Логотип Идель
Белми калма

1 ИЮНЬ КӨНЕНӘ «УРАМ» ЭКСТРИМ-ПАРКЫНДАГЫ ЧАРАЛАР

1 июнь «УРАМ» экстрим-паркында Балалар өчен урам культуралары фестивале узачак. Бәйрәмгә балалар һәм аларның әти-әниләре чакырыла, барлык чараларда да катнашу бушлай. Чаралар 11:00дән 22:00гә барачак. Әйдәгез, алар белән танышып китик:

Иҗади лаборатория:

12:00 — 13:00. «УРАМ киләчәктә» исемле мастер-класс: балалар техника һәм типография ярдәмендә паркның берничә елдан нинди булачагы турында хыяллана алачак.

13:00 — 14:00. «Кызык булсын өчен ничек укырга? дигән мастер-класс.

12:00 — 16:00. Сумкаларга һәм телефоннарга эләргә матур брелоклар ясау буенча мастер-класс.

12:30 — 14:30. Балалар һәм яшүсмерләр өчен уку диагностикасы.

13:00 — 14:00. Пластик капкачларны эшкәртү буенча мастер-класс.

14:30 — 15:30. Музыка коралларында уйнау буенча мастер-класс.

15:00 — 16:00. Пластик капкачларны эшкәртү буенча мастер-класс.

15:30 — 17:00. Акварель краскалар белән рәсем ясау буенча мастер-класс.

16:00 — 18:00. Музыка коралларында уйнау буенча мастер-класс.

16:30 — 18:00. «Sport in English» мини-эстафетасы: катнашучылар экстрим-спорт темасына инглиз һәм корея телендә сүзлек запасын арттыру буенча практика үтә алачаклар. Моннан тыш, бу чарада физик активлык элементлары да булачак.

14:00 — 16:00. Food Spot паркы резидентлары Сrumble Cookies трендлы печенье ясарга өйрәтәчәк.

17:00 — 18:00. Пластик капкачларны эшкәртү буенча мастер-класс

Белем бирү лекторие (балалар һәм әти-әниләр өчен лекцияләр):

11:00 — 12:00. «Медиа – шулай ук эш: яшүсмерләр киләчәк һөнәрләре ничек үзләштерә» темасына «ПОВ» медиасы үз тәҗрибәсе белән уртаклашачак.

12:00 — 13:00. «Табигать һәм гаилә ресурсларын ничек сакларга»  —спикер буларак «Яшел компас» балалар өчен экомәктәп авторы һәм җитәкчесе Карпухина Екатерина чыгыш ясый.

13:00 — 14:00. «Билгеләр — мөһим түгел: укыганда баш мие ничек эшли». Спикер – клиник психолог, нейропсихолог Хафизова Әлфия.

14:00 — 15:00. Балалар белән стрессыз сәяхәт итү турында «Сәяхәттә кечкенә босс: әти-әниләр өчен лайфхаклар» дигән лекция. Спикерлар: Good Friends Trip.

15:00 — 15:30. «Ашау балаларның хисләре белән ничек идарә итә» – балаларның туклануы һәм эмоциональ халәте арасындагы бәйләнеш турында. Спикерлар: «Яшел Карабодай»  гастропроекты.

15:30 — 17:00. «Дуслык дәвалый: этләр балаларга ничек эчке кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итә?». Лекцияне кинолог Дмитрий Дудкин үткәрәчәк.

Интерактив мәйданчыклар:

11:00 — 19:00. Өстәл уеннары.

12:00 — 12:30. Good Night Show күңел ачу өчен шоу үткәрә.

12:00 — 18:00. MindGames өстәл һәм интеллектуаль уеннар үткәрә.

12:00 — 18:00. «Пача Мама» альпакалар паркыннан куяннар белән фотозона.

12:00 — 14:30.  Мототехникада йөрүнең ачык дәресләре.

15:00 — 19:00. Паркның яшел зоналарында һава еланнарын (воздушный змей) җибәрү.

17:00 — 22:00. Scratch Dj Schoolдан «БиЮ» исемле дискотека.

«УРАМ» экстрим-паркы нәкъ сине көтеп кала!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев