14 февраль 2020 яңалыклары
-
ГАШЫЙКЛАР КӨНЕ МӨНӘСӘБӘТЛӘРНЕ БОЗА. НИЧЕК?
Чәчәкләр, конфетлар, йомшак уенчыклар... РОМАНТИКА. Әмма галимнәр сезне артык хискә бирелмәскә чакыра. Ни өчен? Баксаң, парлар еш кына нәкъ менә гашыйклар көнендә яки шул көн тирәләрендә аерылыша икән. Сәбәпләре безнең язмада. -
МУСА ҖӘЛИЛ ИСТӘЛЕГЕНӘ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Бүген Биектауда Муса Җәлил исемендәге көрәш турнирының беренче көне узды. Әлеге матур чарадан фотомизгелләр! -
НИЧЕК МӘГЪЛҮМАТ АРАСЫНДА БАТМАСКА? 6 КИҢӘШ
Монда да яңалык, тегендә дә... Уңда да, сулда да... Өскә карасаң да, аска карасың да... Бөтен җирдән яңалык ташый! Кайчак шул мәгълүмат астында калып сытылып үләрбез кебек тоела башлый... Ничек исән калырга? -
ХӘЕРЛЕ БУЛСЫН СӘФӘР
Ярата Рушан шәһәрдән читтәге заказларны. Монда юллар да ярыйсы гына. Шәһәр урамнарындагы кебек чокырлы-чакырлы урыннар аз. Якынлашу белән һәр чатта кызыл күзләрен кабызып көтеп торган светофорлар да юк. Аны-моны уйламыйча, саклыкның ни икәнен дә белмичә юлга атылып чыккан җәяүлеләр дә күренми. -
«МӘХӘББӘТКӘ НИЧӘ ЯШЬ?» ГАШЫЙКЛАР КӨНЕНӘ ВИДЕОБҮЛӘК
14 февраль - Гашыйклар көне. Бәйрәм уңаеннан без студиягә төрле яшьтәге парларны чакырдык һәм аларга бертөрле сораулар бирдек. Һәм менә нәрсә килеп чыкты. -
РОССИЯЛЕЛӘР МӘХӘББӘТНЕ КАЙДАН ЭЗЛИ?
Россиялеләрнең яртысы мәхәббәтне уртак дуслар арасыннан эзләргә кирәк, дип саный. Ләкин соңгы 7 елда болай дип уйлаучылар саны кимегән. 2013 елда мондый фикердә булучылар саны 60 процент булган. Әлеге сораштыруны Гашыйклар көне уңаеннан Иҗтимагый фикерне өйрәнү Бөтенроссия үзәге уздырган. -
УКУЧЫЛАРНЫ КАЙЧАННАН БУШЛАЙ АШАТА БАШЛАЯЧАКЛАР?
Бүген Россиядә башлангыч сыйныфларда 6, 8 миллион укучы белем ала. Бер көн ашау укучыга 60-65 сумга төшә. Федераль җыенга әйтелгән юлламасында Россия Президенты Владимир Путин 1-4 сыйныф укучыларын кайнар ризык белән бушлай ашатуны тәэмин итәргә кушкан иде. -
«ТАТАРЧА MEET-UP»: БӨТЕНДӨНЬЯ ТАТАР ЯШЬЛӘРЕ ЧИТ ИЛ СТУДЕНТЛАРЫН ҮЗЕНӘ ТАРТА
Татар яшьләр берләшмәләре, проектлары турында ничек белергә? Аларга ничек кушылып китәргә? Бу сорауга җавапны 13 февраль «Татарча meet-up» чарасында белеп булды. УНИКС концертлар залына татар мохитенә битараф булмаган 500гә якын студент җыелды. -
КИЯҮГӘ ЧЫГУ ТӘКЪДИМЕН ЯСАР ӨЧЕН... ГАРФИЛД БУЛЫП КИЕНЕРГӘ КИРӘК!
Чит илдән кайтып килгәндә, сине моңарчы мультфильмнарда гына күрергә күнеккән Гарфилд мәчесе каршыласын әле! Моңа өстәп, бер бәйләм чәчәк белән, тезләнеп, кияүгә чыгарга тәкъдим дә итсә, билләһи, хуштан язарсың! Эльвина Батырованы бу хуштан яздырмый-яздыруын, тик бәхетле мизгелләр елатырга мәҗбүр итә!