Логотип Идель
"МИНЕМ УКЫТУЧЫМ – ИҢ ШӘБЕ!" КОНКУРС

МИНЕМ УКЫТУЧЫМ!

25 сентября 2019, 13:28
1112
0
0

Моннан дүрт ел элек без үзебезнең беренче укытучыбыз белән таныштык. Бу минутларда без барыбыз да каушадык, дулкынландык. Ә укытучыбыз Фирзалия апа үзенең ягымлы карашы, көләч йөзе, матур итеп сөйләве белән үзенә каратты, күңелләребезгә ачкыч тапты. Менә шулай итеп ул безне белем иленә алып кереп китте.

Шушы еллар эчендә мин Фирзалия  апа турында күп әйбер белергә өлгердем.

Беренчедән, безнең апа бик белемле. Мин аның шулхәтле күп  белүенә шаккатам. Ул бик күп укый, алар турында безгә дә сөйли, апага карап мин үзем дә күп китаплар укырга тырышам, аның кебек күп белергә телим.

Икенчедән, Фирзалия апа бик кайгыртучан һәм әйбәт кеше.Ул безнең тәртипле һәм яхшы кеше булуыбызны тели. Апа безнең икенче әниебез кебек, кирәк вакытта мактый, ә кайчак ачуланып та ала. Ләкин без аңа үпкәләмибез, ә киресенчә ул әйткәнчә эшләргә тырышабыз.

Өченчедән,  мин Фирзалия апа үткәргән дәресләрне бик яратам. Ул һәр теманы безгә әйбәтләп аңлата, без аңламасак, йөз мәртәбә  аңлатырга да вакытын кызганмый.  Һәрвакыт дәресләрне ныклап өйрәнергә, өй эшләрен тырышып  эшләргә  куша, чөнки хәзер алган белемнәребез  киләчәктә безгә бик кирәк булачагын  яхшы аңлый.

Фирзалия апа безнең белән кызыклы темаларга сөйләшергә ярата.Ул безгә, без аңа үзебез белән булган кызыклы хәлләрне сөйлибез. Алай гына да түгел, ул бит әле безнең сыйныф җитәкчесе дә. Без мәктәп тормышындагы һәрбер эшкә катнашабыз, югары урыннар алабыз. Монда да безнең укытучыбызның хезмәте чиксез.

Укытучыларга багышлап бик күп шигырьләр язылган. Мәсәлән, Хәкимҗан Халиковның “Укытучым” дигән бер матур шигыре бар:

Барыбызга бер генә,                                        Кадерле укытучым,

Белмим, ничек өлгерә.                                     Аннан галим беркем дә

Үзе шундый сөйкемле,                                     Юк сыман шуның өчен

Нәкъ әнием шикелле.                                      Ул минем  - укытучым!

 

Шат йөзле укытучым,                                       Кырда иген иксәм дә,

Күңелемә иң якын                                             Ул булыр гел уемда,

Кеше ул шуның өчен.                                       Маяк булыр юлымда,

Ул - минем укытучым.                                      Сөекле укытучым,

 

Шатлыгыма сөенә,                                            Аңарга мин гомергә, 

Кайгым булса-көенә...                                      Бурычлы шуның өчен,

Көн дә гыйлем өләшеп                                     Ул – минем укытучым!

Илтә  белем иленә.

Әлеге шигырь, безнең  апабызга атап язылган кебек. Менә нинди сыйфатларга ия һөнәр иясе ул – укытучы! Мин үземнең укытучымны бик яратам, безгә күрсәткән хезмәте, биргән белемнәре өчен аңа гомер буе рәхмәтле булачакмын.        

Закирова Әнисә Алмаз кызы,

Кукмара районы “К.Ф.Шакиров исемендәге Зур Сәрдек гимназиясе”,

5а сыйныфы укучысы

Нет комментариев