Логотип Идель
Бу – тема!

ТАТАРСТАННЫҢ АВЫЛ ЯШЬЛӘРЕ ЕВРОПА, АФРИКАЛЫЛАРДАН ӨЙРӘНӘЧӘК

Авыл яшьләренең чит илләргә чыгып, андагы авыллардагы хәлләрне үз күзе белән күрү мөмкинлеге көн саен булып тормый. Тик, билгеле булганча, “әгәр тау Мөхәммәткә таба бармаса, Мөхәммәт тауга үзе бара”. Чит ил авылларында яшәүчеләр Татарстанга үзләре килә. Бөтен дөньяның авыл яшьләре Казанга җыела, чөнки 6-9 февральдә биредә Авыл яшьләренең халыкара конгрессы узачак.

Республикадагы Аграр яшьләр берләшмәсе инде 10 ел дәвамында “Авыл яшьләре” республика программасын тормышка ашыра. (Аны Иваново һәм Ярославль өлкәләре үзләренә үрнәк итеп алган да әле). Нәкъ менә берләшмә активистлары шушы конгрессны Татарстанда уздыру тәкъдиме белән чыккан да инде. Бу аңлашыла да: оешманың тәҗрибәсе инде Россия дәрәҗәсендә дә алдынгы буларак танылган. Россиянең Федерация Советында да Аграр яшьләр берләшмәсе авыл яшьләре белән эшләү тәҗрибәсе белән бүлешкән.

Авыл яшьләренең халыкара конгрессында дөньяның 25 иленнән 37 делегат катнашачак. Алар Германия, Мисыр, Конго, Һиндстан, Испания, Нигерия, Пакыстан, Португалия, Төньяк Ирландия, Марокко, Сенегал, Эстония, Төркия һәм башка илләрне тәкъдим итә. Моннан тыш, чарада Россиянең 50 төбәгеннән – 250, Татарстаннан 100 кеше катнашачак.

Чарага 15нче гыйнварга кадәр теркәлергә мөмкин (теркәлү өчен сылтама), аның катнашучылары конкурс рәвешендә сайлап алыначак. Катнашу – бушлай. Төп өч мәйданчык яшьләр эшмәкәрлеге; мәдәният һәм милли үзенчәлекне саклап калу, туризм; шәхесне үстерү һәм белем алуга багышланачак. 25 халыкара, илкүләм һәм республика экспертлары яшьләргә ярдәм итәчәк. Федераль дәрәҗәдә яуланган 3 миллион 600 мең сумлык грант та әлеге чараны оештырырга ярдәм итәчәк.

Марсель Мәхмүтов, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары:

– Әлеге чара, чыннан да, бик масштаблы. Бу эшкә Татарстанның Аграр яшьләр берләшмәсе бик зур өлеш кертә. Россия Президенты Владимир Путин да авыл хуҗалыгы тармагы, авылдагы яшәү сыйфатын үзгәртмичә, алга таба да үсеш алмаячак дигән фикердә. Шуңа да “2020-2025 елларга авыл территорияләрен комплекслы рәвештә үстерү” дәүләт программасы кабул ителде. Аның буенча авылларда төзелеш, социаль ипотека программалары җәелдереләчәк. Авылларда яшьләр үзләрен тапсын өчен күп кенә чаралар оештырылачак. Без яшьләрнең авылга кайтуы яклы. Бу уңайдан республикада клублар, фельдшер-акушерлык пунктлары төзелә. Тиздән мондый темплар белән авыл һәм шәһәр арасында чикләр калмаячак.

Конгрессның төп максаты – чит илләрдәге авыл хуҗалыгы тармагы практикасы белән танышу. “Киләчәк – авылларга кайтырга тиешле яшь белгечләр кулында. Халыкара тәҗрибәне өйрәнү Татарстан өчен ят түгел. Әлеге чара да перспективада яшьләр белән эшләү өстенлекләрен билгеләү өчен дә оештырыла. Бүген авылларда инфраструктурадан тыш, яшьләр белән эшләү технологияләрен дә белү кирәк”, – ди Татарстанның Яшьләр эшләре министры урынбасары Ринат Садыйков.

Конгресс ничек узачак?

Конгресс Казанның IT-паркында ачыла. Аның белем бирү программасы бушлай, аны һәркем тыңлый алачак, дип аңлата оештыручылар. 8нче февральдә конгресс катнашучылары өчен аеруча бай эчтәлекле программа көтелә. Ул моннан гыйбарәт булачак:

– Эшмәкәр Мотыйгуллиннарда ит продукциясен эшкәртү сәнәгате белән танышу;

– Мамадыш шәһәрендә Креатив чаналар фестивалендә катнашу (анда чит ил делегатлары үзләре ясаган чаналарда да шуачак);

– Мари, керәшен һәм татар авылларына кунакка бару;

– Милли кичке аш.

Диләрә Шувалова, Татарстанның Аграр яшьләр берләшмәсе җитәкчесе:

– Татарстанның авыл хуҗалыгы сәнәгате комплексы февраль аенда бераз булса да эштән бушаган була. Шуңа да без әлеге чараны нәкъ шушы вакытта оештырырга булдык. Авылда бизнесны башлап җибәрү өчен капитал кирәк, шуңа да авыллардагы эшмәкәрләр бу эшкә якынча 24 яшьтән тотына.

Конгресс “Без бергә!” дип аталган яшьләр вечеринкасы белән тәмамланачак. Киләчәктә дә әлеге чараны дәвамлы итәргә җыеналар. Тик әгәр быел анда канашу бушлай булса, киләчәктә ул түләүле булырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев