Логотип Идель
Бу – тема!

НИЧЕК ДӨРЕС ИТЕП МАКСАТ КУЯРГА ҺӘМ АҢА ИРЕШЕРГӘ?

Ел башы – зур планнар төзү, максатларны билгеләү вакыты. Былтыр тормышыңда нинди нәтиҗәләргә ирештең, ә кайсы максатларың тормышка ашмыйча һавада эленеп калды? Андыйлар да булмый калмагандыр. Тик хәзер белгечләр ярдәмендә максатларны дөрес куярга өйрәнәбез.

Максатны ничек дөрес итеп формалаштырырга?

Максат SMART технологиясе буенча язылырга тиеш. Инглиз теленнән тәрҗемә иткәндә, аның һәр хәрефе аерым мәгънәгә ия. Дөрес максат төгәл (Specific), үлчәп(Measurable), ирешергә мөмкин булган (Achievable), адекват (Relevant) һәм аерым бер вакыткабилгеләнгән (Time bound) булырга тиеш.

– Төгәл максатның аңлашыла торган нәтиҗәсе булырга тиеш. Мисал өчен, “үзеңне табу” урынына “профориентация узу, киләчәк профессиясен билгеләргә”, дисәң, яхшырак.

– Үлчәп булу – бу максатка таба атлауны күзгә күренә торган итә. Мисал өчен, “Мин күбрәк китап укырга телим”, дип түгел, ә “Елына 50 китап укырга телим”, дип язарга кирәк. Мондый үлчәү “системасы” тышкы (төгәл саннар белән) һәм эчке (канәгатьләнү хисе, энергия арту) була ала.

– Максатка ирешү синең шәхси ресурслар һәм чикләүләр белән билгеләнелә. Бурыч чынбарлыкка туры килми яки авыр икән, аңа ирешү бик читен булачак. Мисал өчен, марафонга да бит озак итеп әзерләнергә кирәк.

– Максатның адекват булуы аңа ирешү сиңа мөһим булуын аңлата. Әгәр син бу максатның сиңа нигә кирәклеген аңламыйсың икән, ул шулай максат кына булып калачак.

– Вакыт билгеләү: максатка ирешер өчен срокларны билгеләргә кирәк. Алар максатны,калган эшкә кар яудырмыйча, ирешергә мөмкинлек бирә. Биредә өлешчә (промежуточный) нәтиҗәләр ясау да мөһим.

Прогресс булмаганда, нишләргә?

“В этом году я...” китабында психолог һәм бизнес-тренер М. Дж. РайанRAIN күнегүен тәкъдим итә. Ул максатка барганда, авыр моментлар килеп чыкканда, үз-үзеңә ышанычны арттырырга ярдәм итә.

1. Тану(recognize).

Хәзерге вакытта синең белән нәрсә булганын таны. (Берни дә булып чыкмас, дип уйлау).

2. Кабул итү(accept).

Үзеңне уңышсызлыкларда гаепләгәнче, үз халәтеңне таны һәм кабул ит. (Берни дә булып чыкмас, дип курку).

3. Ачыклау (investigate).

Син нәрсә хис итәсең? Күз алдыңда нинди рәсемнәр барлыкка килә? (Бәлки, син үзеңне тамагыңа төер тыгылган, юлда яткан итеп тоясыңдыр).

4. Үз-үзең белән тәңгәлләштерүдән баш тарту (nonidentify).

Үз-үзеңә: “Бу уйлар һәм хисләрнең минем белән бернинди уртаклыгы да юк. Алар узачак. Мин бу уйлардан һәм хисләрдән өстенрәк. Мин аларга игътибар бирмәячәкмен”, дип әйт.

 

Максатка ирешергә ярдәм иткән онлайн-инструментлар

Биредә көндәлек яки интернеттагы махсус кушымталар ярдәмгә килер:

Trello.

Проектлар белән идарә итәргә ярдәм иткән инструмент. Аның ярдәмендә проектны вакытында тәмамлап була. Ул шәхси планлаштыру өчен дә туры килә.

Wunderlist.

Язмалар, эшләр исемлеге, көнне планлаштыру өчен Microsoft кушымтасы.

Evernote.

Кыска язмалар (заметка) өчен булган тәүге кушымталарның берсе хәзер бурычларны планлаштыручыга әверелде. Үз бурычларыңны почта яки интернеттан күчереп алырга, кыска һәм тавышлы язмаларда (голосовые заметки), фотографияләрдәидея һәм кичерешләрне саклап калырга мөмкин.

Google Задачи.

Әлеге сервиста бурычларны билгеләп, аларны берничә пунктка бүлергә, искә төшерүләрне өстәргә, көнгә бурычларисемлеген төзергә, шул ук вакытта Gmail и Google Календарьда эшләрне дәвам итәргә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев