Логотип Идель
"МИНЕМ УКЫТУЧЫМ – ИҢ ШӘБЕ!" КОНКУРС

МИНЕМ УКЫТУЧЫМ – ИҢ ШӘБЕ! (Котдусов Руслан)

26 сентября 2019, 13:38
1403
0
0

Рәхмәт сезгә, укытучылар!

Нәни кулларыбыздан җитәкләп

Белем иленә алып кердегез.

Безнең һәр яулаган уңыштан

Балкый һәрчак сезнең йөзегез.

 

Сорауларны сезгә яудырсак та,

Сабыр гына тыңлый беләсез.

Сабый гына шушы балаларны

Шәхес итеп, алдан күрәсез.

 

Олы юлга туры нур сызып,

Тәрбиянең ныгын бирәсез.

Авыр чакта ярдәм кулын сузып,

Каршыбызга һәрчак киләсез.

 

Рәхмәт Сезгә, укытучылар,

Тормышымда маяк булырсыз!

Һәр укучы күңелендә

Якты йолдыз кебек янарсыз!

                                               

Укытучым - әнием

Беренче укытучысын һәркем

Сагынып искә ала.

Мәктәпкә килгән чакта

Барыбыз нәни була.

 

Укытучы апабыз

Класска алып керде,

Безгә дүрт ел буена.

Белем-тәрбия бирде.

 

Олимпиадаларда катнашып,

Гел җиңүләр яуладык.

Ярыш-конкурсларның

Берсеннән дә калмадык.

 

Шашка-шахмат буенча

Республикага чыктык!

Шигырь, җыр-биюдә дә

Һичкайчан сынатмадык.

 

 Гөлназ Муллануровнаның

Киңәшләрен тыңладык.

Бергәләшеп апа белән,

Уеннар да уйнадык.

 

Бишенчедә укысак та

Сагынабыз барыбыз.

Мин ул яктан бәхетле –

Серен ачам, карагыз!

 

Укытучым көн саен

Янәшәмдә гел минем.

Укытучы апам булды -

Дүрт ел минем әнием!

Котдусов Руслан, 11 яшь

Арча районы Пешәнгер авылы

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шэп

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бик матур, эчтәлекле шигырь! Ужышлар Руслан!