Логотип Идель
"МИНЕМ УКЫТУЧЫМ – ИҢ ШӘБЕ!" КОНКУРС

СЕЗ ИҢ ГҮЗӘЛ КЕШЕ ИКӘНСЕЗ!

27 сентября 2019, 10:03
1492
0
0

Бөек илаһиларга тиңлим,

Шәүләгезне тизрәк күзлим,

Сезне, апам, сезне эзлим...

Бу шигырь юлларымда сүзнең кем турында барганын аңлавы кыен түгел. Ул – укытучы. Әти-әнидән кала тагын бер иң якын кеше.  Дөньяны танырга, аның матурлыгын  күрә белергә өйрәтүче Бөек зат!

Туган (татар теле) тел укытучысы Әнисә апа, һөнәрегез җиңелләрдән саналмаса да, аны төгәл осталык белән башкара беләсез. Авырган, арган вакытларыгызда да йөзләгән бала каршында үзегезне сабыр, мөлаем тотасыз. Балаларның һәрберсенә назлы елмаюыгызны бүләк итәргә өлгерәсез. Үткен җөмләләрегез, кирәк чакта биргән олы киңәшләрегез безнең  күңелләрне яулый. Якты йөзегез дәрес ахырына кадәр күтәренке кәефле, рухи яктан бай күңелле итеп озата бара.

“Үрнәк булырдай кешең кем?” – дип сорасалар, мин иң беренче әниемне куйсам да, күзалдыма сезнең горур шәүләгез килә. Мине, бигрәк тә, сезнең эчке дөньягыз таң калдыра, рухи байлыгыгыз сөйләмегездә чагыла. Һәрвакыт бай эчтәлекле, үзара бәйләнешле сүзләр әйтә беләсез.  Дөньяның бик күп яман яклары арасыннан яхшыларын гына сайларга ярдәм итәсез.

Кадерле укытучым, сезне ихластан һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм!!! Мәктәбемне бетереп, ничә дистә еллар узса да, сезнең юмарт сүзләрегезне үземдә саклармын, аларны кабатлармын, алтын киңәшләрегезне алдагы тормыш дигән киң сукмагымда кулланырмын.

Әмирхан Еникине кеше күңелен аңлаучы тургайга тиңлиләр. Мин дә, үз чиратымда, олы хөрмәткә лаек мөгаллимнәребезне тургай белән чагыштырыр идем. Сез безнең күңелләребезнең ачкычын табып, белем чишмәсенең юлын күрсәтәсез, үзегез кебек сабыр, ярдәмчел булырга өйрәтәсез.   

“Уку – энә белән кое казу” дигән мәкаль бар. Мин аны “Укыту – энә белән кое казу” дияр идем, чөнки укытучы булу өчен, һәрбер баланың хис-кичерешләрен аңлап, аларга ярдәм итәргә кирәк.  Безнең Сезгә рәхмәтләребез чиксез. Укытучылар, сез чын мәгънәсендә Иң Гүзәл Кешеләр!             

Балтач муниципаль районы

МБГБУ “Куныр урта гомуми белем мәктәбе” нең

 9 нчы сыйныф укучысы Бариева Римма

                                                                                                                                                                                                  

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец Римма!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Молодец