Логотип Идель
Бу – тема!

«ЕЛ СТУДЕНТЫ»: ИҢ-ИҢНӘР БИЛГЕЛЕ!

Татарстан студентлары өчен иң татлы, рәхәт чак, каникуллар башланды. Алар аны гадәттәгечә "Ел студенты" республика премиясен бүләкләү тантанасы белән башлыйлар. Студентлар көнендә уздырылган әлеге чарада премиянең 15 еллыгының билгеләп үттеләр. Әле паспорт кына алган бу бәйге инде шушы еллар дәвамында күп үзгәрешләр кичергән. Тик шулай да аның асылы бер булып калган: иң яхшы, иң лаеклы студентларны ачыклау.

Бәйгенең тарихына да күз салып, төрле елларда Гран-Прига ия булганнар тантананы җыр белән башладылар. Әлеге премияне Татарстан Хөкүмәте, Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы, республика вузлары ректорлар советы оештыра.

Шушы 15 ел эчендә дөньяда нинди генә үзгәрешләр булмаган: iPhoneнар чыккан, интернет югары сыйфатлы булган, Periscope барлыкка килгән, аннары шул ук Periscope үлгән... Инде бик тиздән "Ел студенты"ның беренче катнашучыларының балалары үзләре үк бу премиядә катнаша алачак. 

Һәр премиядә катнашкан номинантларны видео аша таныштыралар. «Ел студенты» премиясендә исә быел моны ТАССР оешуның 100-еллыгы призмасы аша ясаганнар. Биредә ВЛКСМ, оештыру җыелышларын да күреп булды. Мисал өчен, "Студент иҗади клублары" номинациясендә катнашучыларны җыелыш форматында таныштырдылар. "Тулай торак студентлар советы" номинациясе катнашучылары исә 15-20 елдан соң тулай торакларда шимбә өмәләре калмаячак, дип ассызыклады.

Тантанадагы тагын бер яңалык: элек лауреатлар исеме конверт эчендәге кәгазьгә языла иде. Оештыручылар әйтүенчә, экологияне саклап калыр өчен, конверттан баш тартып, җиңүче исеме язылган шарфларга күчкәннәр. Моның кайсы ягы экологияне саклыйдыр, әлбәттә, анысын аңлатып тормадылар.

Дамир Фәттахов, Татарстан яшьләр эшләре министры:

Мин, чыннан да, сезне иң шәп студентлар, дип саныйм. Сезнең, яшьләрнең, үзегезнең министрлыгыгыз бар. Бу премия дә – студентлар үзләре тәкъдим иткән инициатива. Ул, дәвамлы булып, алга таба да уздырылачагына беркемнең дә шиге юк. Шушы студентлар инициативасының студентлар Оскарына әверелүе шатландыра. Барысы да сезнең кулда икәнлегенә ышаныгыз.

«Ел студенты» республика премиясе Татарстан яшьләренә үзләрен табарга, сәләтләрен күрсәтергә мөмкинлек биргән. Мисал өчен, төрле елларда «Ел студенты» премиясе Гран-При ияләре хәзер республикада төрле дәрәҗәле урыннарда эшли. Татарстан Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Тимур Сөләйманов – 2005нче елда үзе дә шушы зур бүләккә ия булган шәхес.

Тантананы Марина Михайлова һәм КВНчы Денис Дорохов алып барды. Денис алып баручылар өчен әзерләнгән тумбага зарланып та алды әле. Үзе кыска буйлы булгач, «Сез әле һаман да мине үсәр, дип өметләнәсез», диде ул. «Алга», «өчпочмак», «чәк-чәк» сүзләрен ятлаган. Инде икенче ел премияне алып барган КВНчы шулкадәр остарган ки, хәтта татарча биергә дә өйрәнгән.

Игорь Сивов, FISU Халыкара студентлар спорты федерациясе президентының генераль киңәшчесе:

– Мин ул вакытны "Студентлар лигасы" президенты Ариф Межведилов кабинетына шушы инициатива белән беренче тапкыр кергәнем исемдә. Үзебезнең идеяне аңа тәкъдим иткәндә, без 15 елдан бу премия шундый грандиоз тантанага әверелер, дип, хәтта күз алдына да китерә алмадым. Мин университета укыган вакыт тиз үтүен аңладым. Шуңа да һәр көнне соңгы көн буларак уздыруыгызны телим. Тормыштан максимумны алыгыз.

Студентларны шушындый конкурска әзерләүдә Татарстан вузларындагы тәрбия эшләре буенча координация советының да өлеше зур. Һәр елны “Ел студенты” тантанасы өчен тәрбия эшләре буенча проректорлар бүләк әзерли. Быел да бүләк булды: ул – хайповый рэп иде. Проректорлар, чын-чынлап баттлларда катнаша торган рэперлар кебек, киенеп, видеороликта төшкән. Бу бүләкне зал алкышларга күмде.

Ирада Әюпова, Татарстан мәдәният министры:

– Хәзерге заманда мәңгелек студент булырга мөмкин. Әгәр интернетта “гуглить” итсәгез, 102, 97 яшьлек студентлар бар икәнлеген ачыкларсыз. Сезнең барыгызда да дөньяны танып белү, яңа әйберләргә өйрәнү дәвамлы процесс булсын иде. Шул вакытта гына тормышта көндәшлеккә сәләтле булачаксыз. Чөнки бүген һәрчак студент булып калырга кирәк. Чираттагы дипломымны 1,5 ел элек алдым. Икътисад фәненнән имтихан тапшыру бик куркыныч иде. Бу укытучыга күзгә-күз карап, тестлар түгел, ә мәсьәләләр чишү иде. Шуңа да карамастан, мин үземне күптән түгел булган студентка саныйм. Студент елларым тагын алда да, дип ышанам.

«Ел старостасы» номинацияcендә җиңгән Тимур Хәбибуллин инде икенче ел шушы премиядә катнаша. Биредә ел саен яңа кешеләр, көчле чыгышлар, шуңа да нәрсә көтәргә иәкнлеген белеп булмый икән. «Мин инде бакалавриатта укыганда да староста булдым, хәзер магистратурада да – шушы вазифада. Элеккеге тәҗрибәмне кулланам. Ләкин хәзер магистратурада кешеләр башка, алар белән эшләү авыррак. Шуңа иң мөһиме студентлар укысын һәм сессияләрен вакытында япсыннар өчен тырышам. Бу эштә шәхси аралашу, очрашулар белән җайлыйм. Башкалар да моңа тартыла, укуларын яхшырта. Бу миңа үземнең коммуникация күнекмәләрен ныгыту ошый», – ди җиңүче.

«Елның студентлар иҗади клубы» исемен КДЭУ алды. КДЭУның студентлар клубы директоры урынбасары Вероника Поткина әйтүенчә, бу оешмага 25 ел тулган, 2016 елда «Ел студенты» бәйгесендә шушы исемгә лаек булганнар инде. КДЭУ техник вуз булуга карамастан, иҗади яктан үзләрен яхшы күрсәтә икән. Мондый технарьларның иҗатка тартылуын болай дип аңлата: сәләтле кеше бар җиргә дә өлгерә. Соңгы җиңүләренә килгәндә, аларның стэмы Волгоград шәһәрендә халыкара фестивальдә икенче урын алган. Сәләтле студентларны кастинг, ачык микрофон, фестивальләр ярдәмендә ачыклыйлар.

2050 елдан нинди булыр? Телепортация ярдәмендә аралашуны да күрсәттеләр Гран-При номинациясендә ярышкан дүрт студентны тәкъдим иткән вакытта. Гран-При номинациясендә җиңүчене Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов игълан итте.

– Без сезгә активлыгыгыз, тормыш позициягез өчен зур рәхмәт. Бүген кичерешләр күп булды. Без Казан инновацион университетын карадык, биредә кампуслары да яхшы. Универсиада авылындагы инфраструктура үзгәрешләр, КДМУ ректоры белән тулай торак турында турында сөйләштек. Республикада бу юнәлештә күп эш эшләнелә. Без үзебезнең вузлар, студентлар белән горурланабыз. Бүген республикада булган әйбер сезнең белемнәрдә, күнекмәләргә ихтыяҗ. Сезне бәйрәмегез белән котлап, уңышлы уку теләп калам, ул сәнәгать, дәүләт идарәсе, бизнеста ярдәм итәчәк. Кем нинди юлны сайламасын: яхшы белем һәм югары лидер сыйфатлары кирәк. Бирегә шундыйлар җыелган да”, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул җиңүче исемен игълан иткәндә, бөтен зал алкышларга күмде. Әлеге исемгә КФУның Социаль-фәлсәфи һәм гаммәви коммуникацияләр институты студенты Камолиддин Бобохонов лаек булды. “Күңелемдә әйтеп бетергесез хисләр. Әлегә нәрсә булганлыгын аңлап та бетерә алмыйм. Мин, Татарстанга 5 ел элек килеп, бөтенләй яңа дөньяга килеп эләктем. Ул мине ничек бар шундый итеп кабул итте, тормышка яраклаштырды. Безнең, яшьләрнең, үз министрлыгыбыз бар. Бу бик шатландыра. Рөстәм Нургалиевич, сезгә яшьләргә һәрчак ярдәм итүегез чен рәхмәт. Мин күп кенә төбәкләрдә булдым, бөтен җирдә Татарстан  – иң яхшы төбәк, дип әйтәләр. Шушында яшәү һәм укый алуым өчен бик зур рәхмәт. Дамир Фәттахов әйтмешли, “Кайда тууың мөһим түгел, иң мөһиме – Татарстанга кирәк булуың”, – диде ул.

“Ел студенты-2019” җиңүчеләре:

“Ел студент оешмасы” – “Альтер эго” турклубы (КФУ)

“Елның студентлар иҗади клубы” – КДЭУ

“Тулай торакның студентлар советы” – КФУның 4нче тулай торагы студсоветы

“Ел спортчысы” - Екатерина Лоськова (КФУ)

“Елның ирекле булышчысы” - Булат Әюпов КИТТУ (КХТИ) Түбән Кама филиалы

“Ел спорт клубы” – “Кронос” КНИТУ (КХТИ)

“Ел студентлар үзидарәсе органы”  - Казан инновация университетының студентлар советы

“Ел журналисты” - махсус бүләк Татьяна Иванова һәм Алина Сысоева (КФУ)

“Ел массакүләм мәгълүмат чарасы” - махсус бүләк “Студпроф.рф” (КФУ), КДМУның студентлар матбугат үзәге

“Ел чит ил студенты” - Диляра Дамар (КФУ)

“Ел студент фәнни оешмасы” - КДЭУның фәнни оешмасы

“Ел старостасы” - Тимур Хәбибуллин (КФУ)

“Ел интеллекты” - Раил Зиннуров (КДМУ)

“Ел иҗади шәхесе - Айдар Камалетдинов (ТИСБИ идарә университеты)

“Ел иҗади коллективы” - IM(AGE) (КФУ)

“Ел студентлар проекты” – “Profкарта” дисконт программасы (КФУ)

“Елның җәмәгатъ эшлеклесе” – Даниил Шейко (ТИСБИ идарә университеты)

Гран-При – Камолиддин Бобохонов (КФУ)

Илназ МӨХӘРЛӘМОВ фотолары

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев