Логотип Идель
Бу – тема!

«ШКОЛА 21»: НИНДИ СЕРЛЕ МӘКТӘП БУ?

Шушы көннәрдә Казанда моңа кадәр аналоглары булмаган мәктәп ачылды. “Школа 21” (бу турыда язма) – Сбербанкның белем бирү проекты. Аның ярдәмендә якын берничә елда дөнья дәрәҗәсендәге прораммистларны әзерләячәкләр.

Сбербанкның мондый проекты Россиянең башка төбәкләрендә дә ачылачак. Моңа кадәр “Школа 21” мәктәбе Мәскәүдә эшли башлаган иде. Әлеге мәктәптә әзерләнәчәк белгечләр иң югары таләпләргә җавап бирәчәк, аларның күнекмәләре әһәмиятен югалтмаячак. Бүген “Школа 21”нең 300 студенты Сбербанк һәм әйдәп барган башка IT-ширкәтләрдә стажировка уза.

Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Президенты:

– Без кирәкле инфраструктура белән тәэмин итеп, барлык шартларны булдыра алабыз, ләкин белгечләр булмаса, бу эш бернинди нәтиҗәгә дә алып килмәячәк. “Школа 21” – гадәти булмаган белем бирү оешмасы. Кешеләрне мәҗбүриләмичә, яңа юнәлешләрне үз теләге белән өйрәнүләре аларның нәтиҗәле булачагын күрсәтә. Бу – әле башы гына. Без инфраструктураны үстерергә, база үзәген булдырырга җыенабыз. Шушы белемнәрне алыр өчен Казанга килергә теләүчеләр күп икәнен күрәбез. Укуны тәмамлаганнан соң, бездә калсагыз, шат булачакбыз.

Бүген Россиядә мәгълүмати технологияләр юнәлешендәге белгечләргә ихтыяҗ зур. Илгә шундый 2 миллионга якын белгеч таләп ителә икән. Шуңа да бу мәсьәләне хәл итәр өчен мондый мәктәпләр булдырыла да инде.

“Школа 21”нең Казан кампусында уку өчен барлыгы 60 мең гариза тапшырылган. Февральдән башлап, беренче конкурс сынауларын узган 1500 абитуриент, программалаштыру буенча дүрт атналык интенсив курста катнаша. Сайлап алу узганнарның бары тик 30 проценты гына Казанда яши, ә 78 абитуриент – чит илнекеләр. Әлеге мәктәптә укырга мөмкин кандидатларның яртысы 25 яшьтән яшьрәк, 250 кеше – 30-40 яшьтә, 50 яшьтән өлкәнрәк 6 претендент бар. Барлык кандидатлардан бары тик 500 кеше генә сайлап алыначак. Аларның укулары май аенда башлана. Укуның тулы циклы 1,5-3,5 ел дәвам итә. Казан кампусы укучыларга бушлай тулай торак тәкъдим итәчәк.

Сбербанкның идарә рәисе Герман Греф әйтүенчә, бу мәктәпкә мотивациясе зур булган укучыларны җыялар. Мәктәпләр дә мотивацияләре зур булган төбәкләрдә ачыла. Татарстан бу өлкәдә дә иң яхшы нәтиҗәләрнең берсен күрсәткән.

Фотолар Официальный Татарстан сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев