Логотип Идель
Бу – тема!

КАКЕЙБО: АКЧА ТОТУ СӘНГАТЕ

Акчаларны янга калдыру буенча нинди генә лайфхаклар уйлап тапмыйбыз инде без! Тик йә алар файдасыз була, йә без үзебезнең “телим”нәрне кысага кертә белмибез. Ә бүген экономияләргә яратучылар өчен махсус метод турында сөйлибез. Ул да булса – какейбо.

Какейбо – японнарның бюджет төзү методы. Бу – үзенә күрә аерым сәнгать. “Какейбо” – “өй финанс регистры” буларак тәрҗемә ителә. Ул 1904 елда Хани Мотоко тарафыннан уйлап табылган. Ул үз финансларың белән идарә итү буенча иң уңайлы һәм гади ысул. 116 ел дәвамында какейбо кешеләргә дөрес финанс карарлар кабул итәргә ярдәм итә.

Бары тик блокнот һәм ручка

Какейбо системасы сезгә акча белән мөнәсәбәтләрегезне аңларга ярдәм итәчәк. Монда бары тик туздырган суммаларыгызны һәм керемнәрне язып барырга кирәк. Бу система – электрон программа, мобиль кушымталар, Excel битләреннән баш тарту.

Көндәлек алып барган кебек, бу ысулда ручка белән язып барып, чыгымнарыңны карау, күзәтү өчен үзенә күрә бер медитация ысулы булып тора. Нәкъ менә кулдан язу кешегә позитив үзгәрешләр бирә, сезгә игътибарлырак булырга ярдәм итә, шул ук вакытта начар гадәтләрне дә аңларга ярдәм итә.

Какейбо методы буенча нәрсә дә булса сатып алганчы, үзегезгә берничә сорау бирергә кирәк?

– Мин бу предметтан башка яши аламмы?

– Мин моны, үземнең финанс мөмкинлегемнән чыгып, үземә рөхсәт итә аламмы?

– Мин моны кулланачакмынмы?

– Минем бу әйбер өчен урын бармы?

– Мин бу әйберне ничек очраттым? (Мин моны журналда күрдемме? Яки бүләкләр кибетендә каңгырап йөргәндә очраттыммы?)

– Бүген минем эмоциональ халәтем ничек? (Тынычлык? Стресс? Бәйрәм кәефе? Үземне начар хис итәмме?)

– Мин бу әйберне сатып алуга ничек карыймы? (Бәхетлеме? Дәртлеме? Битарафмы? Бу хис ничек озак сузылачак?)

Кайкейбоның төп үзенчәлеге шунда: ул сатып алулар, товарны сатып алырга ни этәрә икәнлеге турында сөйли.

Аның ярдәмендә үзеңнең “ихтыяҗ”ларың һәм “теләк”ләреңә карата гадел булу куркуын җиңеп булачак. Шулай итеп теге яки бу әйбергә акча туздырырга кирәкме-юкмы икәнлеге турында аңларга мөмкин.

Акчаларны акыл  белән сарыф итү, керемнәрне үстерү бер-берсе белән бик тыгыз бәйләнгән. Алар банктагы исәп-хисапка да йогынты ясый.

Әлбәттә, какейбо тормышыгыздагы шатлыкларны юкка чыгармаячак. Әгәр син нидән дә булса канәгать түгелсең икән, чәчәк сатып алу – күңелне күтәрүнең арзан ысулы. Какейбоның төп максаты – игътибарлылык һәм даими рәвештәге үзгәрүләр аркасында үзенңең начар гадәтләрдән арындыру.

Акчаны ничек итеп акыл белән тотарга?

– Товарны 24 сәгатькә куеп тор. Бу сиңа аның кирәкме-юкмы икәнлеген белергә ярдәм итәчәк. Әгәр икенче көнне дә шуның турында уйлыйсың икән, сатып ал. Шул вакытт а син үз карарыңнан ләззәт ала алачаксың.

– “Распродажа”ларга кызыкма. Еш кына аларда без үзебезгә бөтенләй дә кирәк булмаган әйберләр сатып алабыз. Шуңа да “акция”ле товарлардан торган кәрҗинне җыйганнан соң, үзеңә “Мин моны үземә үз бәясе белән алыр идемме?” дигән сорау бир.

– Даими рәвештә банктагы балансыңны күзәтеп бар. Бу финансларыңны контрольдә тотарга ирек бирәчәк. Чөнки ул күпме акча тотарга мөмкин булуыңны күрсәтә.

– Кәгазь акчалар куллан. Акчаларны, тотып карап, туздыру аларны, чыннан да, сарыф иткәнеңне аңларга ярдәм итә. Шулай итеп, бюджетны да планлаштырырга җиңел булачак. Атнага билгеле бер суммадагы акчаны бүлеп куй. Шуннан күбрәкне тотмаска тырыш.

– Искәртеп тора торган язуларны акча янчыгына тык. Мисал өчен, картаңа “Бу сиңа, чынанн да, кирәкме?" дигән язу язып куй. Бер адым артка чигенергә мәҗбүр иткән әйбер дөрес карарлар кабул итәргә булышачак.

– Акча туздыра торган мохитеңне үзгәрт. Әгәр син Instagramда ниндидер товарны күргәннән соң, аны сатып алырга чабасың икән, ул кешедән язылып ат. Әгәр ни эшләргә белмәгәннән кием яки косметика аласың икән, әлеге буш вакытыңны башка файдалы әйбергә юнәлт.

– Шул ук вакытта мәҗбүри рәвештә кирәк булмаган әйберләрне сатып алуны үзеңә рөхсәт итәргә кирәк. Какейбо – сатып алган вакытта гына бәхет китергән сатып алулардан баш тарту мөмкинлеген биргән аң белән эш итү ысулы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев