Логотип Идель
Бу – тема!

«АДЫМНАР» ПОЛИНГВАЛЬ МӘКТӘБЕ КАЙЧАН АЧЫЛЫР?

Татар халкы тикмәгә генә «Телләр белгән – илләр белгән», дип әйтми. Республикада полилингваль мәктәпләрне төзүгә хәер-фатыйхасын Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев биргән иде. Казанда «Адымнар – белемгә һәм килешүгә юл» полилингваль белем бирү комплексын быел кулланылышка тапшырырга ниятлиләр.

Бу уңайдан, төзелеш мәйданчыгындагы күчмә җыелышта Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан мәгариф министры Рафис Борһанов, төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов, Казан Мэры Илсур Метшин катнашты.

«Адымнар – белемгә һәм килешүгә юл» полилингваль белем бирү комплексы Казанның Бондаренко урамында төзелә. Анда 1224 укучы белем алачак, яшәү урыннары да булачак. Бүген бина түбә астына кертелгән. Хәзерге вакытта уку кабинетлары, коридорлары интерьерларының вариантлары эшләнелгән. Шулай ук Бондаренко урамындагы полилингваль мәктәп һәм Бичурин урамындагы билингваль мәктәп фасадларының дизайн эксизлары да әзерләнгән. Инглиз телен тирәнтен укыта торган 165нче мәктәп мондый комплексны булдыру өчен база мәктәп буларак сайлап алынган.

Минтимер Шәймиев, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе:

Без – бу юнәлештә беренче адым ясаучылар. Быелның беренче сентябренә – Бөек Җиңүнең 75-еллыгына, ТАССРның 100-еллыгын билгеләп үткән елда без бу полилингваль мәктәпне матур итеп ясарга тиешбез. Хәзер без төзелешнең йомгаклау этабына басабыз, шуңа күрә вак-төяк мәсьәләләр калырга тиеш түгел.

«Адымнар – белемгә һәм килешүгә юл» полилингваль белем бирү комплексы үз эченә:

– башлангыч мәктәпне (672 укучыга исәпләнгән, Бичурин урамындагы мәктәп)

– билингваль мәктәпне (800 укучыга исәпләнгән, Бичурин урамындагы мәктәп)

– башлангыч белем бирелә торгган полилингваль мәктәпне (1224 укучыга, койко-урыннары 240 кешегә исәпләнгән Бондаренко урамындагы мәктәп)

– ел әйләнәсе эшли торган өстәмә белем бирү үзәген (270 урынга исәпләнгән, “Пламя” балалар лагере базасында) алачак.

Казан – «Адымнар» полилингваль белем бирү комплексы пәйда булачак Татарстанның беренче шәһәре. 2022 елга кадәр республикада мондый алты мәктәп ачылачак. Проектның төп максаты – укучылар татар, рус, инглиз телендә белем ала алачак, милләтара татулык рухында укыячак белем бирү комплексы моделен төзү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев