Логотип Идель
Бу – тема!

РОССИЯНЕҢ ЯҢА МӘГАРИФ МИНИСТРЫ – КЕМ УЛ?

21 гыйнвар кичендә Рособрнадзорның экс-җитәкчесесе Сергей Кравцов  Россиянең яңа мәгариф министры итеп билгеләнде. Моңа кадәр министр кәнәфиендә 2018 елның маеннан бирле Ольга Васильева утырган иде. Кем соң ул яңа министр? Бүген шушы сорауларга җавап эзлибез.

Сергей Кравцов Мәскәү дәүләт ачык педагогика университеты һәм Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институтын тәмамлаган. Белемнәре буенча ул – математика һәм информатика укытучысы һәм дәүләт муниципаль идарәсе белгече.

Яңа министр Россия белем бирү академиясендә эшләгән, диссертация яклаган, ул – педагогик фәннәре кандидаты, доцент. 2002нче елда Кравцов Россия Мәгариф министрлыгында эшли башлы, Рособрнадзор башлыгы ярдәмчесе була. 2008 елдан БДИны уздыру процедурасын эшләгән Тест уздыру федераль үзәген җитәкли. 2013 елда Рособрнадзорны җитәкли башлый.

Сергей Кравцов нинди фикерләре белән истә калган?

1. БДИ нигезендәге теләсә кайсы рейтингларга каршы була

Аның фикеренчә, бу имтиханның фальсификациясенә китерә ала. Аның нәтиҗәләре, бары тик артта калган мәктәпләр яки муниципалитетларга алга чыгар өчен генә, анализланырга тиеш.

2. Мәктәп директорларын эшкә билгеләгәндә, аларны җәмәгатьчелек алдында тәкъдим итү, яклау өчен чыгыш ясый

Мәскәүдә 2013 елдан бирле барган мондый тәҗрибә башка төбәкләргә дә таратылырга тиеш, дип саный ул.

3. Вуз системаларын бәяләү проблемасын күтәрә

Ул югары белем бирү системасында объектив бәяләү өчен чыгыш ясаган. Чөнки мәктәпне тәмамлаган укучылар вузга килгәч, аларда таләпләр мәктәпкә караганда да, түбәнрәк булырга мөмкин.

4. Вузларны кыскартуны белем бирү сыйфаты белән бәйләп аңлата

Бу хәл 2018 елда булган. Россиядә 2012 елда 566 дәүләт вузы (998 филиалы булган), 518 шәхси вузлар (523 филиалы булган) эшләгән. Алты ел эчендәге “чистарту”лардан соң 484 дәүләт вузы (428 филиалы булган), 149 шәхси вуз (81 филиалы булган) калган. Шулай ук вуз профиленә туры килмәгән белгечлекләр дә кыскартылган.

5. Вузларның аккредитациясен бетерергә тәкъдим итә

Кравцов бу процедураның формаль рәвештә генә булуын белдергән. Аны башка нәтиҗәлерәк ысулларга алмаштырырга тәкъдим иткән.

6. Soft skillsка тест узу кирәклеген ассызыклый

2020 елдан Рособрнадзор укучыларны бу юнәлештә сынарга тиеш булган. Аннары аның нәтиҗәләрен милли имтиханнарны, белем бирү системасының сыйфатын үстерүдә кулланырга тәкъдим иткән.

7. Мәктәпләрдә гаджетларны тыюны якламый

Мәктәпләрдә телефонны куллану буенча Рособрнадзорның тәкъдимнәре чыкканнан соң, аларны уку процессында рациональ рәвештә куллану, мәктәп эшенә комачауламаулары турында сөйләгән.

Чыганак: mel.fm

фото РИА Новости сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев