ТАТАРСТАННЫҢ 11 РАЙОНЫНДА «БИЮ» – БУШЛАЙ ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН «ВЕЧЕРИНКА»ЛАР УЗАЧАК
31 май һәм 1 июнь көннәрендә Буа, Бөгелмә, Спас, Кама Тамагы, Яңа Чишмә, Арча, Балтач, Лаеш, Әтнә, Чүпрәле районнарында һәм Казанда ПОВ яшүсмерләр медиасыннан Алдынгылар һәм Scratch Dj School диджеинг мәктәбе белән берлектә бушлай яшүсмерләр кичәләре булачак. Үз сет-листлары белән диджеинг курсларында укыган яшүсмерләр чыгыш ясаячак. Программада шулай ук иҗади мастер-класслар һәм бию баттллары да каралган.
Кичәнең төп үзенчәлеге яңа гына өйрәнеп килүче диджейлар чыгышы булачак, шулай ук кайбер районнарда профессиональ Казан диджейларының чыгышы да планлаштырылган. Буага SAGE, ә Спас һәм Лаеш районнарына - ANTON ABRAMOV киләчәк.
Балаларны яклау көнендә (1 июньдә) «БиЮ» яшүсмерләр кичәсе Казанда «УРАМ» экстрим-паркында узачак.
Чарага тулы line-up:
17.00-18.00 whitebywhite
18.00-19.00 meraki
19.00-20.00 ANTON ABRAMOV
20.00-21.00 SAMIRA UNDERAGE
21.00-22.00 risáy
Кунаклар өчен параллель активлыклар да оештырылачак. Мәсәлән, Казанда дискотека кунаклары шопперлар декорацияләү буенча мастер-класста катнаша алачак, бию баттлында ярышачак һәм үз образын ялтыравыклар белән бизәячәк.
Моннан тыш, мондый кичәләр республиканың тагын 10 районында узачак:
Арча районы – 31 май, 18:00, «Арча» үзәк стадионы
Буа районы – 31 май, 18:00, Буа яшьләр паркы мәйданчыгы
Яңа Чишмә районы – 31 май, 19:00, «Чишмә» яшьләр үзәге
Спас районы – 31 май, 18:00, район Мәдәният йорты
Бөгелмә районы – 1 июнь, 19:00, Губин исемендәге МОЦ да футбол кыры
Кама Тамагы – 1 июнь, 17:00, Кама Тамагы мәдәният йорты
Лаеш районы – 1 июнь, 17:00, экстрим-парк
Чүпрәле районы – 1 июнь, 15:00, «Чүпрәле» паркы
Әтнә районы – 1 июнь, 9:00, «Туган Ягым» паркы
Балтач районы – 1 июнь, 19:30, «Балтач» ял паркы
Дискотекаларга керү бушлай, регистрация сылтама буенча
«Алдынгылар»ның социаль челтәрләре:
- ВКонтакте: https://vk.com/mypervie16
- Телеграм-канал: https://t.me/mypervie16
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
30 мая 2025 - 13:12
1 ИЮНЬ КӨНЕНӘ «УРАМ» ЭКСТРИМ-ПАРКЫНДАГЫ ЧАРАЛАР
-
27 мая 2025 - 13:58
ГАЗМАНОВНЫҢ «РОДНИКИ. ДЕТИ» БӘЙГЕСЕ ФИНАЛ КОНЦЕРТЫНДА ОНЛАЙН ТАВЫШ БИРҮ БУЛАЧАК
-
27 мая 2025 - 13:16
16 КОМАНДА «ӘЙДӘ, ШАЯРТ!» ТАТАР КВН ЛИГАСЫНЫҢ ЧИРЕКФИНАЛЫНДА ЯРЫШАЧАК
-
26 мая 2025 - 14:03
БӨТЕН ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КҮРӘЧӘК ТЕАТРАЛЬ КУЕЛЫШНЫҢ АВТОРЫ БУЛ!
Нет комментариев