31 май һәм 1 июнь көннәрендә Буа, Бөгелмә, Спас, Кама Тамагы, Яңа Чишмә, Арча, Балтач, Лаеш, Әтнә, Чүпрәле районнарында һәм Казанда ПОВ яшүсмерләр медиасыннан Алдынгылар һәм Scratch Dj School диджеинг мәктәбе белән берлектә бушлай яшүсмерләр кичәләре булачак. Үз сет-листлары белән диджеинг курсларында укыган яшүсмерләр чыгыш ясаячак. Программада шулай ук иҗади мастер-класслар һәм бию баттллары да каралган.