Логотип Идель
Бу – тема!

ЛЕНАР ГАБДРАХМАНОВ: «ПРАВА» АЛУНЫ БДИ ТАПШЫРУ КЕБЕК ИТӘР ИДЕМ!»

Юк-юк, машина йөртергә укучы яшьләрне, БДИдагы кебек, дер калтыратырга җыенмыйлар. Ә автомәктәпләрнең тиешле дәрәҗәдә белем бирүен һәм юлларга чыккан яшь йөртүчеләрнең грамоталы булуын телиләр. Быелдан башлап, автомәктәпләрнең дилбегәләрен тагын да катырак тотачаклар. Моңа 2019 елда 2 еллык кына тәҗрибәсе булган яшь автомобильчеләр аркасында 31 кеше һәлак булуы сәбәпче. Бу, 2018 ел белән чагыштырганда, 2 тапкырга диярлек күбрәк.

2019 ел нәтиҗәләре буенча юл-транспорт һәлакәтләре саны кимегән. 2024нче елга һәлак булучылар саны өч тапкырга кимергә тиеш. Былтыр исә республика юлларында 122 кеше һәлак булган.

Автомәктәпләрне иләк аша уздыралар

Мәктәпне тәмамлагач, машина йөртергә өйрәнергә теләгән кеше автомәктәпкә бара. Яшь йөртүчеләр проблемасы безнең республикада аеруча кискен тора. Шуңа да быел автомәктәпләр артыннан контроль тагын да зуррак булачак. Татарстан автомәктәпләренең рейтингы ике юнәлеш буенча төзеләчәк. Берсе – машина йөртү таныклыгын алу, икенчесе – аны тәмамлаучыларның юл-транспорт һәлакәтенә очравы буенча. Шулай ук республиканың Мәгариф министрлыгы, прокуратура тарафыннан булган тикшерүләр дә артачак. Боларның барысы да автомәктәпләрдә дөрес белем бирелү өчен мөһим.

– Бездә курсантны автомәктәпкә кабул итәләр, ул акча түли, укый, эчке имтиханын тапшыра, ә аннары аның белән нәрсә булуы автомәктәпкә кызык түгел. Аннары аларга яңа курсантлар кирәк. Шушы мәктәпне тәмамлаганда, хәтта ЮХИДИ бүлегендә имтихан тапшырмаган килеш тә, без машина йөртүче профессиясе документын алабыз. Бу аптырашта калдыра. Биредә БДИ технологиясе белән аналогия булдырып карыйк. Мәктәпне тәмамлап, БДИ тапшыргач кына, аттестат алабыз. Ә автомәктәпләрдә укыгач, башта аттестат алабыз, аннары гына БДИ тапшырабыз булып чыга. Мәктәптә БДИ тапшыра алмасаң, аны 1 елдан гына яңадан бирергә мөмкин. Ә автомәктәпне тәмамлаганнарның кайберләре йөртү таныклыгын алу өчен 10-14 тапкырдан да имтихан тапшыра алмый. Ә бит бу “Аны ничек укытканнар?” дигән соравын тудыра. Автомәктәпләрдә тиешле тәртип уранштырмыйча, шундый күңелсез нәтиҗәләргә ирешәчәкбез, – ди Татарстан республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдрахманов.

Яктылыкны кире кайтара торган элемент

Җәяүлеләргә дә, юллардагы актив катнашучы буларак, кайвакыт ут белән уйнарга туры килә. Йә алар, моны үзләре абайламыйча, гомерләрен куркыныч астына куя, йә машина йөртүчеләр үзләре башкалар тормышына битараф карый. 2019 елда гына да караңгы вакытта 588 юл һәлакәте теркәлгән. Аларда 99 кеше һәлак булган. Аларның берсендә дә яктылыкны кире кайтара торган элемент беркетелмәгән булган.

– Юл йөрү кагыйдәләре буенча торак пунктлардан тыш булган участокларда яктылыкны кире кайтара торган элементны кулланырга кушалар. Ләкин мин аларны торак пунктларда да, торак пунктлардан тыш та кияргә киңәш итәм. Урамда яктырткычларның булуы-булмавы мөһим түгел, мондый элемент сезнең сәламәтлегегезне һәм тормышыгызны саклап кала алачак. Мин аларны, ЮХИДИ хезмәткәре сезне штрафка тартмасын өчен түгел, ә кеше юл хәрәкәтенең башка катнашучыларына да күренеп торсын өчен, тагарга кушам. Һәм боларның барысы да иминлек өчен эшләнелергә тиеш, – ди Ленар Габдрахманов.

Кесә фонарьлары

Яктылыкны кире кайтара торган элементны йөртү белән бергә республикада кесә фонарьларын үзең белән йөртү мәсьәләсе дә хәл ителә. Мондый яктырткычлар җәяүлене башкаларга абайлап алырга ярдәм итә. Киләчәктә мондый җайланманы һәркем йөртергә теләк белдерергә тиеш.

Статистикага күз салсак, 2019 елда һәлак булган 131 җәяүленең 104е – торак пунктлардан тыш, 27се торак пунктлар эчендә һәлак була. Моның сәбәпләре икәү – машина йөртүчеләр тарафыннан тиешле тизлекне сакламау, аларның игътибарсызлыгы һәм җәяүлеләрнең үзләренең игътибарсыз булуы. Юл кичүен чыгар алдыннан, аның никадәр куркынычсыз булуын һәркемгә тикшерү кирәк. Хәзер Татарстанда җәүлеләр чатлары махсус язулар белән дә җайландырыла. Былтыр 150дән артык җәяүлеләр кичүендә татар һәм рус телләрендәге язулар урнаштырганнар.

Балаларның гомере беренче урында булсын!

Кызганыч, 2019 елда юлларда 588 бала җәрәхәт алган. Барлыгы 19 бала һәлак булган: аларның 14е – пассажир, 3се – җәяүле,  2се – велосипедчы. Алексеевск, Буа, Чүпрәле, Югары Ослан, Лаеш, Лениногорск, Менделеевск районнарында хәлләр аеруча аяныч. Кызганыч, һәлак булган пассажир балаларның күбесе махсус утырткычка утыртмаган була. Мисал өчен, 2019 елның 10 сентябрендә Бөгелмә районында машина йөртүче хатын-кыз тимер юл кичүендә, зур поезд килгәндә, кызыл утка чыга. Нәтиҗәдә, 6 яшьлек бала хастаханәдә җан бирә. Ул махсус утырткыч белән беркетелмәгән була.

Яшерен-батырын түгел, балаларга юл йөрү кагыйдәләрен бишектән үк өйрәтү мөһим. Кызганыч, бүген мәктәпләрдә мондый кагыйдәләр укытылмый, диярлек. Алар әйләнә-тирәне өйрәнү, тормыш иминлеге нигезләре, сыйныф сәгатьләрендә генә өстән-өстән әйтеп үтелә. Ә чынлыкта бу белемне инде балалар бакчасыннан ук бирергә тиешләр. Шуңа бу юнәлештә әти-әниләр юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтергә тиеш. ЮХИДИ башлыгы әйтүенчә, балага үзең үрнәк күрсәтүдән дә яхшы аңлату була алмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев