Логотип Идель
Бу – тема!

КЫТАЙДАН ВИРУСЛЫ ПОСЫЛКАЛАР ҺӘМ... 1800 СТУДЕНТ - КОРОНАВИРУС БЕЗГӘ ЯНЫЙМЫ?

Кытайга көн саен барып тормасак та, Кытай айга бер тапкыр булса да, үзе безнең өйгә килә. Моның өчен “Ali Express” хезмәтенә рәхмәт. Тик бөтен дөньяны шаулаткан, бар Кытайны диярлек чолгап алган коронавирусның шушы посылкаларда булу куркынычы шом тудыра бит! Җитмәсә, әлеге сервис аеруча яшүсмерләрдә бик популяр! Гомумән алганда, Кытайдан кайткан посылкаларны никадәр зарарлы соң?

Сүзлек

Коронавирус – вирусларның тулы бер гаиләсе (аның 40 төре бар). Ул кеше, мәче, кош-корт, эт, эре мөгезле терлек, дуңгыз, куяннарны аяктан ега. Беренче тапкыр 1965 елда ачыклана. Вирус кешегә йорт һәм кыргый хайваннар аша, ә мутация аркасында кешедән-кешегә дә йога ала.

Бу төр грипп тын юллары, күзләр, ашказаны-эчәк тракты, нерв системасын зарарлый. Әлеге авыру борыннан агу, көчле ютәл, температура белән башлана. Алга таба бронхит, пневмониягә әйләнергә мөмкин.

Посылкалар вируслымы?

Кытайдан җибәрелә торган посылкалар аша вирус йоктыру куркынычыннан күп кеше курка. Танышларым әйтүенчә, Кытайдан килгән посылкаларны кайбер кешеләрең әниләре өйдә түгел, ә урамда гына ачарга рөхсәт итүчеләр бар икән.

Тик халыкны тынычландырырга ашыгалар. “Без бүген үзебезнең хезмәттәшләребезнең тикшеренүләренә генә таяна алабыз. Аларда коронавирус 40 градустан югары булган температурада үлә, диелә. Бүген посылкалар риск тудырмый”, – ди Роспотребнадзор җитәкчесе Анна Попова. Аның әйтүенчә, бүген предметлар аша вирус йоктыру очрагы юк. Ләкин шул ук вакытта бу мәсьәлә өйрәнүне таләп итә, ди ул.

«AliExpress Россия» ширкәтенең матбугат үзәгендә (ул “Московский комсомолец» чыганагына биргән комментариендә) Кытайдан кайтартылган Кытай товарлары, яшелчә-җиләк-җимеш аша авыру йоктырып булмый, дип тынычландыралар. Моңа берничә сәбәп бар: Кытайдан посылкалар озак, 2 яки 3-4 атна килә килә, бик түбән температурада кайтартыла. Димәк, хәвефләнергә сәбәп юк. Грипп вирусы кипкән вакытта 48 сәгать сакланырга сәләтле. Ә дымлы мохиттә озаграк саклана ала. Тик шулай да ашамлыкларны яхшылап юарга кирәк.

Шул ук вакытта Кытайга Яңа елга Россиядә яшәгән Кытай гражданнары да, Ерак Көнчыгышта яшәүче россиялеләр дә киткән. Бәйрәмнәр тәмамлануга алар әйләнеп кайтачак. Ә, димәк, Хабаровск, Благовещенск һәм башка шәһәрләргә әлеге вирус керү ихтималы бар.

Вәзгыять нинди?

Бүгенге мәгълүматларга караганда, коронавирустан үлүчеләр саны 107гә җиткән, аннан 63 кеше терелгән. Дөньяда бу вирусны йоктыручылар саны 4515 булган. Кытайдагы Яңа ел бөтен ил буенча – 2нче, ә Шанхайда 9нчы февральгә кадәр озайтылган. Вирусның яңа очраклары Япония, Таиланд, Тайвань, Гонконг, Вьетнам, Сингапур, Непал, Австралия, Көньяк Корея, Канада, Комбоджа, Шри-Ланкада теркәлгән.

Яңа инфекция турында беренче хәбәр 2019 елның 31 декабрендә пәйда була: Кытайның Ухань шәһәре Хубэй провинциясендә теркәлә. Анда ит һәм диңгез ризыклары базарында эшләүче яки анда баручылар авырый башлый. 23 гыйнвардан Уханьнан чыгу тыела, керергә генә ярый. Җәмәгать урыннарда дезинфекция катнашмасын сиптерәләр, халыкка өйдән чыкмаска кушалар.

Коронавирусны йоктырган бер кеше 1-2 кешене йоктырырга сәләтле. Бу авыру 2,8 процент очракта үлемгә китерә. Әлегә аннан вакцина юк, хәзергә аны ясау өстендә эшлиләр. Авыруның вируслы яки бактериальмы икәнлеген белү өчен кан анализын тапшырырга кирәк. Коронавирусны ачыклый торган тестлар әлегә юк.

Татарстанда ничек?

Россиядә әлегә бу авыру теркәлмәгән. Г. Тукай исемендәге “Казан” халыкара аэропортында Кытайга рейсларны туктаталар. Эре туроператорлар Кытайга турлар сатуны туктатты. Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсендә дә эпидемиягә каршы чаралар уздырыла. Аэропортларда ул яклардан кайтучыларны тепловизион җайланма ярдәмендә тикшерәләр, сипмтомнарын карыйлар, кайтуга 14 көн дәвамында симптомнар барлыкка килсә, кичекмәстән табибка барырга кушалар.

Саннар:

– “Казан” һәм “Бегишево” аэропортларында 187 рейс күзәтелгән (аларның 7се – Кытайдан)

– 32 500 пассажир һәм экипаж әгъзалары тикшерелгән (шуларның 2500 – Кытайдан кайтучылар). Алар арасында йогышлы авыру булганнар ачыкланмаган.

– Гыйнвар аенда Казанда Кытайдан кайткан 12 кеше ОРВИ симптомнарына зарланып, хастаханәгә озатылган, аларда коронавирус ачыкланмаган, анализлары – тискәре.

ФИКЕР:

Сөембикә, хәзерге вакытта Кытайның Цюаньчжоу шәһәрендә яши:

Безнең шәһәрдә бу вирусны йоктырган 10 кеше теркәлгән. Кайбер оешмалар, бөтен мәктәпләр Яңа ел ялларын озайткан, дип ишеттем. Аларда – карантин. Кайсыбер шәһәрләрдә кеше кеше күп җыелган чараларны уздырудан баш тартканнар, хлопушка һәм салютларны шартлатуны тыйганнар. Ә бездә гадәттәгечә: һәр көн – салют. Мөгаен, кытайлылар каникулларның озайтылуына шатланадыр. Ә транспорт юллары ябылган шәһәрләрдә яшәүчеләр, киресенчә, канәгать түгелдер. Мин кытайлылар ягыннан әллә ни шомлану, борчылу сизмим. Маскаларга ихтыяҗ арту белән интернетта күп көлкеле контент барлыкка килде. Бәлки, бу шундый үз-үзеңне саклау реакцияседер. Бөтен аэропорт, вокзалларда кеше тәненең температурасын тикшерәләр. Кайбер шәһәрләрдә сәүдә үзәкләренә маскасыз керү тыела.

Ничек сакланырга?

– вәзгыять тотрыкланганчыга кадәр Кытай халык республикасына бармаска;

– башка илгә барганда, эпидемиологик ситуация турында белергә;

– ит, диңгез ризыклары сатылган базарларга йөрмәскә;

– термик яктан эшкәртелгән ризыкны гына ашарга, шешәдә сатылган суны гына эчәргә;

– зоопаркка, хайваннар катнаша торган мәдәни-массалы чараларга йөрмәскә;

– маскалар киеп йөрергә;

– кулны җылы суда, ким дигәндә 20 секунд дәвамында, юарга;

– кеше күп булган урыннан кайткач һәм ашар алдыннан кулларны юарга;

– Кытайдан кайтсаң, 14 көн дәвамында сәламәтлегеңне күзәтеп торырга.

1800 Кытай студенты “десанты” төшәчәк

Тик тагын бер куркыныч бар: Кытай Яңа елыннан соң 1800 Кытай студенты Татарстанга кире кайтачак. Һәм бу тагын да шомга сала һәм куркыныч уйларга җирлек була. Бу сиңа Кытайдан килгән бер посылка гына түгел, ә тулы бер зур авыл кадәр делегация дигән сүз бит!

Шул сәбәпле, Россия аэропортларында вирус таралган төбәкләрдән килүче кешеләрне тикшерү икеләтә көчәйтеләчәк. Кытайдан Татарстанга кайтачак студентлар артыннан яшәү һәм уку урыннарында медицина күзәтүен булдырачаклар. Моның турында Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе хәбәр итә. Казан Мэры Илсур Метшин шушы көннәрдә эре транспорт пунктларын контрольдә тотарга, Татарстанда бу вирус таралуга ирек бирмәскә дигән күрсәтмәләр биргән иде.

Фотолар - https://pixabay.com/ сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев