Логотип Идель
Бу – тема!

БДИ-2020 КӨННӘРЕ БИЛГЕЛЕ!

11нчеләр үзләренең язмышын моннан 17 көн элек хәл итәргә тиеш иде. Чөнки дәүләт имтиханнарын тапшыру өчен гаризаны 1нче февральгә бирергә кирәк иде.

Хәзер инде моны эшләү авыррак булачак. Тик мөмкин. Моның өчен җитди сәбәпләрне дәлилли торган рәсми документлар – “больничный” яки судтан белешмә таләп ителә.

Быел БДИ өч этапта узачак: алдан тапшыру этабы – 20 март – 13 апрель, төп этап – 25 май – 29 июнь, өстәмә этап – 4 – 22 сентябрь.

БДИ-2020 расписаниесе:

25 май (дүшәмбе) – география, әдәбият, информатика

28 май (пәнҗешәмбе) – рус теле

1 июнь (дүшәмбе) – математика (база һәм профиль дәрәҗәләре)

4 июнь (пәнҗешәмбе) – тарих, физика

8 июнь (дүшәмбе) – җәмгыять белеме, химия

11 июнь (пәнҗешәмбе) – чит телләр (“сөйләм” этабыннан кала), биология

15 июнь (дүшәмбе) – чит телләр (“сөйләм” этабы)

16 июнь (сишәмбе) – чит телләр (“сөйләм” этабы)

19 июнь (җомга) – резерв көн: география, әдәбият, информатика, чит телләр (“сөйләм” этабы)

20 июнь (шимбә) – резерв көн (чит телләр (“сөйләм” этабыннан кала), биология

22 июнь (дүшәмбе) – резерв көн: рус теле

23 июнь (сишәмбе): резерв көн: җәмгыять белеме, химия

24 июнь (чәршәмбе): резерв көн: тарих, физика

25 июнь (пәнҗешәмбе): математика (база һәм профиль дәрәҗәсе)

29 июнь (дүшәмбе): резерв көн: бөтен предметлар буенча да

Һәр этап өчен резерв көннәр каралган. Бу вакытта ике имтиханы бер көнне туры килгән, йә төп этапта авырган яки башка җитди сәбәбе булган укучылар имтихан тапшыра ала.

БДИны алдан тапшыру этабында мәктәпне 1 яки берничә ел элек тәмамлаучылар, мөмкинлекләре чикле укучылар һәм мәктәп программасын тулысынча узган чыгарлыш сыйныфлар тапшыра.

Әгәр укучы рус теле яки математикадан минималь балл җыя алмаса, ул бу имтиханнарны резер көннәрне тапшыра ала. Әгәр ике предметны да тапшыра

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев