Логотип Идель
"МИНЕМ УКЫТУЧЫМ – ИҢ ШӘБЕ!" КОНКУРС

Сөнгатуллина Фәридә Илнар кызы, КФУ студенты, яраткан укытучысы Сөнгатуллина Ләйлә Мөхәмәт кызын ихлас күңеленнән шушы чәчәк бәйрәме белән котлап…

26 сентября 2019, 16:12
1238
0
0

Тиздән, ягъни 5 нче октябрь көнне, без елдагыча көзнең иң ямьле һәм җылы бәйрәмнәренең берсен – Укытучылар көнен каршылаячакбыз. Минем өчен бу бәйрәм, мәктәпне инде тәмамлаган булсам да, балачактагыча якын, зарыгып көтеп алынган була.

Узган мәктәп уку елы минем өчен иң соңгысы һәм иң мөһиме булды- алда мине Бердәм Дәүләт Имтиханнары, чыгарылыш, югары уку йортына керү һәм чит шәһәрдә яңа тормыш башлап җибәрү иде. Әлбәттә тормышның шундый авыр бер этабында янәшәңдә сине аңлап, юатып, сиңа ярдәм итеп, көч өстәп торучы кеше булуы бик тә мөһим, һәм мин бу яктан бик уңдым – янымда әманәт итәрлек төпле кешем бар иде. Ул Түбән Кама шәһәре Муса Җәлил исемендәге 1 нче татар Гимназиясендә белем бирүче татар теле һәм әдәбияты укытучым һәм шул ук вакытта иң якын кешем – минем әнием Сөнгатуллина Ләйлә Мөхәмәт кызы булды.

Сигезенче класстан башлап минем сыйныф җитәкчем булган ул ныклы белемле һәм таләпчән, тик шул ук вакытта бик сабыр һәм ягымлы укытучы һәрвакыт минем терәгем булды. Бергә без күптөрле җиңүләргә ирештек, ул да булса татар мәктәпләре өчен татар әдәбиятыннан Республика күләм олимпиадаларда ике тапкыр призер исемен алу, татар теле һәм әдәбиятыннан Ⅵ нчы һәм Ⅶ нче Халыкара олимпиадаларда призлы урыннар яулау, күп кенә нәфис сүз осталыгы, җыр, театр бәйгеләрендә үз-үземне күрсәтү һәм башкалар. Тик безнең кан һәм тир белән яулап алынган иң зур уңышыбыз – ул минем Бердәм Дәүләт Имтиханнарын бик югары балларга тапшырып теләгән уку йортыма керүем булды. Хәзер инде мин Казан Федераль Университетының Халыкара Мөнәсәбәтләр Институтындагы Шәрык фәне һәм африканистика факультетының беренче курсында бюджет урында белем алам, Кытай теле, экономикасы һәм культурасы белгече булырга әзерләнәм.

Үземә куйган ул югары максатларга ирешүем күпчелегендә минем әниемнең авыр хезмәте булды. Һәрвакыт миңа якты йөзен күрсәтеп, ярдәм кирәк чакта булышып, мине яңа җиңүләргә этәреп, күңел бушлыгы сизгән вакытларда мине үземнең көчләремдә ышандырып торган иң якын кешемә минем рәхмәтем чиксез. Әниемнең һәм шул ук вакытта укытучымның горурланырлык кызы һәм укучысы булуыма мин бәхетлемен.

Шулай итеп, миндә кечкенәдән милләтемә карата мәхәббәт, хөрмәт тәрбияләгән иң төп укытучым Сөнгатуллина Ләйлә Мөхәмәт кызы башкалар арасында иң шәбе исемен йөртергә лаектыр дип ышанам мин!

Нет комментариев