Логотип Идель
Бу – тема!

БДИга НИЧЕК ДӨРЕС ИТЕП ӘЗЕРЛӘНЕРГӘ?

БДИларның төп этабы әле майда гына башланса да, аның алдан тапшыру этабы марттан ук старт ала. Димәк, каешларны ныклап бәйләргә, дилбегәне каты итеп тотарга кирәк. Һә-ә-әм тагын да яхшылабрак әзерләнергә. Интеллектуаль әзерлек белән белән бергә мораль якны да онытмаска кирәк.

Гадәттә, имтихан стрессының ике төрле реакциясе була: йә паника, йә мобилизация. Әгәр укучы имтихан вакытында паникага бирелә, югалып кала икән, биредә укучы белән мәктәп психологы эшләргә тиеш.

Марьяна Безруких, Россия белем бирү академиясе Яшь физиологиясе институтының баш фәнни хезмәткәре, биология фәннәре докторы, профессор:

– Иң мөһиме – баланың әйләнә-тирәсендә булган олылар. Алар болай да четерекле булган БДИга әзерлек вәзгыятен “укымыйсыз”, “БДТНы бирә алмыйсыз”, дип тагын да кискенләштерә. Әгәр балага “Син әз әзерләнәсең, шуңа укырга керә алмаячаксың”, дип әйтсәләр, ул көчле йогынты аркасында паникага бирелә ала. Өлкән сыйныфта укучылар гел шушындый вәзгыятьтә яши, бу – алар өчен бик зур стресс.

Тикшеренүләр шуны күрсәтә: 9-11 сыйныф укучылары болай да үз мөмкинлекләре чигендә эшли, чөнки йокылары тиешенчә булмый, саф һавада аз йөриләр, хәрәкәтләнмиләр диярлек, моңа өстәп, әти-әниләр ягыннан да гел тиргәү күзәтелә.

БДИга әзерлек ничек булырга тиеш?

– Имтиханга әзерләнү өчен вакытны рациональ итеп бүлү (укучы нәрсә белә, нәрсә белми икәнен чамаларга, нәрсә катлаулы, нәрсә җиңел бирелә икәнен аңларга) кирәк

– Имтиханга кереп китү процессы тизлеген белү мөһим Моның өчен мәктәп психологы белән очрашырга кирәк. Нәкъ менә ул БДИда ничек эшләргә кирәклеген аңлатырга тиеш

– Сынау (пробный) имтиханында билге куелырга тиеш түгел. Чөнки билге – уңышсызлык механизмы. Сынау БДИсы проблеманы күреп, аны ничек чишәргә кирәклеген аңларга ярдәм итәргә тиеш.

Укытучылар ни ди?

– БДИга системалы рәвештә әзерләнү мөһим. Имтиханга әзерләнүнең көн һәм сәгатьләрен билгеләргә кирәк. Режины үтәгән өчен үзеңне бүләкләсәң тагын да яхшы.

– Биремдәге сорауны да яхшы итеп укый белергә кирәк. “Миннән нәрсә таләп ителә?” дигән сорауга җавап бир. Чөнки еш кына биремдә башны бутый торган мәгълүмат артык күп була.

– Әзерлек барышында демоверсия, спецификатор, кодификатор белән эшләргә өйрән. Чөнк аның ярдәмендә биремнәрнең структурасын, җавапларга булган таләпләрне, кайсы бирем өчен ничә балл биреләчәген белеп була.

– Бер баш яхшы, ике баш әйбәтрәк! Төрле фән укытучыларына мөрәҗәгать итәргә, сораулар бирергә курыкма, консультацияләргә йөр. Шулай ук сыйныфташларың белән дә бергәләп әзерләнә аласың.

– Визуализация дә бик мөһим. Мисал өчен, тарихи вакыйгаларны, сүзләрдәге басымны, формулаларны истә калдырыр өчен, аларны кәгазьгә язып, эш өстәле яки суыткычка беркетеп куй. Шул вакытта ала күз уңында булыр, башка да сеңәр.

– Төнлә 7 сәгатьтән дә азрак йоклама. Еш ләкин аз-азлап аша, суны да күп итеп эч.

фото Яшьләр эшләр министрлыгы сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев