Логотип Идель
Бу – тема!

2020 НЧЕ ЕЛДА ТАТАРСТАН ТУРИЗМЫН НИ КӨТӘ?

«Идел буе Болгары» проекты, студентлардан туризм юнәлешендәге диплом эшләре, яңа объектлар... Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты 2019 елга йомгак ясап, 2020нче елга яңа максатлар куйды. Саннарга күз салсак, былтыр Татарстанда 3,6 миллион турист кунак булган. Әмма, 2018 ел – FIFA футбол буенча дөнья чемпионаты уздырылган чордан әлеге күрсәткеч 200 меңгә азрак. Италия, Һиндстан, Төркия, Германия, Кытай туристлары аеруча еш килә икән. Соңгылары – иң күбе.

2020 елда, беренчедән, вакыйгалы туризмга игътибар тагын да артачак. Хәзерге вакытта бу юнәлештә республикада “Свияжская уха”, “Каравон”, “Sunny fest”, “Скорлупино” кебек фестивальләр уза. Әлбәттә, бу өлкәдә Казан – лидер. Чөнки Татарстан башкаласына иң күп вакыйгалар туры килә: “Тәмле Казан”, “Велофест”, “Кыш Дакар”, “Әкият” фестивальләре... “Бу вакыйгалар туристларга җылы, күңелгә кереп кала торган хатирәләр бүләк итә, ә бүген бу – кешеләр өчен иң кадерлесе”, – ди Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов.

Вадим Прасов, Россиянең Ресторатор һәм отельерлар федерациясе вице-президенты:

– Мин Татарстанда елына 4-5 тапкыр булам. Башка төбәкләр белән чагыштырганда, Татарстандагы туризм, чыннан да, үсеш кичерә. Республика иң кызыклы үсеш темпларын күрсәтә.

Нәрсә көтәргә?

2020 елда яңа туристлык объектлар ачылу дәвам итәчәк. Мисал өчен, Болгарда «Вояж» мини-кунакханәсе, Раиф монастыреның 400-еллыгына багышланган музей, Арча районында “Могҗизалар урманы” интерактив мәйданчыгы һәм башка объектлар үз ишекләрен ачачак.

Шулай ук “Идел буе Болгары” проекты булдырылачак. Ул Татарстан буенча 7 көнлек сәяхәтне күз алдында тота. Шушы вакыт дәвамында кунаклар Татарстан белән рәхәтләнеп, тәмләп таныша алачак. Аның дәвамында туристлар Балык Бистәсе районында урнашкан “Кыргый ферма”, Алабугадагы “Баку бульвары”, “Ramada” кунакханәсе, шулай ук “Түбәтәй Тауэр” күзәтү манарасында булып өлгерәчәк. Аларны төзү өчен федераль һәм республика бюджетыннан акча бүленеп биреләчәк.

Кушымтаны йөклә – ташламага ия бул

Татарстанда туристлар өчен сервис хезмәтләр дә булдырыла. Республика Туризмны үстерү үзәге “Ак Барс Банк” белән берлектә “Tatarstan Tourist Pass” мобиль кушымтасын булдырылган. Аны iOS һәм Android платформаларында йөкләп була. 7 ай эчендә аны 2500 тапкыр йөкләгәннәр. Хәзер әлеге хезмәтне тагын да яхшыртканнар. Аның аша туристлар ял итү, туклану урыннары, объектлар, маршрутлар сайлау буенча мәгълъмат таба ала. Махсус виртуаль карта ярдәмендә кулланучылар төрле җирдә ташламага да ия була ала.

Укучыларга сәяхәт итәргә юл ачык

2020 елда халыкара һәм төбәкара хезмәттәшлеккә дә игътибар артачак. Аерым алганда, Самара-Казан, Казан-Самара маршруты буенча “Белем вагоны” төбәкара проектын тагын да киңрәк масштабка чыгарачаклар. 2019 елда аның буенча Татарстанга Самараның меңнән артык укучысы килгән.

Татарстан укучыларының чит төбәкләр, илләргә бару процессын җиңеләйтү өчен Татарстанның Министрлар кабинеты карар кабул иткән. Башка шәһәргә баруны төрле органнар белән яраштыру срогы 3 көнгә калган. Былтыр шушы схема буенча укучыларның 1411 сәфәренә рөхсәт алынган.

Җиңсәң – тарихи урынга барасың

Туризм өлкәсендә профессиональ чаралар оештыру да – дәүләт комитетының бурычларының берсе. 2019 елда укучы, студентлар, эшче яшьләр өчен булдырылган “Путешествие к истокам” бәйгесе 10-еллыгын билгеләп үткән. Анда Татарстанның 35 муниципаль районыннан 158 эш килгән. Яшел Үзән, Алексеевск, Спасс районы, Яр Чаллы шәһәре шушы елларда аеруча актив булган.

Туристлык волонтерлары тәкъдим иткән Бөек Болгар һәм Зөя утрау-шәһәре турында рәсемнәр һәм шигырьләр конкурсы да уза. Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев әлеге инициативага теләктәшлек күрсәтә. Былтыр аңа 33 муниципаль районнан 349 эш килгән. Анда укучыларның бөтен категориясе дә катнашкан. Социаль челтәрләрне дә исәпкә алсак, ул барлыгы 300 000 татарстанлыны колачлаган. Аның җиңүчеләре Болгар һәм Зөя шәһәрләренә барган. Анда җиңүчеләрнең эшләреннән торган күргәзмә оештырылган.

– Без, Зөя утрау-шәһәренә багышланган картина язып, бәйгедә җиңеп чыктык. Хәзер әлеге рәсем Зөя музеенда сакланыла. Безгә Татарстанның тарихы, әби-бабаларыбызның элеккеге яшәү рәвеше, көнкүреше кызык, – ди Казанның 165нче мәктәбе укучысы Виктория Гашева.

Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин үз чыгышында әйтүенчә, Туризм буенча дәүләт комитетына мәктәп, вузлар белән эшне тагын да ныгытырга, арттырырга кирәк. Ә студентларның “туризм” юнәлешендәге диплом эшләре практикага нигезләнгән булырга тиеш.

Фото - ТР Туризм комитеты рәсми сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев