Логотип Идель
Бу – тема!

«D–DLINE» – «МАКСИМАЛКА»ДАГЫ «АЛТЫН КАЛӘМ»

Син яшь журналист яки фото, видео, дизайн, SMM юнәлешендә беренче адымнарыңны ясыйсыңмы? Алайса син “DDLINE” белем бирү платформасы турында күптән ишеткәнсеңдер. Бүген аның финалистларының исемнәре билгеле булачак. Укулары башланырга да озак калмады.

16-30 яшьлекләргә юнәлтелгән беренче digital-проектта катнашуга 1500 гариза кабул ителгән. Шуларның бары тик 150се генә финалга чыгачак. Катнашучылар текст, фото-видео, дизайн, SMM юнәлешләрендә үзләренең материалларын тәкъдим иткән.

Айдар Сәлимгәрәев, “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе:

– Бөтен проблемалар, цифрлашу белән бәйле мәсьәләләр, беренче чиратта, медиа юнәлешендә чагылыш таба. Шуңа да биредә сыйфатлы һәм масштаблы үзгәреш кирәк. Мондый үзгәрешләр һәм укыту, белем бирү даими булырга тиеш. Без шушы проект ярдәмендә журналистларны яңадан укытырга, яшь, сәләтле журналистларны табарга телибез.

Яшьләр инициативасы

Әлеге платформа инициативасы яшьләрнең үзеннән туган. “Яшьләрдән башка берни дә эшләмәскә” девизына таянып эшләгән Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы үз кыйбласына тугъры калган. Бу идея 2019 елда министрлыкның коллегиясендә тәкъдим ителгән булган. Бер ел да узмый аны тормышка да ашыра башлаганнар. Республиканың яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов әйтүенчә, “D–DLINE” белемнәрне ныгыту өчен уникаль мохит булачак. Шулай итеп, бу мәйданчык – ярдәмендә яшьләрнең иҗади, социаль, үзеңнең мөмкинлекләреңне тормышка ашыру өчен менә дигән мөмкинлек.

Районнардан катнашалар

Әгәр элек мондый бәйгеләрдә Казан шәһәрендә яшәхчеләр күбрәк катнашса, быел “D–DLINE”га гариза тапшыручыларның 40 проценты – районнарда яшәүчеләр. Шулай ук биредә районнардан кала, студентлар, яшьләр оешмаларының медиахезмәтләре, коммерцияле булмаган оешма әгъзалары да катнашачак. Катнашучыларның уртача яше – 22.

Идея өчен – 1 миллион!

Шунысы да бар: бу гадәти генә белем бирү мәйданчыгы түгел, конкурс та әле! Аның нәтиҗәләре буенча 3 иң яхшы проект авторлары үз проектларын тормышка ашыру өчен 1 миллион сум акча алачак. Алга таба үсәр өчен ярдәм дә күрсәтәчәкләр аларга. Шулай ук соңнынан Яшьләр министрлыгы каршында медиаүзәк тә формалашачак.

Лайна роботы – кем ул?

“D–DLINE”ның эмблемасында Лайна работы төшерелгән. Әлегә чынлыкта андый робот булмаса да, шушы белем бирү платформасының социаль челтәрен ул алып бара, хәтта катнашучыларга да аның тавышы белән шалтыратканнар. Лайна белә: хезмәт базарында сакланып калу өчен һәрчак трендта булу кирәк.

Ничә этап?

Шушы медиамәктәп дәвамында читтән торып уздырылган ике этап, үзең катнашу соралган ике этап (7-9 февраль) көтелә. Ахырда медиафорум узачак, ул апрель-май аенда үтәчәк. Анда катнашучылар үз проектларын эшләячәк.

«D–DLINE» шул ук «Алтын каләм»мени?

Иң башта әлеге платформаны оештыручылар «D–DLINE»ны «максималка»дагы «Алтын каләм» дип атаган. Чөнки әлеге яңа бәйге дә «Алтын каләм» республика фестивалендәге сыман, үзеңне профессиональ яктан чарларга ярдәм итә. Ягъни ул – журналистлар өчен зур медиаплатформа. Шунысы да бар, текст юнәлешедә катнашучылар арасында кызлар күбрәк булса, фото-видео юнәлешендә егетләр күбрәк икән.

Катнашмаганнарга да ишек ачык

Әлбәттә, биредә 150 кеше генә катнаша алу бик аз. 1500 кешенең тагын берничә йөзе лекцияләрне бик рәхәтләнеп тыңлар, белем алыр иде. Шуңа да мондыйлар өчен ачык лекцияләр планлаштырыла. Алар беренче этаптан соң башланачак. Төгәл датасы соңрак билгеләнәчәк, әмма теркәлү узарга кирәк булачак. Әмма шулай да гариза тапшырганнарга өстенлек күбрәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев