МИНЕМ УКЫТУЧЫМ – ИҢ ШӘБЕ! (ДАНИЛ ТРОФИМОВ)
Укытучы булу һөнәре
Балачактан хыялы.
Минем укытучым иң шәбе –
Ул бит безнең зыялы.
Укытучы... Нинди бөек исем. Мине беренче сыйныфтан белем дөньясына алып керүче, минем яраткан укытучым Гөлфия Равиловна да бу исемгә лаек.
Ул гадел һәм түземле, тыныч һәм ягымлы. Безне ярата, әйбәт булуыбызны тели. Дәресләре аңлаешлы һәм күңелле итеп үткәрә. Аның белмәгән нәрсәсе юк, бөтен сорауларга җавап таба.
Безнең уңышларыбызга сөенә, кайгыларыбызны уртаклаша, яшерен серләребезне дә саклый.
Гөлфия Равиловна – абыемның һәм минем беренче укытучыбыз. Утыз дүрт ел инде укытучым бөтен көчен балаларга белем бирүгә багышлый. Ул белем генә биреп калмый, безне туган телебезне яратырга, олыларны хөрмәт итәргә өйрәтә. Безнең белән саф татар телендә, әби-бабаларыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын искә алып уздырган “Сабантуй”, “Әбием сандыгы”, “Аулак өй”, “Әй, әбием, әбекәем!” кебек бәйрәмнәре генә ни тора.
Юкка гына аның хезмәте шәһәрдә генә түгел, республика күләмендә дә югары бәяләнмидер инде.
Шундый укытучым барлыгы белән мин чиксез горурланам, аның хезмәтенә баш иям!
Алабуга каласы. Данил Трофимов, 10 нчы мәктәпнең 4Е сыйныфы укучысы
Белми калма
-
28 января 2026 - 13:03
КАМАЛ ТЕАТРЫНДА БИЛЕТЛАРНЫҢ ӨЧТӘН БЕР ӨЛЕШЕН МӘСКӘҮ ҺӘМ ПЕТЕРБУРГ ТАМАШАЧЫЛАРЫ АЛА
-
27 января 2026 - 14:19
ТАТАРСТАНДА 200 МӘКТӘП УКУЧЫСЫ ФӘНДӘГЕ УҢЫШЛАРЫ ӨЧЕН 69 МЕҢ СУМЛЫК ГРАНТ АЛАЧАК
-
26 января 2026 - 10:28
ТАТАРСТАНДА 2026 ЕЛГА САБАНТУЙ ДАТАЛАРЫ БИЛГЕЛЕ
-
23 января 2026 - 12:16
ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНДА «ОТЛИЧНИК»ЛАРНЫҢ ӘТИ-ӘНИЛӘРЕНӘ ӨСТӘМӘ ЯЛЛАР БИРЕРГӘ ӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР
Нет комментариев