«ШӘЛПЕРӘЙМӘС ЕГЕТЛӘР» ҺӘМ «САБАЛЕТА» КОМАНДАЛАРЫ «ӘЙДӘ, ШАЯРТ!» ТАТАР КВН ЛИГАСЫНЫҢ ЧИРЕКФИНАЛЫНДА ҖИҢДЕ
Ярымфиналга 9 команда узды. 2 июньдә «Чулпан» мәдәни үзәгендә «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасының чирекфиналы узды.
Бу юлы уен, ике моторга бүленеп, оештырылды: кич дәвамында ике уен узды. Беренче моторда «Башкорт лигасының җыелма командасы» (Уфа, Башкортстан Республикасы), «Шәлперәймәс егетләр» (КФУ, Казан), «Әтнә шутниклары» (Әтнә районы), «Сугангстеры» (Казан), «Крәшеннәр» җыелма командасы, «Дөбер-шатр» (Сарман районы) командалары көч сынашты.
Икенче моторда «Сабалета» (Саба районы), «Зыян гына» (Казан дәүләт аграр университеты, Казан), «Безнекеләр» (Чирмешән районы), «Супер керәшен» (Тукай районы), «Татмак» (Кама Тамагы районы), «Мәхәббәт» (2 нче номерлы гимназия, Яр Чаллы шәһәре), «Чулман» командалары ярышты.
Уенны Татарстанның Шаяннар һәм тапкырлар клубы һәм «Әйдә, ШаяРТ!» татар КВН лигасы җитәкчесе Рамил Агдеев, «ТНВ» телеканалының алып баручысы Айваз Садыйров, популяр башкаручылар Лэйна һәм Ринат Рахматуллин, җәмәгать эшлеклесе, «Копилка счастья» хәйрия проектына нигез салучы, лайфстайл-блогер Алинә Гыймалтдинова бәяләде.
«Минем татарча КВН карау теләгем бар иде. Бу – минем беренче уеным. Миңа ошады, көлеп, уңай энергетиканы тоеп, яшәреп киттем кебек тоелды. Киләсе уеннарга балаларым белән килергә телим», – диде Алинә Гыймалтдинова.
Уенның нәтиҗәләре буенча ярымфиналга «Шәлперәймәс егетләр», «Сабалета», «Крәшеннәр» җыелма командасы, «Чулман», «Мәхәббәт», «Дөбер-шатр», «Башкорт лигасының җыелма командасы», «Супер керәшен», «Зыян гына» командалары чыкты. Ә «Шәлперәймәс егетләр» һәм «Сабалета» командаларына 50 мең сум бүләк тапшырылды. Ярымфинал көз көне узар дип планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
5 июня 2025 - 12:04
«ШӘЛПЕРӘЙМӘС ЕГЕТЛӘР» ҺӘМ «САБАЛЕТА» КОМАНДАЛАРЫ «ӘЙДӘ, ШАЯРТ!» ТАТАР КВН ЛИГАСЫНЫҢ ЧИРЕКФИНАЛЫНДА ҖИҢДЕ
-
4 июня 2025 - 12:40
«КОРБАН-ФЕСТ» БӘЙРӘМЕНДӘ БЫЕЛ НИЛӘР БУЛА?
-
1 июня 2025 - 15:25
«ЕЛМАЙ» ПАРКЫНДА БАЛАЛАРНЫ ЯКЛАУ КӨНЕ НИЧЕК УЗДЫ?
-
30 мая 2025 - 13:12
1 ИЮНЬ КӨНЕНӘ «УРАМ» ЭКСТРИМ-ПАРКЫНДАГЫ ЧАРАЛАР
Нет комментариев