ЧҮП-ЧАР! ТАШЛАГАНЧЫ 7 КАТ УЙЛА, БЕР ТАПКЫР ЭШКӘРТЕРГӘ ИЛТ!
Алар өйдә калдыкларны төрләргә аерып, сәүдә үзәгенә алып килә. Чүпне бушлай тапшырыр өчен хәтта яртышар сәгать чиратта торырга да әзерләр. Кемнәр бу юләрләр, дип уйлый күрмә! Бу кешеләр, киресенчә, моны аңлы рәвештә эшли. Серне ачам: алар – икенчел чимал һәм киемнәрне тапшыра торган Мобиль пункт катнашучылары. Үзем биредә катнашып карамаган булсам, казанлыларның чүп ташлауга карата нинди фикердә булуын белмәс тә идем әле!
2019 елның март һәм октябрь айларында барып, моңа үз күзләрем белән инандым. Октябрьдә, чыннан да, озы-ы-ы-н чиратта торырга туры килде хәтта. Мин дә аптырадым: кешеләргә моның өчен акча да бирмиләр, кэшбэк та кайтмый, ә алар әрләшмичә-талашмыйча чиратта тора. Моны экологиягә аңлы карашта булганнар гына булдыра аладыр, минемчә.
Хәзер мондый акция Казанның эре сәүдә үзәгендә һәр айның соңгы якшәмбесендә уза. Мәскәүдә калдыклар тапшыруның мондый акциясендә катнашкан казанлылар турында легендалар йөри икән хәтта. Бушлай рәвештә икенче чималны тапшырыр өчен, казанлылар аларны алдан төрләргә аерып, чиратта торырга да әзер, дип көлә мәскәүлеләр.
Чынбарлыкка кире кайтсак, бүген Россиядә чүпнең бары тик 7 проценты гына яңадан эшкәртелүгә җибәрелә*. Ә чынлыкта көнкүреш, сәнәгать калдыкларының 80-90 процентын янәдән эшкәртеп була икән. Хәер, бу юнәлештә Казанда да боз кузгалды кебек. “Экологично Казан” коммерцияле булмаган оешма икенчел чимал һәм кием-салым җыю акциясе ай саен уздыра. Хәзер аларда ай саен 1000-1500 кеше катнаша. Бу ялларда да Казанның ике эре сәүдә үзәгендә шундый акцияләр үтәчәк.
Ел саен бер казанлы уртача 417 килограмм калдык булдыра. Бер ел дәвамында мобиль пункт 101 кешенең еллык калдык запасын җыйган! Һәм бу – әле проектның башы гына, ди аның оештыручылары. Шул уңайдан, без “Экологично. Казан” оешмасының активисты, “My cup, please!” проекты кураторы Гүзәлия Гыйматдинова белән аралаштык.
– Икенчел чималны җыя торган Мобиль пунктка ничек килеп эләктегез?
– Мин бирегә башта – катнашучы, ә 2018 елның маенда волонтер буларак килдем. Мобиль пункт – “Экологично. Казан” оешмасының (аны 2015 елда Рената Насыйбуллина оештыра, 2019 елның маенда ул коммерцияле булмаган оешма буларак теркәлә) бер проекты. Шушы Мобиль пунктта 2018 елда 16-20 тонна калдык җыйсак, 2019 елда – 40 тоннага якын. 2018 елда башланган экотренд 2019 елда тагын да масштаблырак итеп дәвам итә. Бирегә килүчеләр моны аңлап эшли, экотренд моңа юл гына салды.
– Мондый пунктларны кайларда уздырасыз?
– “Мобиль пункт” проекты башлангач, Казан паркларында айга ике тапкыр, апрельдән октябрьгә кадәр мондый чаралар үткәрдек. 2018 елның ноябрендә Мобиль пункт оештыргач, безгә күп кеше теләктәшлек күрсәтте. Хәзер Казанның иң зур сәүдә үзәкләренең берсендә ай саен эшлибез. Проект табышлы түгел, һәм шуңа күрә без грантларга гаризалар тапшырабыз, краудфандингны да сынап карадык, иганәчеләрне җәлеп итәбез. Шулай ук үзебезнең шәхси вакыт һәм акчабызны да кертәбез.
– Зур сәүдә үзәкләре сезне ничек үзләренә кертә?
– Алар өчен бу – позитив имидж. Чөнки бу сәүдә үзәгендә швед компаниясе бар. Ә Швеция өчен аңлы рәвештә әйберләрне куллану, икенче тапкыр эшкәртүгә илтү бик мөһим.
– Волонтерларны бу эшкә ничек җәлеп итәсез?
– Безнең волонтерлар күп, хәзергә – 150. Гадәттә, бер акциягә 40 ирекле булышчы катнаша. Волонтерлардан башка бу акцияләрне эшләп булмый, алар бу чараларда – иң мөһим кешеләр. «Динамо» футбол командасының тренеры безгә 16-18 яшьлек егетләрне волонтер буларак алып килгән иде. Безнең волонтерлар – аңлы рәвештә бу эш белән шөгыльләнүчеләр. Гомумән, ишекләребез һәркемгә ачык. Аңлы рәвештә актив, җаваплы булсаң, экоактивист булырга мөмкин.
– Кайбер кешеләр арасында: “Башта шушы Мобиль пунктта калдыкларны аерым җыеп, ахыр чиктә аларны бөтенесен бергә чүплеккә ташлыйлар”, дигән стереотип яши. Бу дөресме?
– Юк, бу алай түгел. Һәр төр материалны, алга таба эшкәртер өчен, без төрле төбәкләргә озатабыз. Мисал өчен, йомшак пластик Казанда эшләүче бер эшмәкәргә тапшырыла. Диск, теш щеткасы, банк карталарын Санкт-Петербургка җибәрәбез. Ә тетрапакны Түбән Новгородка озатыр өчен җыябыз. Киемнәрне, эшкәртүгә әзерләп, Чабаксардагы фабрикага тапшырабыз. Без үзебез дә калдыкларны ташламас өчен аларны өйдә җыябыз, юабыз, киптереп, эшкәртүгә тапшырабыз. Ә Мобиль пунктка тапшырылган калдыкларны сакларга безнең партнерларыбыз булыша.
– Чүпне бер көнне җыйдылар да, икенче көнне үк эшкәртергә җибәрделәр дигән сүз түгелме бу?
– Юк. Ләкин кайбер эшкәртүчеләр, мисал өчен, макулатураны шул ук көнне алып китәләр. Пластик белән дә шул ук хәл.
– Ни өчен шушы эшкә вакытыгызны җәлләмисез?
– Бер кеше елына 450 килограмм чүп булдыра, аларның күбесен эшкәртеп була. Бу – бик мөһим әйбер. Студент вакыттан ук мин җәмгыятькә файдалы булган эшне башкарырга тели идем. Шуңа да мин – экоактивист. Безнең төп максат – икенчел чималны күп итеп җыю түгел, ә кешеләргә яңа экологик гадәтләрне кертү. Мисал өчен, күп тапкыр кулланыла торган савыт-сабадан файдалану, кибеткә үз авоськаң, экокапчык белән йөрү, сырхауханәгә күп тапкыр кулланыла торган бахил алып бару, ягъни бер тапкыр кулланылып булганны күп тапкыр кулланылып булган альтернатива белән алмаштыру. Шулай итеп, кешеләрнең калдыкларны киметүен һәм мобиль пунктка бары тик кулланмыйча булдыра алмаган икенчел чималны гына тапшыруын телибез.
– Казанлыларны калдыкларны маркировкаларга аеруга өйрәтү авырмы?
– 2019 елның июнь аенда безгә бер меңнән артык кеше килде. Июль аенда иң кызу чор булды: 1500гә якын катнашучыдан калдыклар кабул иттек. Минемчә, кемгәдер авыр булса, ул бу проектка кабаттан килми. Кайберәүләр пластик шешә, макулатура җыюдан башлый. Алга таба бу теманы тагын да ныграк өйрәнә. Аннары әйбергә карамыйча да калдыкларны төрләргә аера башлый. Чүпне өйдә аермыйча килгән кешеләр өчен бездә махсус өстәлләр бар. Алар янында волонтерлар чүпне аерырга булыша. Казаннан гына түгел, районнар, чит төбәкләрдән килүчеләр дә бар. Мисал өчен, бер кыз Биектау районыннан килеп, калдыкларны тапшыра. Шулай ук Киров өлкәсеннән килгән кыз махсус шушы пункт өчен килә.
– Кайсы төр калдыкларны бик сирәк алып киләләр?
– Сок өчен трубочка, пластик карта, теш щеткалары. Кешеләр аны тапшырырга уйламый да. Безгә килгәч, “Әһә, моны да тапшырып буламыни?” дип шакката.
– Кайсы пластик иң зарарлысы?
– 3нче һәм 6нчы маркировкадагы пластик. 3нчене яндырырга ярамый, анда ризык салгач, зарарлы матдә бүленеп чыгарга мөмкин. 6нчы маркировкадагы пластиктан кәһвә стаканы капкачы, тавык түшкәсе салына торган “вспененная подложка” ясала. Алар барысы да полистиролдан эшләнелә. Бу эшләнмәләргә салынган ризык яки эчемлек 60 градустан югарырак булса, стирол эшкәртеп чыгара һәм организмга керә. ПЭТ шешәне судан бушаткач, аны шунда ук эшкәртергә җибәрергә кирәк. Ул бары тик бер тапкыр куллану өчен булырга тиеш.
– Су шешәсе дигәннән, хәзер үзең белән су йөртү бик модада. Ләкин аның да савытын никадәр еш алыштырырга кирәк?
– Күп кеше металлдан ясалган шешәне сайлый. Шулай ук пыяладан эшләнгән шешә сыйфатлы, әмма ул ватыла да, авыр да. Пластик шешә сайлаганда, полипропиленнан (5нче маркировкалы) ясалган, күп тапкыр кулланыла торган шешә алсаң, бик яхшы. Аны эшкәртеп тә, берничә тапкыр да кулланып була. Әмма инструкциясен карарга, бер ел куллангач, аннары аны ташларга кирәк.
Мобиль пункт – саннарда:
2018 елның апреленнән башлап, шушы вакыт эчендә барлыгы 34 мобиль пункт оештырылган.
“Экологично”га охшаган оешмалар Россиянең башка төбәкләрендә дә бар. Алар Мәскәү, Санкт-Петербург, Удмуртиядә бик көчле.
Мобиль пункт – “Экологично. Казан” оешмасының бер проекты гына. Ләкин ул иң массалысы һәм иң катлаулысы. 4 сәгать эчендә 1000-1500 кеше килә, аларга 10 оештыручы, 40 волонтер ярдәм итә. 4 сәгать эчендә 3 тонна икенче чимал җыела.
2018 елда 16 тонна икенче чимал җыйсалар, 2019 елда – 40 тоннадан артык.
“Мега” сәүдә үзәгендә әлеге мобиль пункт 2018 елның ноябреннән эшли. Шушы вакыт эчендә анда 40 тоннадан артык икенче чимал җыелган, 11 992 кеше акциядә катнашкан, 449 волонтер эшләгән. “Леруа Мерлен” сәүдә үзәгендә 2019 елның августында башланган акциядә барлыгы 2,4 тонна икенчел чимал җыелган, 842 кеше катнашкан, 59 волонтер эшләгән.
Мобиль пункт проекты командасында бот-консультант бар. Ул 2019 елның 24 июлендә эшли башлый, катнашучылар сорауларына җавап бирә. Аена 210 кеше боттан куллана, ә ул айга 1050 сорауга җавап әзерли.
Иң еш тапшырыла торган калдыклар – күптөрле пластик һәм кием-салым, иң сирәге - пластик карта, теш щеткалары, касса ленталарының втулкалары, кырыну станоклары, фольга.
Мобиль пунктка барганчы, нәрсәне истә тотарга?
Калдыкларны төрләргә аерырга;
3нче һәм 7нче маркировкадагы пластикны алып килмәскә;
Йомшак пластик чиста, наклейкаларсыз булырга тиеш;
Пунктка килер алдыннан, белешмәләрне карарга;
ПЭТ турында инструкцияне, кагыйдәләрне дә укырга;
Мобиль пунктка боларны тапшырырга ярамый: пыяла, куркыныч калдыклар (батареялар, терекөмешле лампалар), пенопласт; 3 һәм 7нче номерлы пластик, медицина калдыклары (дарулардан упаковка, шприцлар), аэрозоль баллоннары һ.б.
25 гыйнварда – “Леруа Мерлен”, 26 гыйнварда “Мега” сәүдә үзәгендә Мобиль пунктлар узачак.
*Zero Waste International Alliance (ZWIA) халыкара оешмасы исәпләве буенча
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев