Логотип Идель
Бу – тема!

IKEA ӨЧЕН ПРОДУКЦИЯНЕ АВЫЛ ЯШЬЛӘРЕ ТЕГӘЧӘК!

6 февральдә Казанда Авыл яшьләренең халыкара конгрессы (бу турыда язма) башланып китте. Өч көн дәвамында дөньяның 25 иленнән булган, авылда яшәүче яшь лидерлар авыл тормышын үстерү мөмкинлекләре турында фикер алышачак.

Әлеге чара Россиянең 50 төбәгеннән, 25 илдән катнашучыларны җыйган. Алар арасында Германия, Мисыр, Конго, Һиндстан, Испания, Литва, Марокко, Мексика, Нигерия, Пакыстан, Польша, Португалия, Төньяк Македония, Төньяк Ирландия, Сербия, Сенегал, Словения, Төркия һәм Эстония бар.

Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова әйтүенчә, яшьләрдән инициативалар күп килә, әмма алар тагын да күбрәк булырга мөмкин, аларга зуррак теләктәшлек тә күрсәтелә алыр иде.

Бу уңайдан, Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык яшьләргә булышлык күрсәтү өчен төрле мөмкинлекләр булдыра. “Без һәркемне грант конкурсларында катнашырга чакырабыз. Алар шушы көннәрдә башланып китәчәк. Тәҗрибә белән уртаклашу өчен форум мәйданчыклары да бар, аларда күнекмәләр дә алып, киләчәктә файдалы булырга мөмкин булган элемтәләр дә булдырырга мөмкин”, – ди Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесенең киңәшчесе Сергей  Степанов.

Әлеге конгресс авыл территорияләрендә яшәүче уңышлы тәҗрибә белән бүлешү мәйданчыгы да булып тора. Шуларның иң ачык мисалы – яшь эшмәкәр Гүзәл Сәнҗапова тәҗрибәсе. Ул башта үз авылында җитештерү ачып җибәргән. Аннары анда иҗтимагый үзәк төзи башлаган. Нәкъ менә шушы оешма Свердлау өлкәсенең кечкенә генә Кече Түреш авылына яңа сулыш өрергә тиеш.

Гүзәл Сәнҗәпова конгресс катнашучыларына үз проектын тормышка ашырырга нәрсә булышканлыгы турында сөйләде.  Аның ширкәте табигый чәчәк балын үстерү белән шөгыльләнә. Ул махсус җайланмалар ярдәмендә күпертелә, авыл әбиләре җыйган җиләкләр белән кушыла. Гүзәлнең үзенең кечкенә башлангычы авылын үстерүдә зур адым булган. Бал җитештерү белән бергә иҗтимагый үзәкне төзи башлый ул. Әле шушы көннәрдә генә Гүзәл Сәнҗәпова белән IKEA ширкәте уртак проект башлап җибәрә. Хәзер авылларда яшәүчеләр IKEA кибетләре өчен продукция тегәчәк.

Авыл яшьләренең халыкара конгрессы Татарстанның Аграр яшьләр берләшмәсе Президент грантлары фонды, Росмолодежь, Татарстан Хөкүмәте ярдәме белән уздырыла. Ул “Авылларда яшьләр эшмәкәрлеге”, “Мәдәният, үзенчәлекне саклап калу һәм туризм”, “Белем бирү һәм лидерлык”. Шушы конгресс дәвамында аның катнашучылары авыл яшьләренә хөкүмәт тарафыннан ярдәм итү, авыл территорияләрен үстерү проектлары һәм технологияләре белән танышачак. Шушы чара дәвамында яшьләр белән алмашу программасын да булдырырга җыеналар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев