«АЛТЫН КАЛӘМ – 2025» БӘЙГЕСЕНДӘ КЕМ ҖИҢДЕ?
Бүген балалар, үсмерләр һәм яшьләр матбугаты Республика фестивале – «Алтын каләм» бәйгесенә йомгак ясалды. Ул быел 29 нчы тапкыр уздырылды. Лаеклылар, ниһаять, күптән көтелгән дипломнарын, бүләкләрен алды. Нинди номинацияләрдә кемнәр җиңү яулады? Гран-прига кем ия булды? Тулырак шул турыда.
Быел бәйгегә барлыгы 356 гариза җибәрелгән, шуларның 67се финалга узган. Моңа кадәр катнашучылар белән онлайн-дәресләр уздырылган, өй эшләре дә бирелгән. Ә 14-17 июнь көннәрендә яшь журналистлар МЦ «Волга» да көч сынашты. Юнәлешләр санына килсәк, алар – 8: рус телендә басма журналистика, татар телендә басма журналистика, подкастлар һәм радио, фотожурналистика, телевидение һәм видеоблогинг, дизайн һәм верстка, SMM, реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә. Һәрбер юнәлешнең үз остазы бар иде.
Финалга үткән 67 бала 21 муниципаль районнан җыелган. Иң күп катнашучылар булганнары: Казан – 16, Арча – 15, Чүпрәле – 7, Яшел Үзән – 5, Чистай районыннан – 4 бала.
Түбән Камадан ХАЙБРОВА АЛЬМИРА төп бүләк – ГРАН-ПРИ һәм КФУның медиа бүлегендә уку мөмкинлегенә ия булды.
Номинация | ФИО | Район | |
«Рус телендә басма журналистика» | III урын | Гаврилова Яна Игоревна | Яшел Үзән |
II урын | Темникова Эвелина Александровна | Чистай | |
I урын | Туманова Ангелина Александровна | Яшел Үзән | |
| ГРАН-ПРИ | Хайброва Альмира Маратовна | Түбән Кама |
«Татар телендә басма журналистика»
| III урын | Ганеева Алинә Ильнар кызы | Арча |
III урын | Гәрәев Ислам Ирек улы | Азнакай | |
II урын | Гайнетдинов Айзат Алмаз улы | Яр Чаллы | |
I урын | Ибраһимова Фирүзә Илсур кызы | Яңа Чишмә | |
I урын | Сабитова Азалия Ленар кызы | Арча | |
Махсус бүләк «Иҗади үсеш өчен» | Галиәхмәтова Алия Айрат кызы | Балтач | |
«Реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә»
| III урын | Биба Николай Антонович | Яр Чаллы |
II урын | Наумова Елизавета Андреевна | Спас | |
II урын | Владимирова Виктория Сергеевна | Тәтеш | |
«SMM» | III урын | Бикбаева Айзилә Рәфкать кызы | Арча |
III урын | Садеева Инзилә Илдар кызы | Чүпрәле | |
II урын | Шәрәпова Диләрә Эльвир кызы | Чүпрәле | |
I урын | Фәизова Дилия Данис кызы | Чүпрәле | |
«Фотожурналистика» | III урын | Галимов Илназ Ленур кызы | Арча |
| II урын | Хәбибуллина Ралинә Илшат кызы | Арча |
| I урын | Гусейнова Карина Рафик кызы | Чистай |
«Телевидение һәм видеоблогинг» | III урын | Шиһабиева Азалия Илсур кызы | Биектау |
II урын | Гарифуллина Рәфинә Рәдиф кызы | Арча | |
I урын | Сәләхов Нариман Марат улы | Арча | |
I урын | Әлтәпова Зәринә Булат кызы | Арча | |
| Махсус бүләк «Стремление к профессионализму» | Әхмәтҗәнова Айгөл Айрат кызы | Норлат |
«Дизайн һәм верстка»
| I урын | Спиридонова | Казан |
I урын | Абдуллина Азалия Марат кызы | Әлмәт | |
«Радио һәм подкастлар» | III урын | Нигъмәтҗәнова Камилә Рәмис кызы | Арча |
| II урын | Гыйниятуллина Самира Рамил кызы | Арча |
| I урын | Маннанова Рамилә Рамил кызы | Әлмәт |
«Открытие Фестиваля» (Радио һәм подкастлар) | Нәҗметдинов Азат Ирек улы | Арча |
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
18 июня 2025 - 11:14
СТУДЕНТЛАР ФОРУМЫНА РӘХИМ ИТ!
-
11 июня 2025 - 12:36
СПЕКТАКЛЬ-ФЭНТЕЗИ «МИРАС»: КАЗАН ЦИРКЫ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАТАР МӘДӘНИЯТЕ ТУРЫНДА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
10 июня 2025 - 16:54
«КАРАКҮЗ» 2025: ЭТНО-МОДЕРН ФЕСТИВАЛЕ ПРОГРАММАСЫ БИЛГЕЛЕ
-
8 июня 2025 - 15:15
КАЗАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН ЭКСТРЕМИЗМ ҺӘМ ТЕРРОРЧЫЛЫКНЫ ПРОФИЛАКТИКАЛАУ БУЕНЧА ИНТЕРАКТИВ ҮТКӘРЕЛДЕ
Нет комментариев