Логотип Идель
Бу – тема!

ЯШҮСМЕРЛӘР ҖИНАЯТЬЧЕЛЕГЕ, МИЛЛИАРДЛАР ҺӘМ ПАССИВ РАЙОННАР – 2020 ЕЛДА ЯШЬЛӘРНЕ НӘРСӘ КӨТӘ?

Лагерьлар, яшьләр үзәкләре, яшүсмер клубларын төзү – болар бүген, әлбәттә, кирәк. Тик яшьләр белән бер дулкында булмасаң, диварга аткан борчак кебек, эшләгән эшеңнең нәтиҗәсез булуын, ташка таш белән атыласын көт тә тор”. Шуңа да Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы быел дилбегәне ныклап тотарга тели.

2019 ел дәвамында министрлык тарафыннан 828 чара удырылган. Бу көненә 2,5 чара дигән сүз. Яңа яшьләр министрлыгының былтыр беренче коллегиясеннән соң алар бу өлкәдә масштаблы яңарыш (перезагрузка) турында ассызыклый.

Объектлар бар, төзелә һәм төзекләндереләчәк!

Шуларның берсе – нәтиҗәлелек һәм ихтыяҗ булу. Бу юнәлештә яшьләргә кагылышлы объектларны төзү, яңарту каралган. Аларга мондый проектлар да кергән:

– 2020 елда 25 лагерь төзекләндереләчәк;

– Лагерьларга юлламаларны онлайн рәвештә сату дәвам итәчәк. Бу программага тагын 35 лагерь өстәләчәк. Сменалар дәвамында Бөек Җиңүнең 75-еллыгына, ТАССР оешуның 100-еллыгына багышланган чаралар каралачак.

– Яшьләр үзәкләре – түгәрәкләр яки бәйгеләргә әзерләнү урыны гына түгел, ә яшьләр тормышындагы үзгәреш катализаторлары. Шуларны истә тотып, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика бюджетыннан яшьләр үзәкләрен булдыруга 2 миллиард сум акча бүлеп бирү карарын кабул иткән. Шул сәбәпле, Татарстанның һәр районының үзенең яшьләр үзәге булачак.

Яшьләр җинаятьчелегенә каршы ниләр эшләячәкләр?

Татарстанда 1990нчы елларда яшьләр җинаятьчелеге юнәлешендә катлаулы ситуациягә җавап буларак 217 яшүсмерләр үзәге булдырылган. Бүген әлеге мәсьәлә кабаттан баш калкыта. Моны министрлыкта да таныйлар.

– Яшүсмерләр җинаятьчелеге белән көрәш – ведомствоара бурыч, дип белдерде Татарстан буенча Эчке эшләр министры. Мин аның белән килешәм. Яшүсмерләр клублары аудиториясе – 14-18 яшьлекләр. Без нәкъ менә алар белән эшләргә тиешбез. Яшүсмер клубларының яшәү урыны буенча яшьләр социализациясе һәм мәшгульлеге үзәгенә әверелүе зарур. Шуңа да иң мөһим KPI грамота һәм дипломнар түгел, ә яшүсмер клублары һәм аның ишегалдында кызыксындыра алган яшүсмерләр саны белән исәпләнергә тиеш. Мине дә яшүсмер клубында шөгыльләнгән вакытта футбол буенча тренер күреп алды. Мондый клубларны җәмәгать киңлекләрендә булдырырга кирәк, дип саныйм. Шуңа да яшүсмер клубларын “Безнең ишегалды” проекты белән берлектә башкарсак, яхшы булыр иде, – ди Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов.

Бу мәсьәләдә профилактик эштә психологик-педагогика ярдәме үзәкләре зур роль уйный. Хәзер  министрлык бу хезмәтне системага салырга тели. Чөнки психологларның тиешле компетенцияләре дә, инструментлары да булырга тиеш. “Җинаятькә имин гаиләдән булган, балигъ булмаганнар белән эшли торган комиссия вәкилләренең күз уңына эләкмәгән бала да барырга мөмкин”, – ди министр.

Интернеттагы яшүсмерләр белән уртак тел ничек табарга?

Министрлыкның икенче төп бурычы – коммуникацияләрнең яңа форматын булдыру. Кызганыч, бүгенге тискәре күренешләрдә интернет “үрнәк” булып тора. Яшүсмерләргә тәэсир итүче зур көч тә, “идеология” дә шул. Тикшеренүләр шуны күрсәтә: социаль челтәрләрдәге яңалыкка яшүсмерләр җавапсыз калмый. Махсус сораштыруда катнашкан 11 яшьлек егетләрнең 8 проценты һәм кызларның 11 проценты интернетта буллинг белән очрашкан. Шуңа да министрлык нәтиҗәле профилактика өчен онлайнда да, оффлайнда да эш алып барырга тиеш, дип саный.

Моны тормышка ашырганда, булган потенциалны эшкә җигәргә кирәк, дип саный министр. Мисал өчен, бу юнәлештә былтыр ышаныч телефоны сервисы яңартылган. Мәгълүмати яктан активлаштыргач, аның популярлыгы 20 процентка арткан: 30 мең яңа мөрәҗәгать кабул ителгән. Министр районнардагы яшьләр эшләре комитетларына социаль челтәрләрдә актив эшләргә кушты. Бу юнәлештә аларга аерым укыту да булачак.

Интернет-иммунитет булдырачаклар

Яшүсмерләрнең 60 проценты фикер лидерларына (лидеры мнений) таяна. Интернетта үзеңнең куркынычсызлыгыңны тәэмин итү өчен, “Интернет-гигиена” белем бирү проектын булдырырга телиләр. Ул кече яшьтән интернет челтәрендә аралашу культурасына өйрәтәчәк. Шулай итеп, яшьләрдә интернет-иммунитет булдырачаклар.

Сер түгел, бу юнәлештә тәрбия ролен әти-әниләр алып барырга тиеш. Ләкин алар үзләре дә монда еш кына нишләргә белми. Шул уңайдан, быел Яшь әниләр берләшмәсе белән бергә онлайн-лекцияләре һәм мастер-класслар оештырачаклар.

Районнар катнашмый!

Министрлыкның өченче төп бурычларының берсе – яшьләргә үз мөмкинлекләрен тормышка ашыру өчен мөмкинлекләрен булдыру. Әле күптән түгел генә яшьләр өчен грантлар конкурсы уздырылган. Ни кызганыч, бу эштә муниципаль районнардагы активлык ноль дәрәҗәсендә икән. Мисал өчен, бу бәйгедә Аксубай, Апас, Буа, Югары Ослан, Зәй, Кайбыч, Мөслим, Балык Бистәсе, Ютазы, Теләче, Тукай, Чирмешән районнарыннан бер генә гариза да килмәгән. Шулай ук Республика яшьләр форумы, «D-DLINE» проектларына да гариза тапшырмаган районнар шактый. “Без кайбер районнарда яшьләр проектларында катнашмау тенденция булганын күрәбез. Мин моның бу юнәлешне күз уңыннан ычкындыруга сәбәпче булгандыр, дип уйлыйм”, – ди министр.

2020 елда районнарда яшьләр сәясәтен тормышка ашыруга аеруча игътибар зур булачак. Бу яшь кешенең, кайда яшәвенә карамастан, объектлар, социаль гарантия, мохиттән вакытында куллана алуы өчен кирәк. Шулай итеп, Татарстан районнарының нәтиҗәлелек рейтингы булдырыла. Шунысы да бар: район башлыгы яшьләр белән эшләүне өстенлекле итеп куйса, яшьләр мәсьәләләре хәл ителә икән. Таякның каты башы кайсы районнарга эләгәчәге 2021 ел башында беленәчәк.

Быелдан башлап һәр район яшьләр белән эшли торган практикаларны, проектларны күрсәтеп, аларны тормышка ашырырга акча да ала алачак. Моның өчен Рөстәм Миңнеханов бюджеттан ел саен 50 миллион сум акча бүлеп бирү турында карар кабул иткән.

Әлки кызы 58 баш ат үрчетә!

Районнар дигәннән, бүген авыл яшьләре өчен махсус программалар булдыру аеруча мөһим. Әлки районының Аграр яшьләр берләшмәсе вәкиле Роза Нуруллина да авыл яшьләренә алар кирәк, дип саный.

– Күптән түгел “Авыл яшьләренең социаль портреты” дигән тикшеренү үткәрелде. Авылда яшәүче яшьләрнең 72 проценты тулы гаилә һәм күп бала турында хыяллана. Моннан тыш, яшьләрнең 65 проценты бизнес белән шөгыльләнергә теләкләрен белдерә. Әмма аларны салымнар, бизнеска ярдәм программалары аз булуы киртә булу куркыта. Быел әлеге юнәлештә "Авылда эшләүченең 10 ысулы" дигән методик әсбап эшләнеләчәк, – ди ул.

2014 елда Роза «Яшь фермерларга ярдәм күрсәтү» программасында грант откан һәм үзенең крестьян-фермер хуҗалыгы өчен техника һәм колыннар сатып алган. Бүген аның хуҗалыгында 58 баш ат бар. Киләчәктә терлек башын арттырып, ит эшкәртү цехын ачарга тели. Татарстанның Аграр яшьләр берләшмәсе фермер хуҗалыгын алып бару буенча кыска вакытлы курслар уздыра. Бу оешма үзен авыл территориясен үстерү командасы, дип атый.

 

ФИКЕРЛӘР

Александр Бугаев, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе:

– 2019 елда Татарстанда федераль дәрәҗәдәге программалар һәм проектлар уздырылды. Алар быел да дәвам итәчәк. Әлеге чаралар республика тәҗрибәсе белән уртаклашырга ярдәм итә. Бөтенроссия эшләүче яшьләр форумы исә үзеннән соң төбәктә генә түгел, бөтен ил буенча үзгәрешләргә илтте. Татарстан яшьләр эшләре министрлыгы үзе барып, башка төбәкләрдәге тәҗрибә белән таныша. Ул да зур кыйммәткә ия. Чөнки бу өстән кушылган әйберләрне генә тормышка ашыру түгел.

Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Дәүләт Советы рәисе:

– Без яшьләрнең аерым министрлыгын булдыру юлына бастык. Чөнки Татарстанның 1/5 өлеше – 30 яшькә чаклы яшьләр. Безнең тыныч тормышыбыз да – алар кулында. Без министрлыкның башкарган эшләре белән канәгать. Әмма яшьләргә нәрсәне дә булса тагарга кирәкми. Чөнки бу алар тарафыннан кабул ителми. Объектларны да тематика һәм конкрет эш белән тәэмин итү мөһим. Без министрлык белән бер дулкында булган яшьләр белән эшләргә өйрәндек. Әмма башка, читтә булган яшьләр белән дә эшләргә кирәк.

Фотолар Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев