Логотип Идель
Конкурслар

"МИНЕМ УКЫТУЧЫМ – ИҢ ШӘБЕ!" КОНКУРС

"МИНЕМ УКЫТУЧЫМ – ИҢ ШӘБЕ!" КОНКУРС

Тиздән көз аеның иң матур бәйрәмнәренең берсе – укытучылар көне! Ә мондый бәйрәмне болай гына үткәреп җибәрергә ярыймы соң? Юк, әлбәттә! Һәр кешенең – мәктәп укучысының, студентның, мәктәп бусагасын атлап чыгып киткәнгә инде дистә еллар үткәннәрнең дә күңел түрендә бер укытучы турында хатирә яши. Ул – гади генә укытучы түгел, ул укучыларын үз балаларыдай якын күрә, үз эшен, мәктәпне үлеп ярата, укучыларны ишетә, ә иң мөһиме, тыңлый белә!

Эх, яратабыз да инде без конкурслар уздырырга, сәбәп кенә табылсын!

Тиздән көз аеның иң матур бәйрәмнәренең берсе - укытучылар көне! Ә мондый бәйрәмне болай гына үткәреп җибәрергә ярыймы соң? Юк, әлбәттә!
Һәр кешенең - мәктәп укучысының, студентның, мәктәп бусагасын атлап чыгып киткәнгә инде дистә еллар үткәннәрнең дә күңел түрендә бер укытучы турында хатирә яши. Ул - гади генә укытучы түгел, ул укучыларын үз балаларыдай якын күрә, үз эшен, мәктәпне үлеп ярата, укучыларны ишетә, ә иң мөһиме, тыңлый белә!

Безнең конкурсыбыз да нәкъ шул укытучы турында. Синең тормышыңда да андый мөгаллим барына бер шигебез дә юк. Һәм яраткан укытучыңа күңел түрендәге иң җылы, ихлас хисләрне җиткерер вакыт җитте!

Конкурсның шартлары:

Үзеңнең яраткан укытучыңны бәйрәм - Укытучылар көне белән котла. Син укучымы, студентмы, әллә инде күптән укып бетергән кешеме - мөһим түгел: һәр кешенең яраткан укытучысы бар. Котлау форматы - ирекле. Шигырь, эссе, видеокотлау, фотоколлаж һ.б., кыскасы, күңелеңә кайсы якын, ихлас хисләреңне ничек җиткерүе җайлырак - шунысын сайла!

Конкурска эшләрне 27нче сентябрьгә кадәр yalkin@bk.ru почтасына юлла.

Нәтиҗәләрне ачык тавыш бирү ярдәмендә билгеләячәкбез.

Ә җиңүчеләрне исә истәлекле шәп бүләкләр көтә, чөнки бу - гади генә бәйрәм түгел, бу - укытучылар көне!

Катнашучыларга тавыш бирү 3нче октябрьгә кадәр дәвам итә!

Уңышлар!

Запись успешно добавлена!

Запись будет опубликована в ближайшее время, после проверки модератором.

Информация для участия в конкурсе, отобразится на сайте
Фотография успешно добавлена!
Галерея успешно добавлена!
Информация для связи с участником, видна только редакции

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бар яктан урнэк, олы хормэткэ лаек укытучыбыз ❤

    • аватар Без имени

      0

      0

      Извените, я ваш язык не знаю.