ФАНДОМАТ – ТРЕНД КЫНА ТҮГЕЛ!
Суны эчтең дә, шешәсен чүп савытына ташладың. Тик хәзер аны, чүпне аерым җыю трендына ияреп, фандоматка салып була. Әле, җитмәсә, моның өчен баллар килеп тә барачак. Соңыннан бүләккә дә ия булырга мөмкин! Шәп бит, ә!
Сүзлек:
Фандомат – ул буш шешәләрне кабул итә, моның өчен тапшыручыга күпмедер күләмдә бонус бирә торган аппарат. “Акыллы” автомат шешәнең авырлыгын, күләмен билгели. Ә аның сканеры 30 меңгә кадәр штрих-кодны ачыкларга һәм объектны билгеләргә сәләтле. Гадәттә, фандоматлар икәү янәшә куела: аның берсе пластик шешәләр һәм алюминий банкалар өчен булса, икенчесе – пыяла өчен.
Президент хәер-фатыйхасы белән!
“РТ-Инвест” ширкәте Казан мәктәпләрендә беренче 20 фандомат урнаштырды. Шушы көннәрдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм “Ростех” дәүләт корпорациясе генераль директоры Сергей Чемезов фандоматларны урнаштыру проектын ачып җибәрде. Ул, беренчеләрдән булып, Казанның 181нче мәктәбендә ачылды. Тантанада Росссия табигый байлыклар һәм экология министры Константин Румянцев, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков, Казан Мэры Илсур Метшин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Президенты:
– Барысы да кешедән тора. Олыларны яңадан тәрбияләргә авырдыр, ә балаларны бу проект белән кызыксындырырга мөмкин. Киләчәктә алар олыларны да чүпне аерым җыярга өйрәтәчәк. Чөнки укучылар – бу эштә безнең зур ярдәмчеләребез.
Ничек эшли?
Фандомат пластик шешә һәм алюминий банкаларны кабул итә. Әлеге ширкәт вәкилләре әйтүенчә, бу чимал 100 процент рәвештә эшкәртелүгә озатылачак. Һәр аппаратка 0,5 литрлы 300 алюминий банкасы һәм төрле күләмдәге 1000 пластик шешәне кабул итә. Алар, шушы фандоматка салынгач, тыгызланачак. Нәтиҗәдә, 1 фандомат 25 килограмм чимал сыйдыра ала. Бер ай дәвамында 20 фандомат ярдәмендә 2,3 тонна пластик һәм 600 килограмм алюминий җыярга исәплиләр.
Бүген чүпне аерым җыю этабының берсе булып шушы фандоматларны урнаштыру тора. Алар мәктәпләр һәм гомуми кулланылышта булган җирләрдә куелачак.
Әлеге акыллы системаның “баш мие” шәп эшли: ул пычрак яки эшкәртелеп булмый торган шешәне кабул итми. Мондый контейнерларга бары тик чиста калдыклар гына эләгә. Аларны төрле характеристикалары буенча аера да әле бу автомат. Аннары бу чималдан яңа сумка, тәрәзә һәм җиһазлар эшләп булачак. Шунысы да бар: һәр тапшырылган шешә өчен шәхси счетка бонус баллары килеп барачак. Иң активларга бүләкләр дә ышандыралар.
Беренче коймак инде бар!
Гомумән алганда, 2020 елда Казанда шундый фандоматларның саны 3 меңгә җитәчәк. Былтыр мондый фандомат беренче тапкыр Казанның эре сәүдә үзәгендә урныштырылды. Анда шешә тапшырган өчен бушлай кофе алып була, тик бу эчемлекне бары тик сәүдә үзәгенең лояльлек программасында катнашучылары гына алырга мөмкин. Буш шешәне яки банканы штриф-коды белән өскә каратып тыгарга кирәк. Шуннан соң автомат бу савытның туры килү-килмәвен тикшерә. Башта һәр шешә өчен 5 сум акча бирергә тиеш булганнар. Тик ширкәт бу уйдан әлеге кире кайткан.
Чит илләрдә ничек?
Европада мондый фандоматларны еш очратып була. Анда буш шешәне тапшырган өчен акча алып гына алып түгел, ә аны хәйрия эшчәнлегенә дә тапшырып була. Фандоматтагы махсус төймәгә бассаң, акча хәйрия юнәлешенә китәчәк.
Фандоматлар саны буенча Финляндия – лидер. Анда кулланылган савытларның 93,3 процентын шушылай җыялар. 1 литрлы пластик шешә өчен 0,4 еврога кадәр, алюминий банка өчен – 0,15 евро, пыяла савыт өчен – 0,1 евро бирәләр. Акчалар чек рәвешендә кайта. Аны еврога алмаштырырга яки кибеттә шуның белән түләргә мөмкин. Бу автомат Финляндия территориясендә сатып алынган савытларны гына кабул итә.
Мондый система Германия, Швеция, Норвегия, Дания, Эстония, Литвада бар. Төркиядә исә, фандоматка буш савыт тапшырып, сукбай эт-мәчеләрне ашатырга мөмкин. Бер шешә тапшырган өчен 20 грамм хайван ризыгы чыга. Стамбулда исә, буш савыт тапшырып, аның белән җәмәгать транспортында бару билетен каплап була.
Фотолар Татарстанның Экология һәм табигый байлыклар министрлыгыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев