Логотип Идель
Бу – тема!

БДИ-2020: НӘРСӘ ЯРЫЙ, НӘРСӘ ЯРАМЫЙ?

Әле-е-е-ее, БДИ тапшырырга тагын 3 ай бар, диярсең син. Әзерләнергә шуның кадәр вакыт бар, димәк, үзеңнең үсеш зоналарыңны билгеләү, аларны яхшырту, күп тапкыр сынау имтиханнарын тапшыру мөмкинлеге кесәдә дигән сүз. Тик әзерлек белән бергә, имтихан тапшырганда, аерым кагыйдәләрне дә истә тотарга кирәк. Үзең белән нәрсә алырга ярый-ярамый икәнен тапкырлау таблицасы кебек белү мөһим.

Әгәр син имтиханга соңга калгансың икән (син мондый хәлгә тарымассың, дип ышанабыз!), сине барыбер БДИ тапшыру аудиториясенә кертергә тиешләр. Ләкин соңга калдың, дип кенә имтихан тапшыру вакытын синең өчен озайтмаячаклар. Шул ук вакытта бланкларны тутыру буенча инструктаж синең өчен аерым үткәрелмәячәк.

Паспортыңны оныттыңмы? Онытылу – булгалый торган әйбер, тик онытмасаң – яхшырак. Оныткан очракта – сине аудиториягә, үз мәктәбеңнән озата килүче кеше синең шәхесеңне дәлилләгәч кенә, кертәчәкләр.

Имтиханга нәрсә алып керергә кирәк:

– паспорт;

– гельле кара ручка;

– су һәм дарулар;

– шоколад яки кирәк булган очракта башка азык-төлек.

 

Өстәмә рәвештә тагын нәрсәләр алырга ярый:

– математика – линейка;

– физика – линейка һәм программалаштырмый торган калькулятор;

– химия – программалаштырмый торган калькулятор;

– география – линейка, транспортир, программалаштырмый торган калькулятор.

Мобиль телефон, гаджетларны, БДИга теркәлү турындагы белдерү кәгазен шәхси әйберләрне саклый торган махсус урында калдырырга тиешсең.

Имтихан материалларының комплектын алуга ук тикшереп чык, чөнки ул тулы яки дөрес булмаса, аны алыштырып булачак.

Әгәр БДИ вакытында сиңа җаваплар язар өчен өстәмә бланк яки каралама кирәк булса, аларны оештыручылардан сорау кирәк. Бәдрәфкә яки медпунктка аудиториядән бары тик озатып баручы белән генә барырга мөмкин. Аудиториядән бернинди бланк алып чыгарга ярамый. Имтихан вакытында укучыларга бер-берсе белән аралашырга, биремнәрне фотога төшерү дә тыелган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев