Логотип Идель
Бу – тема!

«БЕЗНЕҢ ТАТАРСТАН»: ПРОЕКТЛАРЫҢНЫ ТӘКЪДИМ ИТ ТӘ, ГРАНТ ОТ!

Шушы көннәрдә «Безнең Татарстан. Мөмкинлекләр территориясе» республика форумына старт бирелде. Анда 14-30 яшьлек егет-кызлар, Татарстанның балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре активистлары катнаша ала.

Форумның яңа сезонында проектлар 300 мең сумга кадәр грант ярдәмен алырга мөмкин. Традиция буенча әлеге чара үзең һәм үз проектың турында бөтен республикага әйтергә һәм Татарстан Хөкүмәте, инвесторлар ярдәмен алырга мөмкинлек бирә.

Проектларны шушы тематик юнәлешләр буенча тапшырырга мөмкин:

– «Архитектура территориясе»

– «Мәдәният һәм сәнгать территориясе»

– «Игелек территориясе»

– «Инновацияләр территориясе»

– «Кече Ватан территориясе»

– «Гражданлык җәмгыяте территориясе»

– «Эшмәкәрлек территориясе»

– «Спорт территориясе»

– «Ситуацион үзәкләр элементлары территориясе»

– «Куркынычсызлык территориясе».

Форумның гаризалар тапшыру этабында мәйданчыклар экспертлары катнашучыларга проектларны документ буларак рәсмиләштерергә, эшкәртергә булышачак.

Дамир Фәттахов, Татарстанның яшьләр эшләре министры:

Безнең республика, безнең башкалабыз – ул мөмкинлекләр территориясе, яшьләрнең потенциалын тормышка ашыру территориясе. Форум – һәрчак шаккаттырырга кирәк булган мәйданчык. Һәр елны катнашучылар өчен таләпләр алмашына, алар белән без дә үзгәрәбез.

Форум өч этаптан тора: гариза тапшыру кампаниясе, рсепублика министрлыклары һәм ведомстволары базаларында үзең килеп катнашу этабы һәм иң яхшы проектларның финал күргәзмәсе. Быел, проектларны сыйфатлы итеп ясау максатыннан, форум оештыручылары муниципаль районнарда социаль проектлаштыру буенча очрашулар уздырачак. Читтән торып сайлап алу этабы нәтиҗәләре буенча, проектларны ахырга кадәр эшләп бетерү, аларны яклауга әзерләү өчен, катнашучыларны белем бирү сменасына чакырачаклар.

Форумда катнашыр өчен 1 мартка кадәр forumtatarstan.com сайтында теркәлергә, үз проектың турында мәгълүмат тутырырга кирәк. Гаризалар тапшыру этабында форум оештыручылары социаль челтәрдә консультацияләр уздырачак. Чараның финалы быелның май аенда узачак.

Әлеге форум яшьләр арасында бик популяр. 2019 елда гына да анда катнашу өчен 963 проект тапшырылган. Аларның 515е – республика вузлары студентлары.

Фото Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев