БЕЗНЕҢ ИҢ ЯРАТКАН УКЫТУЧЫБЫЗ

Без, Лена һәм Дина Фәйзрахмановалар Алабугада торабыз. Мине бишенче сыйныфта, ә сеңлем Динаны өченче класста өйдә әниебез Регина укыта. Билгеләгән уку вакытларыннан соң, барыбыз да тезелешеп Кыйблага карап басабыз һәм изге намаз укырга керешәбез.
Төрле кызыклы түгәрәкләргә йөрибез. Иң кызыгы “Дизайн нигезләре”дер. Чөнки түгәрәкне мин яраткан укытучыбыз Альфира Багдануровна алып бара. Аның сәгатьләренә барырга омтылып торам. Аның күрсәтмәләре буенча төрле кызыклы әйберләр ясарга, төрле җисемнәр белән үзем уйлап табарга өйрәндем. Альфира апа матур, кешелекле һәм хезмәт сөючән. Мин үз укытучымны бер кайчан да анытмам, аңа сәламәтлек, уңышлар һәм кабатланмас бәхетләр елмасын!
Алабуга каласы. Лена Фәйзрахманова, гаиләдә белем алучы 5 нче сыйныф укучысы
Белми калма
-
15 августа 2025 - 11:19
КАЗАНДА БРЕЙКИНГ ҺӘМ УРАМ СӘНГАТЕ БУЕНЧА 17 ХАЛЫКАРА ТУРНИР «КОМБОНЕЙШН» УЗАЧАК
-
13 августа 2025 - 15:41
ТАТАР ТЕЛЛЕ РАДИОЛАР АРАСЫНДА ВОЛЕЙБОЛ УЕННАРЫ
-
11 августа 2025 - 15:32
Архитектура һәм дизайн өлкәсендә үзеңне сынап карарга мөмкинлек: «ЯШЬЛӘР ҺӘМ ШӘҺӘР МОХИТЕ» ФОРУМЫ
-
8 августа 2025 - 16:46
АКТИВ ЯШҮСМЕРЛӘРГӘ ПАТРИОТИК ЛАГЕРЬ
Нет комментариев