Логотип Идель
Бу – тема!

КИЯҮГӘ ЧЫГУ ТӘКЪДИМЕН ЯСАР ӨЧЕН... ГАРФИЛД БУЛЫП КИЕНЕРГӘ КИРӘК!

Чит илдән кайтып килгәндә, сине моңарчы мультфильмнарда гына күрергә күнеккән Гарфилд мәчесе каршыласын әле! Моңа өстәп, бер бәйләм чәчәк белән, тезләнеп, кияүгә чыгарга тәкъдим дә итсә, билләһи, хуштан язарсың! Эльвина Батырованы бу хуштан яздырмый-яздыруын, тик бәхетле мизгелләр елатырга мәҗбүр итә!

14 гыйнвар. Пхукет – Казан рейсы. 15.00. Казан аэропортына Эльвина һәм аның гаиләсе утырган самолет төшә. Каршы алучылар зонасына чыкканда, кыз каршында Гарфилд мәчесе һәм башка мультфильм геройлары пәйда булмасынмы?! Бу персонажлар Таиландтан кайткан туристларны татар халкының милли ризыгы чәк-чәк белән каршы ала. Мәче, нәкъ Элвинаның сөйгән яры Ильяс кебек, бии башлый. Соңыннан, чыннан да Гарфилд битлеге астында Ильяс яшерелгәнлеге ачыклана. Егет тезләнеп, кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Гадәттә, бу урында киноларда пәрдә ябылса, әлеге адым булачак Нәгыймовлар гаиләсенә нигез салырга бер адым гына булып тора.

– Инде элек-электән үк сөйгән кызыма кияүгә чыгарга тәкъдимне шаккатырлык, бөтен гомергә истә калырлык итеп, ясыйсым килә иде. Моны бик озак уйладым. Эльвина гаиләсе белән Таиландка очып китте. Планлаштыра торгач, оештырырга карар кылдым. Оркестрлар, видеооператорлар эзләдем. Ләкин иң беренче максатым йөзек эзләү иде. Минем тормышымдагы төп максатым – бер тапкыр һәм бөтен гомерлек итеп өйләнү. Шуңа йөзекне дә бик озак сайладым: ул матур да, сөйгән ярымның бармагына туры да килеп торырга тиеш иде. 3-4 көн дигәндә, бертуган апам белән, ниһаять, аны таптык, – ди 26 яшьлек Ильяс.

Чит илдән кайтканда, Ильясның Эльвинаны чәчәкләр белән каршы алуы үзенә күрә бер традициягә әверелегән. Тик монда каршы алу гадәти генә булмый. Егетнең Гарфилд костюмын сайлавының да үз сәбәбе бар. Прокатка алу салонында шушы персонажга күзе төшә аның, “Бәлки, Эльвина  тиз генә танымас” дигән уй да йөгереп үтә башыннан Ильясның. Мәче битлеге эченнән егет аэропортта барысын да күзәтә. Тик Эльвина да, әти-әниләре дә Гарфилд эчендә йөреше, биюе буенча Ильясны барыбер таный.

Пхукет – Казан рейсы белән кайткан кешеләр дә Ильяслар командасы белән фотога төшә яки аларны видеога төшерә. Кайберәүләре хәтта үзләрен шулай каршы алалар, дип уйлый. “Күп кеше безнең “делегация”нең тиктомалга гына җыелмаганын аңлый башлады. Сөйгән кызым шунда ук елый башлады. Аннары соң: “Тукта әле, ул бит әле тәкъдим ясамады, бәлки, ул ясарга да җыенмыйдыр, нигә соң мин елыйм?” дип уйлавын әйтте, – ди Ильяс.

Эльвина кычкырып йөрмәсә дә, күңелендә булачак иреннән кияүгә чыгу тәкъдимен нәкъ менә үзенең әти-әнисе янында ясавын теләгән.

– Минем өчен бу мизгел көтелмәгән булды. Әлбәттә, озак еллар очрашкач, мин бу адымны көттем. Ләкин аны 2020 ел ахырында булыр, дип уйладым. Ильяс, мине сәяхәттән каршы алганда, һәрчак чәчәк бәйләме белән килә. Паспорт контроленнән чыккач та, күзләрем аның чәчәкләрен эзләде. Тапмагач – бик күңелсезләндем. Аннары оркестр уйнап җибәрде, мин тәкъдим ясауларын аңлап алдым. Ул бер тезенә тезләнгәч кенә, чыннан да, моның өн икәненә ышандым. Ильясны эзләдем, ә ул Гарфилд костюмында минем янда булып чыкты. Дөресен генә әйткәндә, бу костюм символик мәгънәгә ия. Чөнки минем кинотеатрда иң беренче тапкыр караган фильм Гарфилд турында иде. Ильяс – күңеле белән романтик. Шуңа да мин аның бу адымы гадәти булмаган форматта булачагын белдем, – 3нче курста укучы 21 яшьлек кыз.

Башта тәкъдимне йә Парижда, йә Төркиядә ясаргамы әллә, дип тә уйлый Ильяс. Ресторан, самолет, вертолетта тәкъдим ясау аның өчен баналь була. Шуңа да ул тәкъдимне башка форматта ясарга уйлый. Ике атна дәвамында тырышып-тырмашып әзерләнгән, уйланылган адым үз җимешләрен бирми калмый. 4 ел очрашып йөргән Ильяс белән Эльвина туйларын җәйгә уздырырга ниятлиләр. Хәерле сәгатьтә, Ильяс һәм Эльвина!

Фотолар геройларның шәхси архивыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев