"КЕШЕ ИТКӘН ОЛЫ ОСТАЗЫҢ!"
Корыч койган,
иген иккәннәрне
күмгән кебек чиксез хөрмәткә,
җырларымнан һәйкәл кояр идем,
укытучым,
синең хезмәткә!
Җир йөзендә иң авыр хезмәткә - кеше балаларын белемле итүгә, тәрбияләүгә багышлаган укытучыларның хезмәте аеруча хөрмәткә лаек.Укытучы, тәрбияче булу өчен, ничә еллар белем алырга кирәк?! Аннан... гомер буе тәҗрибә тупларга, өйрәнергә.Гомер буе үзең укыткан, тәрбияләгән укучылар өчен җавап та тотарга.
Иң беренче мәктәп бусагасын атлап кергән көннән алып, зур тормышка озатып соңгы кыңгырау чыңлаган көнгә кадәр бала белән һәрчак янәшәдә аның Укытучысы атлый. Ул аны белем дөньясына алып керә, яхшыны яманнан аерырга, хезмәт һәм иҗат шатлыгын тоярга өйрәтә, фикерләү сәләтен үстерә, дөньяга карашын формалаштыра, аңардан шәхес тәрбияләүгә бөтен көчен куя.Укытучы хезмәте авыр да, җаваплы да, кызыклы да. Укытучы һөнәрен сайлау – тынгысызлык,эзләнү юлын сайлау, үз – үзеңә искиткеч таләпчән булу, көндәлек тырыш, эзлекле хезмәт юлын сайлау дигән сүз ул .
Кеше олыгая, җитлегә барган саен, аның укытучысына булган мәхәббәте, хөрмәте дә арта бара.Ул тормыш юлында укытучының нинди зур эш эшләвен тирәнрәк аңлый, күрә. Тирә якка бер күз сал, нинди гүзәл корылмалар, биналар, бакчалар, завод – фабрикалар, һ.б ка лар! Һәрберсендә укытучының хезмәте бар. Чөнки шунда эшләүче кешеләрне укытучы тәрбияләгән. Шуңа күрә укытучы – һәркемнең күңел түрендә.
Әйе,һәркемнең беренче укытучысы исендә күбрәк кала.Менә мин дә үземнең беренче укытучым хакында язарга ният кылдым.Сүзем Лотфуллина Фәйрүзә Миргали кызы турында булыр.30 елдан артык гомерен ул изге эшкә- Азнакай районы Уразай авылы балаларына белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган.
Үзе төп Уразай кызы.Мәктәптән соң Минзәлә педагогия училищесында яраткан һөнәрен үзләштерә һәм 1977 нче елда хезмәт юлын Сәпәй мәктәбендә башлап җибәрә.Шул ук елны Алабуга дәүләт педагогия институтына читтән торып укырга керә.4 ел эшләгәч, кияүгә чыгу сәбәпле, туган мәктәбенә - Уразайга эшкә кайта.Үз эшен ата- аналар, җәмәгатьчелек белән тыгыз бәйләнештә алып бара.Киңәшләшеп, бергәләшеп эшләгәнгә күрә ул укыткан балалар югары классларда да, эштә дә, тормышта да сынатмыйлар.
“Абзар тутырып мал- туар асрарга да,йорт тирәсен гөлбакча итәргә дә,туганнарының һәм дусларының хәлен белешергә дә җитешә ул” – диләр аның турында авылдашлары.Тормыш иптәше Алмас абый белән 1 ул, 1 кыз тәрбияләп үстерделәр.Балалары да үзләре кебек тыйнак,эшчән.Икесенең дә үз гаиләсе бар.Уллары Ильмас 87 нче янгын сүндерү частенда эшли.Кызлары Айгөл әнисе юлын сайлады.Азнакай районы Урманай мәктәбендә тарих укытучысы булып эшли.
Мәктәптә эшләгән елларында укытучы апабыз укыту – тәрбия өлкәсендә туплаган алдынгы тәҗрибәсе белән “Фән һәм мәктәп”, “Мәгариф” журналлары битләрендә, район семинарларында уртаклашты.Фән яңалыкларын, яңа технологияләрне һәм алдынгы тәҗрибәне нәтиҗәле файдалана белгәне өчен башлангыч классларның методик берләшмәсе аны Россия күләмендә үткәрелүче “Мәгариф” милли проектының “Иң яхшы укытучылар” номинациясендә РФ Президенты премиясенә кандидат итеп күрсәтте.
Бүгенгесе көндә ул - лаеклы ялда. Фәйрүзә Миргали кызы авыл халкына мәдәният хезмәте күрсәтүдә дә үзенең тырышлыгын кызганмый.Бу сәләте аңа гомер буе клуб мөдире булып эшләгән Рәшидә әнисеннән(хәзер инде мәрхүмә) бирелгәндер. Уразай мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Мәрҗән” ансамбленә йөрергә дә, анда оештырылган һәрбер чарада да, авылыбызның хуҗалык эшләрендә дә катнашырга, “Ихлас” мәчетенә йөреп, дин белемнәрен дә үзләштерергә өлгерүче мөлаем хатын – кыз.
Беренче укытучым Фәйрүзә апа турында миндә нинди истәлекләр саклана соң?
1986 нчы елның көз аенда мин беренче сыйныфка укырга кергәнмен.Сыйныфыбызда 7 бала иде.6кыз,1 малай. Башта иске мәктәптә укыдык.Тора-бара яңа мәктәпкә күчендек.
Балалар,без аларны кечкенә дисәк тә, күңел белән кемнең кем икәнен аера башлый.Укытучы апаның безне ничек итеп тырышып хәреф танырга, мисал,мәсьәлә чишәргә өйрәткәнен күреп үстек. Берзаман мөгаллимә сүзе безнең өчен канунга әйләнде.Безне өйдәге әби- бабай,әти- әни, абый – апа ничек кенә өйрәтмәсен- җавап бер булды:”Укытучы апа алай димәде!”Апа әйткәнчә эшләү өчен,без үпкәли, хәтта елап та җибәрә идек. Баланы ничек бар – шулай кабул итә белгән укытучыбызның һәр дәресе хәтергә сеңеп калган...Табигатькә алып чыгып, дөньяның матурлыгын танырга,сокланырга,сакларга һәм якларга,олыларга игьтибарлы, ихтирамлы, ә кечкенәләргә карата кече күңелле, игелекле булырга өйрәтте. Мәктәптәге һәрбер чара Фәйрүзә апабыздан башка үтми иде.Безне сәнгатьле итеп шигырь сөйләргә ,дөрес һәм матур итеп җырларга, биергә өйрәтүче дә апабыз булды.
Безгә белем ачкычлары биргән, яңа тормышка аяк басарга булышкан, әниләребездәй якын күргән укытучыларыбызның шушы көннәрдә олы бәйрәмнәре булып узачак.Мин, шушы форсаттан файдаланып беренче укытучым Лотфуллина Фәйрүзә Миргали кызын һәм дә мина 11 ел дәвамында белем биргән укытучыларымны, бүгенгесе көндә төрле чараларны үткәрүдә мина ярдәм иткән укытучыбыз Сәмәрканова Фәйрүзә Әхтәм кызын һөнәри бәйрәмнәре белән чын күңелемнән тәбрик итәм.Авыр, җаваплы, игелекле, тынгысыз эшегездә зур уңышлар, ныклы сәламәтлек, гаиләгездә бәхет һәм иминлек телим!
Азнакай районы Уразай авылы китапханәчесе:
Гиззатуллина Гөлназ Марс кызы
Комментарии
0
0
Бик эчтэлекле язгансыз эфэрин!
0
0
0
0
Бик матур статья булган
0
0
0
0
Бик эчтәлекле эйбэт язгансыз уңышлар сезгэ
0
0
0
0
Тулы эчтәлекле, ихлас сүзләр белән язылган. Уңышлар сезгә.
0
0