Логотип Идель
"МИНЕМ УКЫТУЧЫМ – ИҢ ШӘБЕ!" КОНКУРС

МИНЕМ УКЫТУЧЫМ – ИҢ ШӘБЕ! (ЙОСЫПОВА АНИЯ)

25 сентября 2019, 16:23
1290
0
0

Минемчә, укытучы – иң мактаулы һәм иң намуслы кеше. Укытучыдан башка беркем дә һөнәргә өйрәнә алмый. Укытучы – барлык һөнәрләргә юл ачучы. Шуның өстенә, алар әле һөнәр генә түгел, ә төпле тәрбия дә бирәләр.

Ә мин, үз сүземне бар гомерен кызганмыйча укытучы тормышына багышланган, үземнең иң яраткан, башлангыч сыйныфта  укыткан укытучым – Даутова Рәсимә Гаделҗан кызы турында әйтәм. Ул укытучы бик көчле, тыныч, ягымлы һәм сабыр. Ул дөньядагы барлык матур сыйфатларны үзенә туплаган. Табигать серләренә, рәсем ясарга, шулай ук, кулдан матур әйберләр ясарга да Рәсимә апабыздан өйрәндек. Ул безгә үзенең зур тырышлыгын куеп, һәр нәрсәне аңлатырга тырышты. Хезмәт дәресләрен бик күңелле итеп үткәрә иде. Без хезмәт дәресләрендә энә тотарга да, чигәргә дә өйрәндек. Матур чәчәкләрне ябыштырып, букетлар ясаганда да безгә үзенең бөтен көчен куя иде. Рәсимә апабызны без бер вакытта да онытмабыз. Ул безгә бик  якын булып  истә  калыр. Аның  хезмәтендә зур уңышлар, сәламәтлек, күп еллар  укучыларга  белем бирүен  теләп калам.

Кадерле  укытучым!Һөнәри бәйрәмегез белән Сезне!

Сезнең белән мин  бик  горурланам,

Хөрмәтем сезгә карата бар йөрәктә.

Сезнең сөйләгән миңа сүзләрегез

Мине беркайчан да ялгышмаска өйрәтә.

Үзегезгә Ходай сәләмәтлек бирсен

Шатлык,бәхет сезне озата барсыннар.

Язмышыгызда сезгә гел яхшылык

Эшегездә уңышлар гына язсыннар!

Арча районы Түбән Аты төп гомуми белем мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы  Йосыпова  Ания.

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ания,унышлар сина

    • аватар Без имени

      0

      0

      Кызым, собеханалла. Тел ачкычлары бирсен бер Аллам. Унышлар сина.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Рэхмэт