МИНЕМ УКЫТУЧЫМ – ИҢ ШӘБЕ! (ФИРДӘВЕС ИМАМОВА)
Сез уздыра торган «Минем укытучым – иң шәбе!» конкурсы турында ишеткәч мин дә катнашып карарга ният кылдым. Ничә яшь яки мәктәп тәмамлаганга ничә ел узуга карамастан, мәктәп еллары, бигрәк тә укытучалар, сыйныфташлар үткәндәге хатирәләрнең иң матур, иң кыйммәтле мизгелләре булып кала бирәләр.
Без Чирмешән районы Югары Кәминкә утра мәктәбен 1982 нче елда тәмамладык. Күптән түгел укыган елларының хатирәләренә чумып, мәктәп һәм авыл тарихында әлегә кадәр булмаган очрашу оештырдык. Төрлебез төрле җирләрдә яшәсәк тә, күбебез әби-бабайлар булсак та безне сыйныфташлар, укытучылар белән очрашу теләге кабат берләштерде.
Сабантуйлар гөрләгән вакыт иде ул. Без Югары Кәминкә авылы мәдәният йортына сыйныфташлар, безгә белем биргән беренче укытучыларны, башка фәннәр буенча укыткан барлык укытучыларны, тәнәфескә чакырып кыңгырау чылтыраткан апаларны, өстәмә дәресләрдә безгә өй эшләре әзерләшергә булышкан укытучыларны, лаботатория дәресләрендә тәҗрибә ясарга колбалар һәм башка шундый әйберләрне әзерләүчеләрне дә, мәктәп буфетында, китапханәдә эшәүче дә, барыбызның да көндек әбисе булган авыл фельдшеры да, безне бүгенге көндә шундый итеп тәрбияләп үстергән әти әниләрне дә, авыл халкын, сабантуйга кайткан кунакларны барсын да чакырдык. Менә шулай җыелып килгән укытучыларга табын әзерләп чәйләр эчерттек, Кайчандыр укыту эшенең ачысын, татысын бергә кичергән берничә буын укытучылар мондый составта гомердә дә җыелганнары юк иде. Чәй табыны артында безгә хәреф танырга, кушарга санарга йөрәткән укытучыларның сүзләре сөйләшеп кенә бетмәслек иде. Ни кызганыч, еллар узген саен без дә олыгая барган сыман, укытучыларыбызның да күбесе юк инде...
Чәй табынынан укытучыларны алып чыгып инде халык белән тулган мәдәният үзәгенең эченә уздык. Үзәкләрне эздерерлек җыр астында алар
урыннарына утыргач сәхнәдән кайчандыр бер сыйныф булып йөргән, бүгенгесе көндә гомер уртасына җиткән әби-бабайлар мәктәп елларының истәлекләре белән үреп тамаша кылдык. Барлык укытучыларны да сәхнәгә меңгереп рәхмәт сүзләре белән бүләкләр тапшырып, «Иң яраткан укытучыма» дигән язылган махсус медаьлләр тактык. Әти әниләр дә читтә калмады, әниләр иңенә иң матур яулык, әтиләр башына чигелгән кәләпүш урнашты. Сыйныфташлабыз арасында шундый талантлы кешеләр бар икән, баянда уйнап җырлаучылар да, балалары белән бергә җырлаучы, биюечеләр дә, шактый булуы ачыкланды. Мәктәп елларның истәлеге итеп фотолардан торган берничә видео ролик та курсәтелде. Әлеге очрашу барыбыз күңелендә дә гаҗәеп матур хисләр, истәлекләр уятып онытылмаслык булып калды. Очрашу кичәсеннән канәгать калган тамашачылар да, очрашуга кайта алган укытучылар да, әлбәттә без, сыйныфташлар әле дә булса сагынып сөйлибез «Эзләдем яшьлегем эзләрен» исемле кичәне.
Сер итеп кенә әйтим инде тагын, егетләребез кайсыбер укытучыларны (алар башка җирдә укыта хәзер) бик өметләнеп көткән иде... Хәтта берсе әйтеп тә куйды: «Эх, Мәүлетҗан абый кайта алса гына ярар иде, кочаклап гафу үтенер идем үзеннән, бигрәк тәртипсез булган идем бит...» дип. Ә шулай да дәресләрдә шук булганыбыз өчен сәхнәдән торып гафу сорадык без алардан!
Безнең укытучылар иң шәбе! Мин бу турыда ышандырып әйтә алам! Якынлашып килүче укытучылар көне уңаеннан шул очрашуга ясаган «Рәхмәт сиңа, укытучым!» исемле роликны тәкъдим итәм.
Хөрмәт белән Казаннан Фирдәвес Имамова (Хәсаншина)
Нет комментариев