Автор автор яңалыклары
-
ЯШҮСМЕРЛӘР КӨРӘШӘ: «БУ ЯШЬТӘ СӨЙЛӘШҮ, САТЫЛУ ДИГӘН ӘЙБЕР ЮК»
«Мин боларны җиңә идем инде. Кул гына сынды бит», – дип куйды бер егет, уфтанып. Кулында гипс ише әйбер күренмәсә дә, элеккеге имгәнүләрен искә алды булса кирәк. Балалар, яшүсмерләр арасында көрәш әнә шундый чын көндәшлек һәм җиңүгә омтылу булу белән кызыклы һәм кадерле дә инде ул. -
БЕРЕНЧЕЛӘР СОВЕТЫ РӘИСЕ БУЛАСЫҢ КИЛӘМЕ?
Узган ел Татарстанда балалар үзидарәсенең яңа органы – Беренчеләр советы (Совет Первых) барлыкка килде. Ул вакытта Россиядә төбәкләр арасыннан бу проектта Татарстан беренче тәҗрибә иде. Республиканың төрле районнарыннан кандидатлар үз программаларын тәкъдим иттеләр, һәм Камилә Нуруллина җиңеп чыгып, балалар үзидарәсе рәисе булды. Быел исә яңа лидер сайланачак. -
ШАГЫЙРӘЛӘР «MOÑ»да ГАШЫЙКЛЫК ТУРЫНДА СӨЙЛӘШЕРГӘ ЧАКЫРА
19 сентябрь көнне 19:00 сәгатьтә «MOÑ» театраль мәйданчыгын гашыйклык хисе урап алачак. «Йокмый йокым» шигъри кичәсендә без шагыйрьләрнең гашыйклыкны ничек кичерүен тыңларбыз. -
ҺӨНӘРЛӘРНЕ ФИЛЬМНАР ЯРДӘМЕНДӘ АЧАБЫЗ!
Дөньяда шундый күп кызыклы һөнәрләр бар! Алар белән танышу өчен берничә ысул бар. Сез реаль вакытта эшләргә яки әлеге һөнәрләрне ача торган фильмнар карый аласыз. Без төрле һөнәрләр буенча фильмнар исемлеген җыйдык. -
КЕШЕ + ҖӘНЛЕК: Ә СИН КВАДРОБЕРЛАР БЕЛӘН ТАНЫШМЫ?
Табигатьтә яшәүче һәр җан иясенең үзенә хас билгеләре, үзенчәлекләре бар. Соңгы арада махсус битлек киеп, ике аякларында һәм кулларында йөреп, үзләрен берәр җанвардай тотучы яшүсмерләр күбәйде. Кеше ике аягында туры басып йөрү өчен бик күп гасырлар кичкән, хәзер кире мөкәләүгә кайтуның мәгънәсе нидә? Квадробикага спорт дип кенә карарга ярыймы? Ни өчен аны Россиядә тыярга телиләр? -
ЗУЛЯ КАМАЛОВА ИҖАТЫНА ТРИБЬЮТ, МОДА КҮРСӘТҮ ҺӘМ TATARKA: БЫЕЛГЫ «ДӘРТФЕСТ» НИЛӘР ӘЗЕРЛИ?
30 август Казан Кирмәнендә икенче тапкыр «ДәртФест 2024» заманча татар мәдәнияте фестивале узачак. Ул шәһәрчеләр яратып өлгергән TatCultFest традицияләрен дәвам итә. -
ДОРАМАЛАР ДӨНЬЯСЫНА СӘЯХӘТ: ИҢ ШӘП 5 ДОРАМА ИСЕМЛЕГЕ
«Эһе, дорамалар. Аңлашылды...» – дип, киләсе биткә күчәргә ашыкма. Тукта, иркенләп сулыш ал. Хәзер Алисә сезгә дорамалар иленә киииң итеп ишекләрне ачачак. Качма! Спойлерлар бик күп булачак! Киттек! -
MILYASH: «УҢЫШНЫҢ СЕРЕ БАРЫБЕР ИХЛАСЛЫККА БАРЫП ТОТАША...»
Хыял чынбарлыкка әйләнсен өчен нишләргә кирәк? Бу сорауга бер төрле генә җавап биреп булмый, һәр кешенең үз юлы була. Җырлар авторы «MILYASH»нең стратегиясе нинди икән? Бүгенге язмабыз герое – әле күптән түгел генә «Зур хата» исемле тәүге альбомын чыгарган Миләүшә Фатыйхова. -
БЫЕЛГЫ «КАРБЫЗ PARTY» НИЛӘР БЕЛӘН ИСТӘ КАЛДЫ?
2022 елда беренче тапкыр уздырылган «Карбыз Party» быел да гөрләде – өченче тапкыр! Бу бәйрәмнең ел саен аерылгысыз атрибуты гел бер үк – карбыз, әмма һәр елны «Карбыз Party» үзгә була. Ә быел ниләр белән истә калды ул? -
РӨСТӘМ МИҢНЕХАНОВ: «СӘЛӘТ – БЕЗНЕҢ ПРИОРИТЕТТА»
Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов XIII Халыкара «Cәләт» яшьләр уку-укыту форумының алтынчы, Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте «Алдынгылар хәрәкәте» белән берлектә уздырыла торган сменасы – Алдынгылар Биләр Форумда (Первые/ Forward) булды. -
ЮЛ БИЛГЕЛӘРЕ ТӨШЕМӘ КЕРӘ яки МИН МАШИНА ЙӨРТЕРГӘ ӨЙРӘНӘМ...
Быелгы җәем бик үзенчәлекле башланып китте. Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү, билетлар чишү һәм тузан туздырып басуда машинада йөрүнең гадәти тормыш режимына керүен сизми дә калдым... Ялкынлылар, машина йөртүчеләр бармы арагызда? Менә минем дә сезнең сафта буласым килде! Хыялым ансат кына чынга ашар дигән идем, ялгышканмын. Уку йортын сайлый башлаганчы ук уйга калдым: машина йөртергә кайсы сезонда язылсам җиңелрәк булыр икән? -
ЭКОЛОГИЯ, УШУ ҺӘМ ПЕСИЛӘР: БАТЫРЛЫК ТАРИХЛАРЫ
«Бөтен геройлар да плащ кими» диләрме әле? Балаларны склау көне уңаеннан, герой дип атарлык егет һәм кызлар белән сөйләшеп алырга булдык әле. Алдан ук әйтеп куябыз: батырлык кылу – ул кадәр үк катлаулы әйбер түгел! -
ЛАГЕРЬ ТУРЫНДА 6 МИФ!
Беренче тапкыр лагерьга барасың, тик ишеткән имеш-мимешләр һәм мифлар аркасында шикләнеп, куркып торасыңмы? Без үз тәҗрибәбез белән уртаклашырга һәм кайбер мифларны юк итәргә булдык. -
АТ СПОРТЫ: МӘСЬӘЛӘЛӘРЕ, ПЕРСПЕКТИВАЛАР, МӨМКИНЛЕКЛӘР
Ат спорты иң чыгымлы спорт төрләре рейтингында икенче урында тора (беренче урында – «Формула 1»). Бу спорт шулай ук шактый куркыныч санала, чөнки аттан егылу бишенче каттан яки хәрәкәт итә торган машинадан егылу белән чагыштырырлык. Ат спорты шулай ук иң мавыктыргыч спорт төрләренең берсе, монда кеше белән хайван бергә эшли. -
ТӘҮГЕ ЧАБЫШ (хикәя)
Самир шәһәрдә туып үскән малай. Аның әти-әнисе шунда эшли һәм ял көннәрен дә шәһәр ыгы-зыгысында үткәрә. Шулай да җәйге каникул вакытында Самир әбисе белән бабасы янына кунакка кайта. Балачакта ул җәй буе авылда тора иде. Вакыт узу белән аның шәһәрдә яңа дуслары барлыкка килде һәм Самир каникулларда вакытны алар белән күбрәк үткәрә башлады.