Логотип Идель
Бу – тема!

«ШКОЛА 21»: БДИ ТАПШЫРА АЛМАУЧЫ СТУДЕНТЛАР, РАСПИСАНИЕСЫЗ УКУ ҺӘМ 24/7 ФОРМАТЫНДАГЫ МӘКТӘП

Татарстанда тиздән ачылачак “Школа 21” мәктәбе шулкадәр күп үзенчәлеккә ия!.. Аның барлык мөмкинлекләрен, серләрен санап бетерер өчен, кулдагы бармаклар да җитмәс кебек. “Гарри Поттер” әсәрендәге Хогвартс мәктәбе сыман үзенчәлекле ул! Тик биредә әфсен укуларга (заклинание) түгел, ә мөстәкыйльлеккә басым ясыйлар.

«Школа 21» – дөньякүләм дәрәҗәдәге IT-хезмәткәрләрне әзерли торган уку йорты. Татарстанда айтишниклар өчен аерым шәһәр – Иннополис булса да, әле һаман да IT-сфера белгечләре җитми икән. Бүген, чыннан да, бу өлкәдәге кадрларга кытлык. Дөньяның 14 илендә уңышлы эшләп килгән әлеге мәктәп 2020 елда Казанда да ачылачак.

Роман Шәйхетдинов, Татарстан Премьер-министры урынбасары:

Иң текә айтишниклар финанс технологияләре юнәлешендә һәм “Сбербанк”та эшли. “Школа 21” проекты кадрлар кытлыгы проблемасын хәл итәчәк. Бүген республикада 30 000 айтишник хезмәт куя. Ләкин аларга булган ихтыяҗ ике тапкырга артык. Бүген Татарстанда IT-сфера белән бәйле белгечләр буенча 5000 кеше белем ала.

“Школа 21”гадәти мәктәптән нәрсәсе белән аерыла?

Оештыручылар фикеренчә, мәктәпнең исеме – “Школа 21” – бераз дөрес үк түгел. Ул җисемен ачып салмый сыман. Чөнки күп кенә кеше бу исемне ишеткәч, аны гадәти гомумбелем бирү мәктәбе, дип уйларга мөмкин. Тик чынлыкта ул гадәти мәктәптән нык аерыла.

1. “Укучы”ларның яше белән

Биредә 18 яшьтән өлкәнрәкләр укый, ә өске яшь цензы – юк. Башта Франциядә бу лимит 30 яшь булган, тик соңыннан бу чикләр юкка чыккан. Хәзер дөньяның 14 илендә эшләп килгән “Школа 21”ләрдә дә яшь буенча чикләү юк. Мисал өчен, иң өлкән студентка 62 яшь икән. “Эш белән тәэмин итүчегә компьютер мониторының теге ягында кем утыруы барыбер. Иң мөһиме – аңа нинди код язуы”, – ди “Школа 21” директоры Светлана Инфимовская.

2. Мөстәкыйльлек белән

“Школа 21” мәктәпләре белем бирү сыйфаты белән аерыла. Биредә студентның үз мөстәкыйльлеген үзенә кайтаралар. Б умәктәптә расписание, лекция, зачет-сессияләр юк.

3. Программалаштыруны белмәгәннәргә дә ишекләр ачык

“Школа 21” студентларының яртысы моңа кадәр беркайчан да программалаштыру белән шөгыльләнмәгән. Шуңа да бирегә эләгер өчен программалаштыру, математикадан белемнәрне тикшермиләр. Хәтта БДИдан ничә балл булуы да мөһим түгел! Иң мөһиме – мантыйк һәм хәтер буенча онлайн-уенны уңышлы узу кирәк.

4. Төрле профессия кешеләре белем ала

Мисал өчен, “Школа 21” укучылары арасында артист, опера җырчысы, тәрҗемәче, юрист, бортпроводниклар да бар икән. Кешенең төп профессиясе бу мәктәптә белем алуга киртә була алмый.

5. Стажировка узу

Бер ел укыганнан соң, студент 6 айлык стажировка узарга тиеш. Шунысы да бар: бу стажировканы аңа үзенә табу зарур. Мисал өчен, шундый бер укучы кыз Германиядә урнашкан Googlе ширкәтеннән чакыру алган. “Мондый стажировкалар, ким дигәндә, баш мие өчен шәп массаж булачак. Бәлки, яңа профессиягә дә өйрәнерсез, бу – бик шәп!” – ди Роман Шәйхетдинов.

6. Белем бирү бассейны

Тестларны узганнан соң, белем бирү интенсивы (биредә аны “бассейн”, дип атыйлар, чөнки кешене суга ташлагач кына, ул йөзәргә өйрәнә, биредә дә – нәкъ шулай) башлана. 26 көн дәвамында көн саен сынаулар узалар, башкалар белән аралашырга тиешләр.

7. Үзе белгәннәр башкаларны өйрәтә

Чөнки белем алганда, ике студент башка студентның белемнәрен тикшерә. Һәм бу әйләнеш туктаусыз дәвам итә. Айтишникларны “интровертлар”, дип атасалар да, биредә аларга аралашырга да туры килә.

8. 24/7 форматында эшли

Сәгать төнге 2дә дә биредә укучыларны күрергә мөмкин.

БДИ тапшыра алмаучылар биредә сынала

“Школа 21”дә укучыларның өчтән бере биредә белем алуны – төп укулары белән, икенче өчтән бере эше белән бергә алып бара икән. Ә калган өчтән бере бары тик биредә генә укый. Соңгылары – йә мәктәпне ташлаучылар, йә БДИ тапшыра алмаучылар. Тик шуны истә тотарга кирәк: “Школа 21” классик белем бирүнең көндәше түгел. Хәер, Казан мәктәпләрендә дә бу яңа төр мәктәп турында беләләр икән.

Роман Шәйхетдинов:

– Кемдер БДИда тиешле 1-2 баллны туплый алмый. Ләкин еш кына мондыйлар башка өлкәдә үзләрен менә дигән итеп сыный һәм шәп итеп күрсәтә. Һәркем үз гомерендә кимендә өч тапкыр эшчәнлек төрен алмаштырырга тиеш. Мондый мөмкинлектән курыкмаска кирәк. Мин моны һәркемгә эшләп карарга тәкъдим итәм.

Алдан әйткәнебезчә, биредә сессияләр башка форматта уза. Белем алучылар 5 имтихан тапшырырга тиеш. Син әзер булуга моның турында хәбәр итеп, имтихан тапшырырга теләгән вакытка языла аласың. Шимбә көннәрне сынау тапшырырга теләүчеләр, кимендә 4 кеше җыелырга тиеш. Студентлар, бер-берсенә ярдәм итәр өчен, шулай эшли дә икән.

Мәскәүдәге “Школа 21”дә укучыларның 30 проценты инглиз телен бөтенләй белми икән. Шуңа да чит телне белмәү биредә комачаулый алмый.

Укыйлар да, гаилә дә коралар!

Шунысы да бар: “Школа 21” егетләр һәм кызларга кавышу өчен мен дигән мөмкинлек икән. Биредә укып, гаилә корган студентлар да җитәрлек. Мисал өчен, Мәскәүдәге “Школа 21”дә ярты ел укыганнан соң укучылар гаилә корып җибәргән.

40 меңнән иләк аша күпмесе узачак?

Светлана Инфимовская, “Школа 21” директоры:

Хәзерге вакытта әлеге мәктәпкә 40 меңгә якын гариза кабул ителде. Аннары абитуриентларның 40 проценты тест уза, соңыннан видеоинтервью яздырырга, әңгәмә узарга тиеш була. Интенсив белем бирү бассейнында 560 кеше катнаша ала. Студентларның саны 1300 кеше булачак. Казандагы шушы мәктәптә укырга теләүчеләрнең бары тик 30 проценты гына – Татарстаннан, калганнары – башка төбәкләрдән. Казандагы бу мәктәп шәһәр уртасында урнашачак. Иң мөһиме шул: Татарстандагы “Школа 21” мәктәбе үзенең кампусы булган икенче мәктәп булачак. Аның беренчесе АКШта урнашкан.

Әлеге мәктәптә укырга теләүчеләр 20 декабрьгә кадәр 21-school.ru сайтында теркәлә ала. Белем бирү “бассейны” 2020 елның феврадендә башланачак. Уку – бушлай. Биредә тәмамлаган вузың турындагы мәгълүмат яки медицина белешмәсе дә таләп ителми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев