Логотип Идель
Бу – тема!

10 ИҢ АБРУЙЛЫ ЯҢА БЕЛГЕЧЛЕК (ТОП-10)

11нчедә укучыларның башлары бер яктан БДИны тапшыру белән томаланган булса, икенче яктан – югары уку йортын сайлау белән. Иртәгә хезмәт базарында ихтыяҗы зур булган хезмәткәр булыр өчен, кая укырга кереп, нинди һөнәр алып чыгарга? Бу сорау бүген күпләрне борчый. Эш бит әле монда 5-10 елдан әле һаман да ихтыяҗы булган һөнәрләр турында бара. Алдан кычкырган күкенең башы авырта, дисәләр дә, алдан кайгырып куйганның киләчәктә, киресенчә, башы авыртмаска мөмкин.

Бүген Россиянең кайсы вузларында нинди яңа программалар буенча укыталар соң?

1. Йорт хайваннары авырулары буенча белгеч (Дон дәүләт техник университеты)

Вуз, мәчеләрдән башлап, көзән, әкәм-төкәмнәргә кадәр – хайваннар авырулары белгечләрен әзерләячәк. Яңа факультет «Биоинженерия һәм ветеринар медицина», дип атала.

2. Югары технологияләр мәктәбе укытучысы (Санкт-Петербург дәүләт университеты)

Бу белгечләр мәктәп, өстәмә белем бирү оешмаларының җитәкчеләре, менеджерлары булып эшли, электрон белем бирү проектларын алып бара, белем бирү курсларын әзерли ала. Җитмәсә, белем бирү видеокурсларын булдыру өчен математика, физика юнәлеше буенча сценарий язучылар инде бүген үк таләп ителә.

3. Биология: биоинженерия технологияләре (Санкт-Петербург дәүләт университеты)

Мондый гадәти булмаган белгечләр биологияне генә белеп калмый, шул ук вакытта генетик технологияләрне, геномика, молекуляр генетика, исәпләү биологиясен, биоинформатиканы да су кебек эчәчәкы. Укуны тәмамлаганнан соң алар репродуктив сәламәтлек үзәкләрендә эшли ала.

4. Мәктәптә математиканы укыту. Тирәнтен дәрәҗәдә өйрәтү (Ерак Көнчыгыш федераль университеты)

Мондый укытучыларга теләсә нинди мәктәпнең профиль сыйныфларында, сәләтле балаларга ярдәм күрсәтү үзәкләрендә ихтыяҗ зур булачак. Репетиторлык һәм укучыларны олимпиадаларга әзерләү турында әйтеп тә тормыйбыз инде.

5. Цифрлы гуманистика (Урал федераль университеты)

Әлеге яңа белгечлек гуманитар һәм компьютер фәннәре киселешендә тора. Әгәр гади сүз белән әйтсәк, цифрлы гуманистика – интернет челтәрендә тәкъдим ителгән гуманитар фәннәр. Шулай итеп, мәгълүматлар базасын булдыру тәҗрибәсе булган тарихчы, программалаштыру күнекмәләре булган филолог, сайт булдыра ала торган әдәбиятчеәрне әзерләячәкләр.

6. Акыллы шәһәрләр белән эш итү (Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты – МГИМО)

Бу программаның төп дисциплиналары – урбанистика, икътисад, менеджмент. Аны тәмамлаучылар “яшел” һәм “акыллы” технологияләрне белеп, акыллы шәһәрнең экосистемаларын аңлаячак. Әгәр Мәскәү хөкүмәтендә, федераль министрлыкта эшләргә теләсәң, сиңа монда укырга кирәк.

7. Хроник соматик авырулары булган балаларны психолог-педагогик юнәлешендә озата бару (Мәскәү дәүләт психология-педагогика университеты)

Бүген авырый торган укучылар белән эшли алган тьютор, психолог һәм укытучыларга йөзләгән бала мохтаҗ. Хастаханәләрдә хәзер дәвалайлар, укыталар, хәтта имтихан да тапшыралар. Моның өчен бу юнәлештәге грамоталы белгечләр кирәк.

8. Төньяк халыкларының туган телләрендә белем бирү (Герцен исемендәге Санкт-Петербург педагогика университеты, Төньяк халыклары институты)

Әлеге институтта алтай, палеоазиат, урал тел төркемнәрен укыту өчен педагогларны әзелиләр. Мисал өчен, бу – эвенк, чукотка, манси, ненец телләре. Милли мәдәниятләргә кызыксыну, игътибар арту белән, укытучыларга да ихтыяҗ зур булачак.

9. Germanica: тарих һәм хәзерге заман (Югары икътисад мәктәбе)

Әлеге программа Германия, Австрия, Швейцария кебек алман илләре ареалы илләренең киң профильле белгечләрен әзерләүгә юнәлтелгән.

10. Иҗтимагый-сәяси экспертиза һәм консалтинг (чит телне тирәнтен өйрәнү белән) (Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте Россия Академиясе)

Аның программасында – чит телләр, төбәкләрне өйрәнү, политология, социаология һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев