да карамастан үзен яхшы яктан таныткан кала. Миңа, чит ил гражданины буларак, минем иминлектә, тыныч төбәктә яшәвем мөһим иде.
– Татарстанга ияләшү, адаптация чоры авыр идеме?
– Биредә системалы эш алып барылганлыктан, студент тормышына кереп китү җайлы булды. Төркемдәшләрем дә гадәти россиялеләр иде. Без бер-беребез белән әле дә уртак тел табып яшибез. Мин үзем дә аралашучан, биредәге кешеләр дә чит ил вәкилләренә ачык. Төркемдәшем миңа беренче тапкыр Казанны күрсәтте. Ул да миңа ярдәм итте.
– Татарстанга күчү белән бәйле авырлыклар да шактый булгандыр?
– Әйе, биредә минем бер туганым да, хәтта танышларым да юк иде. Ләкин гаиләдә узган мәктәп, әти-әниләрнең ярдәме – болар барысы да уку белән бәйле авырлыкларны җиңәргә ярдәм итте. Кайвакыт көч җитмәгәнлеген сизәсең. Бөтенесен ташлап, ял итәсе генә килә. Ләкин моның вакытлыча эмоцияләр икәнлегең, алга таба атларга кирәклеген аңлыарга кирәк.
– Үзбәк халкы пылауны менә дигән итеп пешерә. Син тулай торакта яшәгәндә күршеләреңне ни белән сыйлый идең?
– Ашарга әзерләү – минем хобби. Кичләрен тулай торактагыларны традицион үзбәк ризыклары белән сыйлый идем. Безнең яшәү шартларын карарга килгән укытучыбызны да, кухняга чакырып, сыйлаган булды. Пылау, бишбармак, нарын кебек катлаулы ризыклар да әзерләдем. Мин ашарга да, ашарга пешерергә дә яратам. Ләкин икенчесенең бер начар ягы бар: пешерү процессында ризыкны тәмле исен иснәп, аннары инде ашыйсы килми башлыйJ. Төркемдәшләрем дә мин пешергәнгә шатлана иде. Хәтта алар арасында «Камолга бар, ул сине ашатып җибәрер» дигән шаярту да бар.
– Ни өчен «Ел студенты»нда катнашырга булдың?
– Былтыр «Россиянең ел студенты» бәйгесендә «Студенлар советының иң яхшы вәкиле» номинациясендә 2нче урынны алдым. Шуннан соң миндә үз-үземә ышаныч тагын да артты. Шуңа «Ел студенты»ның Гран-При номинациясендә катнашырга гариза тапшырдым. Үз өстемдә зур җаваплылык икәнен, үзеңне лаеклы дәрәҗәдә күрсәтергә кирәклеген аңладым.
– Премиядә катнашуга нәрсә этәргеч булды?
– Башкалар алдында танылу алу, башкарган эшеңнең тикмәгә генә булмавын үзеңә һәм башкаларга дәлилләү.
– Жюрины презентация вакытында нәрсә белән шаккаттырдың?
– Экспертларга 5 минут эчендә барысын да аңлаешлы итеп аңлату кирәк. Биредә иң җайлы форма – ул инфографика. Шуңа да мин жюрига буклет әзерләдем. Үземнең Татарстан студенты булу тарихымны, моннан 5 ел элек мине Татарстан ничек бар шулай кабул итүен сөйләдем. Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов әйтмешли, кайда тууың мөһим түгел, Татарстанга кирәк булуың мөһим.
– Синеңчә, ел студенты нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
– Ул – бар җирдә универсаль кеше, бернидән дә курыкмый, киртәләрдән шүрләмичә, максатына таба бара. Тормышта берни дә җиңел бирелми, шуңа барысын да эшләп карарга, тырышырга кирәк. Ел студенты – ул һәрчак үзе өстендә эшләүче, башкарган эшендә тырышлык куючы.
– Синеңчә, бу җиңүең ни турында сөйли?
– Ул командамның нәтиҗәле эшен, минем дөрес юлда баруымны күрсәтә. Гран-Прига ия булу – минем өчен зур адым. Моннан 5 ел элек мин 200 000 студент укыган Татарстанның «Ел студенты» була алырмын, дип күз алдына да китермәдем! Хәзер үз алдымда мин үтә зур җаваплылык тоям. Чөнки бу җиңүдән соң мин икеләтә күбрәк эшләргә тиеш. Татарстан Президенты Рөстәм Нургалиевич үзе дә – ничек эшләргә кирәклеге буенча безгә зур үрнәк. Иртән уянуга, аның Instagramдагы «Хәерле иртә!» дигән постын күрәм. Мин әле уянып кына киләм, ә аның эшләгәненә инде 2 сәгать узган була. Бу – минем өчен иртәрәк торырга, күбрәк эшләргә этәргеч. Гран-При – үзең, башкалар, студентлар, Татарстан Хөкүмәте, туган республикам Үзбәкстан алдында да зур җаваплылык. Мин туган республикамның лаеклы улы, икенче Ватаным – Татарстан республикасы икәнен күрсәтергә телим.
– 15 еллык бәйге тарихында чит ил студенты Гран-При алуы – беренче тапкыр. Моңа нәрсә ярдәм итте дип саныйсың?
– Беренче чиратта, проектлар, студентлар белән эш, коммуникация белән мавыкканлыгым. Яраткан хобби хәзер эшемә әверелде. Әйләнә-тирәмдә республиканың иң яхшы кешеләре җыелган, алар миңа һәрчак ярдәм итә. Бәхет эше дә булмый калмагандыр, дип уйлыйм. Чөнки мондый яхшы республикада, әйләнә-тирәңдә яхшы кешеләр булганда, үзеңнең мөмкинлекләреңне күрсәтми калу – гөнаһ.
– Уку өчен кайсы вузны сайлар идең?
– Англия, Америка кушма штатлары, Көньяк Корея яки Россиянең әйдәп барган вузларын. Сәбәбе – аларда дипломатия юнәлеше алга киткән булуында. «Халыкара мөнәсәбәтләр» юнәлеше буенча белем алырга телим.
– Әти-әниең синең җиңүне ничек кабул итте?
– Миндә тиешле сыйфатларны тәрбияләгән өчен әти-әниемә бик рәхмәтлемен. Минем өчен алар күп нәрсә эшли, һәрчак алар үрнәгенә таянам. Әтием һәрчак: «Миңа авыр», дип әйтүдән җиңел булмаячак, «хәлвә, хәлвә, хәлвә» дип әйтүдән авыз эче балланмаячак», дип әйтә килде. Шуңа да, ситуацияне үз кулыңа алып, ни генә булуга карамастан, алга карап, максатка таба атларга кирәк.
– Киләчәктә нинди планнар белән яшисең?
– Чит илдә укуны тәмамлаганнан соң, мин, Татарстанга кайтып, эшләргә тиешмен. Шушында калып хезмәт куярга, шул ук вакытта туган илемә файдалы булырга телим. Татарстан – Үзбәкстан арасында хезмәттәшлекне ныгыту хыялым да бар. Үземне яшьләр сәясәте өлкәсендә күрәм. Татарстанда илдәге яшьләр сәясәтенең иң яхшы моделе булдырылган. Кая гына бармасам да, “О, сезнең Татарстанда ничек шәп!” дип әйтәләр.
Илназ Мөхәрләмов фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев