Логотип Идель
Бу – тема!

1 ИЮНЬ КӨНЕНӘ КАЗАНДА НИЛӘР БУЛА?

Казан 1 июнь, балаларны яклау көнен, бәйрәм итәргә әзерләнә. Булачак чаралар исемлеге инде әзер. Сезгә дә тәкъдим итәбез.

 

31 МАЙ КӨННЕ КАЯ БАРЫРГА?

 

Горки-Әмәт урманы, 10:00

Сәламәтлеге чикләнгән яшь казанлылар өчен оештыручылар «Дорога добра» фестивален әзерли. Кунакларны күргәзмә, мастер-класслар зонасы, ярминкә һәм иҗат номерлары көтә.

 

Ленин исемендәге мәдәният йорты, 11:00

Мәдәни-ял итү комплексында сәламәтлеге чикләнгән һәм авыру балалар өчен мультфильмнар күрсәтеләчәк.

 

1 ИЮНЬ КӨННЕ КАЯ БАРЫРГА?

 

 «УРАМ» паркы, 10:00!

Монда балалар өчен урам культуралары фестивале узачак. Паркта йөгерү, стритбол, BMX, самокат, роликлар, воркаут, паркура һәм скейтбординг буенча ярышлар узачак. Текә биючеләр, музыка һәм онытылмас тәэсирләр тулы баттллар көтелә. Чын сәнгать әсәрләре иҗат итәргә өйрәнерергә мөмкин.

 

«Елмай» паркы, 12:00

Узган җәйдә Казансу елгасы ярында ачылган парк Халыкара балаларны яклау көнен бәйрәм итү өчен төп мәйданчык булачак. Яшүсмерләр клублары биредә «Мы там, где ты» мультиформат концерт-күңел ачу программасын уздырачак, ул 18:00 сәгатькә кадәр барачак.

 

Парк сәхнәсендә урам, заманча, эстрада, халык, стилизацияләнгән, татар, хәрби, патриотик хореография, хип-хоп, эстрада вокалы һәм авторлык җыры кебек юнәлешләрдә иҗат белән шөгыльләнүче 200дән артык яшүсмер чыгыш ясаячак. Чараның хедлайнеры «Джаст Браз» төркеме булачак.

Бәйрәм кунаклары шулай ук 18 юнәлеш буенча бушлай мастер-классларда катнаша алачак: йога буенча спорт дәресләре, физик күнегүләр ясау, сулыш практикалары, шулай ук крафт уеннары.

 

Сосновая роща, 11:00

Мәскәү районындагы паркта «Бәләкәч фест» – ачык фестиваль, коляскалар парады узачак. Игътибар үзәгендә нәни балалар, әти-әниләр һәм аларның бизәлгән коляскалары булачак. Жюри биш номинациядә иң яхшы колясканы сайлаячак: «Иң креатив коляска», «Иң сөйкемле коляска», «Әкияти коляска», «Фильм/сериалдагы коляска» һәм «Патриотик коляска».

 

Сәид Галеев исемендәге мәдәният йорты паркы, 10:30

Дәрвишләр бистәсендә «Счастье, солнце, дружба — вот, что детям нужно» дип исемләнгән бәйрәм чарасы узачак. Анда кунакларны Мәдәният йорты һәм 9нчы балалар сәнгать мәктәбе коллективларыннан театральләштерелгән концерт программасы, «Казан» халык фотостудиясе фотокүргәзмәсе һәм интерактив программа көтә.

 

Казан зооботаника бакчасы, 11:00

Зооботсад Вознесенск торак массивында Мәдәният йорты белән бергә оештырылган «Исәнме, җәй» тамашасына чакыра. Шулай ук көн дәвамында казанлылар зоопарк экспозициясе буенча экскурсияләргә йөри алачак.

 

Серов урамындагы бульвар, 12:00

Яңа иҗтимагый киңлектә дүрт сәгать дәвамында СИБУР – «Синең яшел гадәтләрең» компаниясеннән балалар экофестивале узачак. Программада – экологик тематикага дәресләр, спорт активлыгы зоналары.

 

«Весна» торак комплексы паркы, 13:00

Совет районында «Весна» торак комплексы паркында «Мы – дети России» концерт программасы планлаштырылган. Анда «Гранда» вокал һәм иҗат мәктәбе укучылары чыгышы көтелә, шулай ук яшь тамашачылар өчен уеннар каралган.

 

«Тылсым» инклюзив үзәге, 11:00

«Игелекле Казан» проекты кысаларында бу үзәкнең ишегалдында бәйрәм узачак. Программада – музыкаль, иҗади, спорт мастер-класслары, логоритмика, аэробика, өстәл уеннары.

 

 

2 ИЮНЬ КӨННЕ КАЯ БАРЫРГА?

 

«Сәйдәш» мәдәният үзәге, 11:00

Совет районы халкы өчен «Сәйдәш»нең иң яхшы балалар коллективлары катнашында иҗади бию марафоны узачак. Барлык теләүчеләр өчен керү ирекле.

 

«Салават Күпере» паркы, 15:00

«Бәхетле балачак» фестивале кысаларында зур концерт программасы, аниматорлар, аквагрим һәм бәйрәм партнерларыннан призлар уйнату планлаштырыла.

 

«Мәскәү» мәдәният үзәге, 15:00

Мәдәни үзәк мәйданчыгында беренче мәртәбә «Алмаш» бәйрәме узачак. Оештыручылар татар телендә сөйләшүче гаиләләрне һәм татар телен үз гаиләсенең гадәти көнкүреш теленә кертергә теләүчеләрне көтеп кала.

 

Сурәт: «freepic.com»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев