УКУЧЫЛАРНЫ КАЙЧАННАН БУШЛАЙ АШАТА БАШЛАЯЧАКЛАР?
Бүген Россиядә башлангыч сыйныфларда 6, 8 миллион укучы белем ала. Бер көн ашау укучыга 60-65 сумга төшә. Федераль җыенга әйтелгән юлламасында Россия Президенты Владимир Путин 1-4 сыйныф укучыларын кайнар ризык белән бушлай ашатуны тәэмин итәргә кушкан иде.
Бу яңалыкка техник яктан әзер булган төбәкләр аңа 2020 елның 1 сентябреннән кушылачак. Башкалар исә 2023 елның сентябреннән дә калмый кушылырга тиеш.
Хәзерге вакытта әлеге проектның документы әзерләнелә. Ул балаларны бушлай ашатуга федераль субсидияләр ничек биреләчәген төгәл күрсәтәчәк. Моның өчен укучының “эш” көннәре, азык-төлек минималь җыелмасының уртача бәясе, теге яки бу төбәктәге бәяләр индексы исәпкә алыначак.
Шунысы да бар: әлеге исәп-хисапларга 13 төбәк-донор кермәгән: Татарстан республикасы, Калуга, Ленинград, Мәскәү, Самара, Сахалин, Свердлау, Төмән өлкәләре, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләре, Ненец, Ханты-Мансы, Ямал-Ненец автономия округлары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
18 августа 2026 - 13:17
МӘКТӘПЛӘРДӘ КӨНЕНӘ ҖИДЕ ДӘРЕСТӘН АРТЫК ҮТКӘРЕРГӘ ЯРАМЫЙ
-
18 августа 2026 - 12:50
КАЗАН ЯШЬЛӘРЕН ШӘҺӘРНЕҢ ЯШЬЛӘР КАРТАСЫН ТӨЗЕРГӘ ЧАКЫРАЛАР
-
17 августа 2026 - 12:14
БЕРЕНЧЕ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ЧӘРШӘМБЕ ЯКИ ПӘНҖЕШӘМБЕ ҖИҢЕЛ КӨН БУЛЫРГА МӨМКИН
-
17 августа 2026 - 12:12
ОЛИМПИАДАЧЫЛАР ВУЗЛАРДАГЫ БЮДЖЕТ УРЫННАРЫН «АЛЫП БЕТЕРГӘН»
Нет комментариев